поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.08.2015 Мәдәният

Эльмира Хамматова: “Салават Фәтхетдиновның урынбасары булып эшлим”

Татарстан телевидениесендә кайчандыр кояш кебек янып эшләгән, бик күп кызыклы тапшырулар иҗат иткән Эльмира Хамматова хәзер кайларда балкый, ничек яшәп ята икән дигән сорау күптән кызыксындыра иде, ниһаять, без аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эзләп таптык. Баксаң, Эльмира ханым әлеге вузда укучы татар яшьләренә инде унбиш еллап сәхнә телен өйрәтә икән.

 Мин килгәндә ул җырчы Римма Ибраһимова һәм баянчы-концертмейстер Кирам Сатиев белән университетка быел читтән торып укырга керергә теләгән абитуриентларны җырлатып-биетеп, аларның сәләтләрен тикшерү-бәяләү белән мәшгуль иде. Шулай итеп, бүгенге кунагыбыз – телевидение дикторы, Русиянең атказанган, Татарстанның халык- артисты, доцент-мөгаллим Эльмира ХАММАТОВА.

– Эльмира ханым, өлкән һәм урта буын сезне Татарстан телевидениесендә Рөстәм Нәбиуллин белән бергәләп татарча камил-матур итеп хәбәрләр сөйләүче, ә соңрак әдәбият-сәнгать әһелләре катнашында бик кызыклы тапшырулар оештыручы зыялы, затлы, чибәр диктор һәм алып баручы буларак хәтерли. Шул вакытларны искә төшереп алыйк әле.

– Телевидение дөньясына кечкенәдән килеп кердем. Алтынчы сыйныфта идем, Казандагы мин укыган 80 нче мәктәпкә телевидение хезмәткәрләре һәм режиссерлар Гали Хөсәенов, Халит Кумысников, Әнәс Хәсәновлар килеп, балалар студиясенә малайлар, кызлар җыюлары турында әйттеләр. Татар сыйныфы балаларына текстлар, шигырьләр сөйләтеп, шактый күп бала сайлап алдылар, шул исәптән мине дә. Студиядә безне җырларга да, биергә дә, сөйләргә дә өйрәттеләр. Рәшидә апа Җиһаншина телевидениегә килеп, актерлык осталыгына өйрәтә иде. Баш режиссер Гали абый мине түбән сыйныфларда укыганда ук кечкенә телевизион постановкаларына уйнарга ала иде. Безнең мәктәптә балалар хоры бар, аны композитор Бату Мөлеков җитәкли һәм мин аның балалар өчен язылган җырларын хорда башлап җырлый идем. Радиода безнең хор башкарган язмалар хәзер дә бар әле. Бату абый мине гел музыкаль училищега барырга кыстый иде...

Аннан балалар студиясендә төрле тапшырулар бирә башладылар: мәктәп укучылары өчен “Пионерстан”, радиода “Радио-газета”, яшьләр өчен “Яшьлек” тапшыруларын алып бардым. Сигезенче сыйныфтан соң Казан театр училищесына кердем. Татарстанның атказанган артисткасы Асия Хәйруллина белән театр белгече, режиссер, педагог Халит абый Кумысниковның өйләренә барып, өстәмә дәресләр ала идем, тырышып укыдым. Училищены кызыл дипломга тәмамлагач, Республика күчмә театрында эшли башладым. Рольләрне шулкадәр бирелеп, яратып уйный идем, Аяз Гыйләҗевнең “Шомырт чәчәк атканда” пьесасында, чит телдән тәрҗемә ителгән спектакльләрдә төп рольләрне дә башкардым әле. Шул ук вакытта телевидение белән араны өзмәдем, үземә йөкләнгән тапшыруларны алып баруымны дәвам иттем. Ә анда дикторлар килә тора, китә тора иде, бервакыт миңа диктор булырга тәкъдим иттеләр. Текст укытып карадылар да, алабыз диделәр. Нишләргә: театрда да яратып уйныйм, остара барам, инде миңа зур өметләр баглыйлар, шулай ук кечкенәдән телевидениедә әвәрә килеп үскәч, зәңгәр экран да үзенә тарта. Ләкин мин тамагым авыртып – ангинадан интегә идем, карлы-яңгырлы көннәрдә дә гастрольләрдә йөреп, бик еш салкын тигәнлектән, театрны никадәр генә яратсам да, сәламәтлегемне уйлап, телевидениегә китәргә карар кылдым. 1969 ел иде бу. Театрдан бер дә җибәрәселәре килмәде, Аяз Гыйләҗев: “Кая барасың? Син монда эшләргә тиеш!” – дип ачуланды хәтта.

Телевидениедә эшләү миңа өстән язылган юл булгандыр, күрәсең: һөнәри тормышым шунда башланды һәм гел дәвам итте бит. Шулай итеп, Рөстәм Нәбиуллин белән икәүләп, диктор текстлары укый башладык. Бер ел эшләгәч, укытучым Асия Хәйруллина мине театр училищесына ярдәмче-ассистент итеп чакырды. Һәр студент белән аерым-аерым шөгыльләнү, аларга сәхнә телен өйрәтү өчен үземә бер группа бүлеп бирде. Камал театры артистлары Рузия Мотыйгуллина, Дамир Сираҗиев, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәровалар курсы иде бу, Алсу Гайнуллина икенче курска килде. Аннан соңрак килгән, рус мәктәбендә укыган Люция Хәмитова татарча авыр сөйләшә иде, авазларны әйттерә-әйттерә аны татарча камил сөйләшергә өйрәтүемне хәтерлим әле. Аннан Асия апа миңа: “Хәзер инде “курчак” бүлегендә үзең генә укыта башлыйсың”, – диде. Бүгенге көндә «Әкият» курчак театрында эшләүче артистлар – минем укучыларым. Аннан мине әлеге Мәдәният һәм сәнгать институтына (ул чакта шулай атала иде) чакырдылар, биредә башта сәгатьләп кенә укыттым, соңрак ярты ставкага урнаштым. Сәхнә теле укытучысы буларак ике курс чыгардым. Камал театрында эшләүче Алсу Каюмова (ул мишәрчә каты сөйләшә иде, телен чистартты, хәзер сөйләме бик матур), Гүзәл Шакированы һәм шул театр директоры Илфир Якуповны сәхнә теленә шулай ук мин өйрәттем.

Казан Мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультеты деканы Фирдания Исмәгыйлевна мине тулы штатка эшкә чакыра иде. “Татарстан” дәүләт телерадиокомпанисе Русия телевидениесе филиалына әйләнгәч, безнең сәгатьләр бетерелеп (элек эфир вакытына үзебез хуҗа идек), иркенләп эшләү мөмкинлеге калмагач, мин аннан китеп, бирегә тулы штатка урнаштым.

– Университеттагы эшегез нидән гыйбарәт?

– Ун елга якын инде Татар театр эстрадасы кафедрасында эшлим. Салават Фәтхетдинов – кафедра мөдире, ә мин аның урынбасары. Салават Зәкиевич артистларга акыллы белем-киңәшләрен бирә, ә мин иҗат, укыту белән бергә кәгазь эшләрен дә алып барам. Студентларга сәхнә телен өйрәтәм. Аларны яшьләр өчен үткәрелүче халыкара, бөтенрусия, республика конкурсларына әзерлибез. Ел саен катнашалар, кайсы сөйли, кайсы җырлый – мәш киләләр. Ваһапов фестивалендә, “Тукай исемендәге оста сөйләүчеләр конкурсы”нда, “Дулкыннар”, “Лучезарная Казань”, “Ягымлы яз”, “Татар моңы” кебек бәйгеләрдә студентларыбыз, һичшиксез, йә беренче, йә икенче урыннарны алалар. Бездә укучы егетләрнең, кызларның кайсы театрга китә, кайсы нәфис сүз остасы булып, концертлар алып бара. Мәсәлән, бүгенге яшьләрдән сүз осталары Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Ризат Рамазанов, Алсу Фаракшина – минем укучылар. Талантлы яшьләрне үзебезгә җыеп, укытабыз, аларны якын-үз итәбез, чыгарылыш вакыты җиткәч, кая барыр икән инде бу бала дип, алар өчен борчылабыз. Кайберләренең кайда эшләячәге укып бетергәнче үк билгеле була, ә кайберләре диплом тотып эш эзләп йөри инде. Хәзер бит иҗатта яшьләр бик күп, арада укымаганнары да шактый. Әз генә җырлый белсә, сөйли белсә, һәркайсы сәхнәгә менеп, үзен күрсәтергә тели. Алар эшлиләр-эшлиләр дә, аннан юкка да чыгалар, билгеле. Шунысы сөенечле, соңгы вакытта сәхнәгә профессиональ яшьләр килә башлады, аларны күзәтеп барабыз, исемнәрен афишаларда күреп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясауларын күреп куанабыз – без чыгарган кадрлар бит. Алар безнең университетта төпле белем алалар, чөнки биредә бик көчле педагоглар укыта. Вокал буенча күренекле җырчылар белем бирә, ә сөйләү буенча кафедрада без икәү: профессор, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шулай ук Асия Хәйруллина шәкерте, әлеге институтның башлангыч елларыннан алып укытучы Фирдания Садреева һәм мин. Без шәкертләребезгә шигырьләрне, публицистика, проза әсәрләрен, монологларны, юморны ничек дөрес итеп укырга, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аерым-аерым өйрәтәбез. Һәм алар имтиханнарда үзләренең сәләтләрен, әзерлекләрен күрсәтәләр, мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

– Эльмира ханым, игътибар итәсездер, хәзер сәхнәдән эчтәлексез, мәгънәсез, тозсыз, тузга язмаган сүзләр сөйләү китте...

– Беләсезме эш нәрсәдә, бездә сәхнә өчен махсус текстлар язучы юк. Шигырь, хикәя-повесть-роман язучылар бар, әмма сәхнәне күздә тотып язучы профессионаллар юк. Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов сәхнә өчен язалар, әмма аларның текстлары барыбер дә үзләренә яраклаштырылган. Элек язылган әсәрләрдән сөйләү өчен материал эзлибез, әйтик, Фәнзаман Баттал, Дамир Гыйсметдин, Башкортстанның сатирик-юмористик язучысы Марсель Сәлимов иҗатыннан берникадәр “җим” табабыз. Ләкин иске әсәрләрнең актуальлеге югала бара бит, сәхнәдән сөйләнә торган текст заманча яңгырашта, тамашачы өчен кызыклы булырга, анда холык, образ, вакыйга ярылып ятарга тиеш. Мин китап кибетләреннән, тегеннән-моннан эзлим, юмористик хикәяләр язучы Илдар Хәйруллинның (“Татарстан яшьләре” авторы – Н.С.) берничә китабы чыкты, аның матур-матур хикәяләре бар.

“Курчак” бүлегендә рус телендә укучыларга дүрт ел белем бирдем, шунда сәхнә әсәрләрен өйрәнү өчен рус язучысы Михаил Зощенко иҗатын алган идек. Ой, андагы юмор, аның теле, андагы характерлар-образлар, фельетоннары искиткеч! Әллә шуларны тәрҗемә итеп, махсус тәҗрибәләр үткәреп карыйкмы дип уйлый башладым инде, чөнки ул әсәрләрдә тасвирланган хәлләр татар тормышында да булып тора. Мин кечкенә чакта “Күңелле сәхнә” китаплары серияләп чыга иде, кечкенә генә скетчлар җыентыклары басыла иде. Хәзер юк! Эстрадага киткән яшьләр дә ничарадан-бичара булып, сәхнәдән сөйләргә текстны үзләре язалар бит инде...

– Телевидениедә эшләгән вакытларыгызга кабат әйләнеп кайтыйк әле.

– Мин диктор буларак барлык баскычлардан күтәрелеп, югары квалификацияле дикторга әверелгән дәвердә телевидение зур үзгәрешләр кичерде, безнең эш кими башлады. Телепрограмма укулар бетте. Хәтерлисездер: “Хөрмәтле тамашачылар, хәзер сезне бүгенге программа белән таныштырабыз: фәлән сәгатьтә фәлән, фәлән сәгатьтә фәлән”, – дип, укый идек, аннан программаны экранда күрсәтә башладылар. Хәзер ул нигездә газета-журналларда гына басыла.

Аннан алып баручы булып, хатлар редакциясенә килеп кердем. Тамашачылар, үзләренең проблемаларын, киңәш-тәкъдимнәрен бәян итеп, минем исемгә хатлар яза башладылар. Шуннан аларны җыеп, “Хатлар аша күрешәбез” дигән махсус тапшыру оештырдым. “Хат юлга чакырды” дигән тапшыру да бар иде. Телевидениедә эшләгәндә, Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамладым. Анда мине Халит абый Кумысников аркамнан төртеп диярлек җибәрде. Юморист Роман Карцев (аның чын фамилиясе Кац) белән бергә укыдык. Ирешкән уңышларым өчен мин Асия апа белән Халит абыйга рәхмәтле, алар эштә дә, тормышта да укытучыларым булдылар. Дөрес, үзем дә кечкенәдән бик актив, тырыш идем, мәктәптән кайтып кермәдем, театр түгәрәгенә, хорга, спорт ярышларына йөри, пионер эшендә кайный идем. Шулкадәр хыялый идем, йөри белмәдем, оча идем менә, гел чаптым, тиктормас идем. Телевидениедә эшләгәндә бу сыйфатларым бик кирәк булды: анда да шактый чабарга, кызыклы тапшырулар оештырырга туры килде, әдәбият-сәнгать редакциясендә эшләдем. “Илһамият” иҗат берләшмәсен җитәкләдем, Дания Гаязова, Әхтәм Зарипов, Хәйдәр Гайнетдин, Наил Касыймов, Хәбир Ибраһим, Флера Бикмурзина, Илфат Фәйзерахманов, Нурания Җамали, Рамилә Сәхәбетдинова, Гөлнара Зиннәтуллина, Зәйтүн Яркәевләр (аның хатыны Әлфинур Хисамиеваны училищеда мин укыттым) белән бергә эшләдек. Гомумән, хәзер уйлыйм да, ничек өлгерелгән дип исләрем китә: шактый тапшыру иҗат ителгән: “Күзгә-күз”, “Бер күрешү үзе бер гомер” (районнарга барып төшерә идек), “Рампа утлары”, “Йолдызлар чакыра”, “Сәхнә”, рәссамнар турында “Палитра”, “Хатлар аша күрешәбез”, “Опера сәхнәсе осталары”, “Әйләнә сәхнә, әйләнә”, “Зәлидә”, “Очрашулар”, “Нур” тапшырулары... “Җомга көн кич белән” альманахын Индус Сирматов белән чиратлашып эшли идек.

Хәзер диктор эшен башкаручылар – барысы да журналистлар, ә элек бу эшкә артист һөнәренә укыганнарны сайлыйлар иде. Заман таләбе белән дикторлык хезмәте кимегәч, эшемне киңәйтү, барлык мөмкинчелегемне файдалану максатында текстлар, сценарийлар яза башладым. Әйтик, тапшыруга килгән кешегә редактор ашык-пошык кына бер сорау язып бирә, кунак исә аңа җавап бирә алмый, ә аны сөйләттерергә кирәк, тегеләй-болай сорап карыйсың – шәхесне ачарга кирәк бит. Ә сорау бирү өчен син бу кеше турында, аның эше-хезмәте турында хәбәрдар булырга тиешсең. Шулай эзләнеп, башны көне-төне эшләтеп, язу эшенә кереп киттем. Һәм хәзер яза белүем миңа бик ярдәм итә. Бердән, биредә хисапсыз отчет-кәгазьләр тутырырга туры килә, икенчедән, фәнни конференцияләргә зур игътибар бирелә. Үзебезнең вуз үткәргән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга тырышам – укытучылар өчен гаять кирәк эш. Нигездә сәхнә теле проблемалары, укучыларның һөнәри әзерлекләре турында язам. Бүтән төрле темаларга да каләм тибрәтәм: беренче татар артистлары, Тукай шигърияте, Идел буе халыкларының традицион культуралары, татар язучылары әсәрләрендә табигать чагылышы, татар халык авыз иҗатын куллану, студентларны әкиятләр белән тәрбияләү... Вузның үз нәшрияты бар, язганнарым шунда басыла. Иҗади монографияләр эшлибез. Мине еш кына төрле оешмаларга диктор текстлары укырга чакыралар. Аннан, студентлар белән мәктәп-гимназияләрдә сәхнә сөйләме осталыгына өйрәтү дәресләре – мастер-класслар бирәбез. Шулай итеп, балалар, яшьләр белән мәш килеп эшләп ятабыз инде. Монда туктап торырга, ах-ух итәргә вакыт юк, йөгерә-йөгерә эшлибез. Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге оештырган төрле чараларга сценарийлар язам, кичәләр алып барам. Соңгы елларда хисапсыз үткәрелүче бәйге-конкурсларда жюрида утырам.

– Хәзер телевизор карау бер чиргә әйләнде, бу “вирус” белән сез дә “чирлисезме”?

– Юк, ул яктан мин сәламәт. Ник дигәндә, вакыт та, әлләни теләк тә юк, чөнки дөнья яңалыкларын телевизордан карап белеп торыйм, сәясәт белән кызыксыныйм дисәң, фикерләрне бер яклы гына бирәләр, бу миңа ошамый. Мин нигездә “Эхо Москвы” радиосын тыңлыйм. Газета-журналларның русчасын да, татарчасын да интернеттан укыйм. Татар радиоларында гел җыр да җыр, аны тыңлап кына рухың баемый. Кеше бит гел яңалыкка омтыла, үзе белмәгән нәрсәләрне беләсе килә. Миңа бөтен эзләнүләр, барлык кызыклы ачышлар мин эшләгән вакытта гына булган кебек тоела, чөнки безнең чор – тәҗрибәләр чоры кебек иде. Безгә мөмкинлек, ирек-иркенлек бирелгән, эшләгез дип кенә торалар иде. Темалар эзли идек, башка әллә нинди идеяләр килә, хыялланып, фантазияләр белән рухланып-канатланып эшли идек. Ә хәзер эфир вакыты чикләнгән, бөтен нәрсәгә акча кирәк диләр. Без акча табу турында уйламадык та. Дәүләт акча бирә, без шуңа эшли идек. Бездән бары иҗат, матур эчтәлекле, мәгънәле тапшырулар гына сорыйлар иде. Хәзер исә уйлаган хыялларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге бөтенләй юк, минемчә. Шуңа хәзер телевидениедә эшләү кызык түгелдер кебек. Әзер формаларны гына алалар да, шуның нигезендә эшлиләр, шунлыктан бер калыпка салынган, стереотиплы тапшырулар заманы китте. Ниндидер иҗади иркенлек сизелми, кысада эшләүләре беленеп тора, шунлыктан тапшыруларны карыйсы да килми...

– Элек сез эфирда укыйсы текстны, сезнең ничек укыганны тикшерәләр идеме?

– Ничек кенә әле! Әдәби тапшыруларның баш мөхәррире, үзе элек диктор булып танылган Әминә апа Сафиуллина һәр авазга, өтергә бәйләнеп, җөмләләрдәге сүзләрнең урыннарын алыштырып, дөрес булсын дип, төзәтеп утыра иде. Шулкадәр җитди, таләпчән иде, ачу да килә иде кайвакыт. Хәзер мондый нәрсәләргә игътибар да итүче юк. Телевидениегә һәм радиога элек татарча бик чиста белгән кешеләрне генә сайлап алалар иде. Хәзер мондый таләпчәнлек юк, чөнки андагы җитәкчеләр – эшкә алучылар үзләре татар телен яхшы белмиләр, нечкәлекләрне аңламыйлар, шуңа күрә төзәтә дә, таләп тә итә алмыйлар. Хәзер бер үк кеше сөйли дә, яза да. Ләкин ул йә сөйләм яки язу буенча гына укыган. Ә нәфис сөйләүнең, халык алдына чыгып сөйләүнең үз законнары, үз кагыйдәләре бар, теләдең дә сөйли башладың түгел. Тавыш белән шөгыльләнергә кирәк. Мине күргән бөтенесе: “И-и, Сез шундый әйбәт сөйли идегез, хәзер бит күбесе сөйли белми, ник чыгаралар, ник сөйләттерәләр икән аларны?” – диләр. Әле кичә генә троллейбуста кайтып барганда, кара күзлек киюемә карамастан, бер апа танып алды да: “Ой, исәнмесез, Сезне шундый яратып карый идек, сезнең кебек сөйләүчеләр юк шул хәзер”, – диде. Әле дә шулай таныйлар һәм гел зарланалар. Менә нәрсә әйтәсең инде аларга? “Ой, минем әни Сезне шундый яратып тыңлый иде, Рөстәм Нәбиуллинны шулкадәр яратып карый иде”, – диюче яшьләр дә бар.

– Телевидениедә эшләгәндә эфирда кызык яки кызганыч хәлләрдә калырга туры килмәдеме?

– И-и, андый хәлләргә даими юлыга идек. Эфирга чыкканда өстәл өстендә яткан текстларны йөгереп кенә алып, студиягә кереп китәсең, әйтик, хәзер иртәгә буласы һава торышы белән таныштырабыз дисең, ә алдыңда синоптиклар үткән көнгә биргән мәгълүмат ята. Шуннан чама белән әйтеп, ерып чыгасың инде. Ул чакта тапшырулар турыдан-туры эфирда бара бит, көтелмәгән төрле хәлләр килеп чыга. Обком киңәшмәләре турында текстлар укыганда авыр фамилияләргә төртелеп калмасам ярар иде, текстларның битләре буталмаган булса ярар иде дип кайгырулар үзәккә үтеп, төшләргә керә, саташып уяна идем. Аннан, әйтик, тапшыру бара, сценарий буенча музыка куярга тиешләр, ә нинди сәбәп беләндер, аны тиз генә куеп җибәрә алмыйлар. Эфирны исә буш тотарга ярамый, тапшыруга килгән кунак яки аның эше турында мәгълүмат биреп, эфирны алып китәсең. Бик нык әзерләнергә кирәк иде. Шуңа нинди газета-журнал бар, мин барысын да укып барырга тырыша идем, кечкенәдән укырга яраттым. Хәзер дә заманадан артта калмаска дип, үз эшемдә һөнәри осталыкны арттыру өчен бик күп укыйм. Фикерләреңне туплап, яңартып торырга туры килә. Мин кәҗәмөгез йолдызлыгында туган бит, ә андыйларга эш җене кагылган.

– Сез унбиш еллап укытасыз икән инде, элекке һәм хәзерге яшьләр аерылалармы?

– Хәзерге яшьләр үзләрен иркен тоталар, тыйнакланып тору юк, үзләренә нәрсә кирәген яхшы беләләр. Элегрәк студентларның күбесе әти-әниләре җилкәсендә утырса, хәзергеләр бу тормышта үзеңә генә ышанырга, үз көчеңә таянырга кирәклеген аңлыйлар, анда-монда чабып, акча эшләргә тырышалар. Алар син абруйлы дип тә тормыйлар, укытучыларны да аера беләләр, югалып калучылардан түгел. Заман шуны таләп итә, күрәсең, хәзер комсомол, партия кебек җитәкләп йөрүче оешмалар юк бит. Без, шагыйрь сүзләрен үзгәртебрәк әйтсәк, “Башта илең турында уйла, аннан – үзең турында” шигаре астында тәрбияләндек, күбрәк кемгәдер ярдәм итү турында уйладык. Ә хәзерге яшьләр үзләрен яраталар, үз эчләренә бикләнгәннәр, үзләре турында күбрәк уйлыйлар. Ул начар да түгелдер, бәлки, белмим инде. Менә минем кул астындагы җыентыкларның берсендә яңа буынның еш кына эгоистлыкка дучар ителүе, аларны карьера, яхшы хезмәт хакы һәм уңыш кына җитди кызыксындыруы, гламур журналларда тасвирланган ялтыравыклы тормышка кызыгучы яшьләрнең хәзер бик күп булуы һәм аларның бүгенге заманны чагылдырулары турында язылган. Чыннан да, яшьләр көзге кебек: җәмгыятьнең киеренкелеге, барлык авырткан җире, заманның сулышы аларда чагыла. Без кем буласыбызны да белмәдек, дулкын белән бардык. Ә хәзер алай түгел. Безнең вузга аеруча хисчән, эмоциональ яшьләр килә. Алар бер-берләреннән ел саен аерылып торалар, чөнки проблемалар үзгәрә, җәмгыять үзгәрә. Мәсәлән, кризислар еш кабатлана башлады, вузларда бюджет урыннары кими, хыялларын тормышка ашыру өчен яшьләр түләп укырга мәҗбүр. Акча юк бит, киләсе елда укый алмам инде дип, инде бер яки ике курс укыгач та гаҗизләнеп йөрүче яшьләр бар. Түләп уку бәясе елдан-ел арта, чөнки дәүләттән вузларга бүленүче акча кими. Киләчәктә югары белем алу, гомумән, буй җитмәслек бәхеткә әйләнергә мөмкин дигән фараз бар. Хәзер ничек тә акча табу проблемасы бөтен җәмгыятьнең авырткан җиренә әйләнде, ул тормышта кызыл җеп булып бара. Шундый шартларда да иҗат дип хыялланып, тормышларын сәнгать, эстрада белән бәйләргә омтылып, югары белем алган һәм тырышып эшләп йөргән яшьләргә уңышлар гына теләргә кала.


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.08.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»