поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.08.2015 Язмыш

«Хатыным да, улым да – миңа Аллаһы Тәгаләнең бүләге»

Матбугат чараларында мөмкинлеге чикләнгән теге яки бу кеше турында аны жәлләп яисә ярдәм сорап язган язмалар еш басыла. Ә минем яңа танышларым һич тә андыйлардан түгел. Аларның тормышка карата булган мәхәббәтләре, алардагы ихтыяр көче сәламәтлеге ташып торган кешеләр өчен дә үрнәк булырлык.

Сүзем Миләүшә белән Михаил Хисмәтуллиннар турында. Аларның икесенең дә сәламәтлекләрендә кимчелекләр бар. Михаил – I төркем ДЦП-инвалид. Шулай булуга карамастан, югары белем алган, юридик хезмәтләр күрсәтә торган җәмгыять оештырган, аспирантурада укыган, өйләнгән, малай тәрбияли. Хәер, болары турында соңрак...

«Мин – татар»

– Мин Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә туганмын. Әнием – Казан кызы, уку йортын тәмамлагач та, яшьлек романтикасы белән, Ерак Көнчыгышка киткән. Анда әтием белән танышкан. Әтием дә татар булган, әмма аның һәм бертуганнарының исеме рус. Ул вакытта татар кешеләре балаларына нишләптер рус исемнәре кушкан. Минем исемемнең исә үз тарихы бар. Әти белән әнинең Михаил исемле якын дуслары булган. Ул тауларга китеп, фаҗигале төстә үлгән. Аның хөрмәтенә миңа Михаил исемен кушканнар. Мәчетләр анда булмаган, әнием дә, рухи терәк эзләп, чиркәүгә йөри башлаган, православие динен кабул иткән. Безне дә шул дин нигезендә тәрбияләде. Минем игезәк туганым да бар. Әтиебез бик иртә үлеп киткән. Үсеп җиткәч, туганым Казанга китте. Мин әни белән калдым. Илле яшендә аңа инсульт булып, үлеп китте, ялгызым калдым. Шуннан соң туганым мине Казанга чакырды, – дип сөйли Михаил.

Әнисе үлгәннән соң, Михаил өчен чып-чынлап авыр көннәр башлана. Миләүшә белән дә «Сердәш» психология үзәгендә эшләгәндә таныша. Булачак хатыны эшләгән үзәккә психологик ярдәм сорап кергән егет, үзе язган шигырьләрен дә укып күрсәткәч, Миләүшәнең күзләреннән яшь ага.

– Сөйләшә башлагач, аның рухи яктан ялгыз булуын, авырлыклар белән яшәвен белдем. Беркөнне ул мине кафега чакырды һәм шунда минем кем турында булса да кайгыртасым, кем өчен дә булса яшисем килә, дип, миңа шул рәвешле тәкъдим ясады. Үзе ярдәмгә мохтаҗ булып та, кем турында да кайгыртасы килү теләге аңарга карата хөрмәтемне арттырды, – дип сүзгә кушыла Миләүшә.

Миләүшә, ДЦП авырулы балалар укый торган махсус мәктәптә укыганнан соң, университетның филология факультетын тәмамлый. Параллель рәвештә психология факультетында да укыган. Декрет ялына киткәнче, балалар сырхауханәсендә психолог булып эшләгән. Әйе, Хисмәтуллиннарның бик тә тере, сөйкемле Йосыф исемле уллары бар. Шөкер, Ходай аңа сәламәтлекне биргән.

«Җәннәтне күрдем»

– Хатыным да, улым да миңа Аллаһы Тәгаләнең бүләге, – дип, Михаил ислам диненә керүе турында сөйләп китте. – Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшәгәндә, чиркәүгә бара идек. Православие дине буенча, дин әһелләренең кешеләр белән Аллаһ арасындагы арадашчылар булуын һич аңлый алмадым. Казанга килгәч тә, берьюлы чиркәүгә тәүбә итәргә баргач, дин әһеле өстемә бер чүпрәк каплады да, тәүбә сүзләремне әйттереп тә тормыйча, теге чүпрәкне кире алып, синең гөнаһларың бетте, дип кайтарып җибәрде. Абыем гаиләсе белән бер бүлмәдә яши иде, алар янына мин дә өстәлдем. Әмма без чит кешеләр кебек яшәдек. Шуннан администрациягә торак бүлегенә барып, яшәргә бүлмә бирүләрен сорадым. Барган саен, әлегә юк, дип әйтеп килделәр. Чираттагы тапкыр шунда барганда, төшке аш вакыты бетәргә ярты сәгатьләре калган иде, мәчеткә кереп, Ходайдан ярдәм сорадым. Әгәр дә бар икәнсең, мине бүлмәле ит, дидем. Шул ук көнне мине Аллаһы Тәгалә ишетте, бүлмә бар, дип сөендерделәр. Исламга килергә бу миңа бер сәбәп тә булырга тиеш булгандыр инде, әмма мин аңа артык игътибар бирмәдем. Бер танышым мине үзе белән, анда күңелле, иптәшләр табарсың дип, протестант оешмасына алып барды. Анда да тынычлык таба алмадым, – дип сөйли танышым.

Юридик факультетка укырга кергәч, язма эшләрне эшләргә мөмкинлеге булмагач, аңа текстларны компьютерда бер инвалид җыеп бирә торган була.

– Беркөнне моңа, әйдә, үзебез кебек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен берәр оешма булдырабыз, дим. Аның әнисе, оешма өчен бүлмә кирәк булгач, анда ярдәм итми калмаслар дип, мәчеткә барырга кушты. «Кол Шәриф» мәчетенә бардык, имам белән сөйләштек. Ул булышырга вәгъдә итте. Күпмедер вакыттан Рөстәм хәзрәт Зиннуров, сезгә эшләргә бүлмә таптым дип, «Жемчужина веры» мөселман йортына алып китте. Анда Хәсән хәзрәт Җиһаншин белән таныш­тырды. Хәсән хәзрәт миңа гел шалтыратып, хәлемне белешеп торды, бүлмәмнең салкын булуын, тәрәзәләрне җылытырга кирәклеген белгәч, иптәшләрен китереп, тәрәзәләрне җылыттырды.

Бервакыт бүлмәм янды, өстемә кияргә дә әйберем калмады, күршеләр хатын-кыз күлмәге биреп тордылар. Туганыма шалтыраттым, вакытым юк, диде. Протестант оешмасындагы иптәшләрем дә ниндидер сәбәпләр табып килмәде. Ахырдан Хәсән хәзрәткә шалтыратып, сөйләп биргәч, берничә егетне җибәреп, ике атна эчендә бүлмәне яшәрлек хәлгә китертте. Иң авыр вакытларымда миңа гел мөселман кардәшләрем булышты. Өеңдә күңелсезләнеп ятма, дип, гел кунакка чакыралар иде. Бервакыт Хәсән хәзрәт, миңа кемдер электрон почта аша китап җибәрде, анда бер шәех мәхәббәт турында яза, укыйсың килмиме, диде. Ул китапта, һәр көнне кырык көн төнлә Аллаһны искә алып, Аңардан теләгәнеңне сорарга кирәк, ул һичшиксез кабул була, дип язылган иде. Мин моны сынап карарга булдым. Берьюлы шулай Аллаһны искә алып утырганда, үземне чәчәк атып утырган бер бакчада кебек хис иттем. Янәшәдә агачлар үсеп утыра, талгын гына җил исә, анда шундый рәхәт... Бу биш-ун секунд булып алды. Хәсән хәзрәт исә, җәннәтне күргәнсең, диде. Шуннан соң чынлап торып ислам динен кабул иттем, – ди Михаил.

Аллаһтан ихлас күңел белән сорасаң, бөтен теләгәнеңне дә бирә икән дип, Михаил, мәчеткә барган саен, Аңардан хатын сорый.

– Аллаһ миңа менә Ми­ләүшәне бүләк итте. Аннары улымны бүләк итеп бирде. Үзем кебек авыр хәлдә калганнарга гел әйтеп киләм, сорагыз Аллаһтан, Ул сезне һичшиксез ишетәчәк дим. Минем дә яшисе килмәгән чакларым күп булды, мин түздем, өметемне өзмәдем. Тормышта сыгылып төшмәскә, язмышның якасына тырнагың белән ябышып булса да яшәргә кирәк...

Сокландым мин бу гаиләгә. Көн туган саен зарланудан башыбыз чыкмый. Менә кемнәрдән үрнәк алып яшәргә безгә...

***
О моей жизни

Благодарю Аллаха я за жизнь мою,
Ведь прожитый в ней каждый день люблю!

Не сожалею, что рожден на этот свет.
Я – мусульманин, в том с Аллахом мой завет!
Безмерно благодарен я Творцу
За то, что в мире я его живу!
Доволен я своей судьбой,
Хоть треплет жизнь меня порой...

Что в жизни будет – знает лишь Аллах:
Успех к тебе придет иль полный крах?
Терпенья Милосердный всем дает,
Когда нас жизнь совсем к земле прижмет.
С надеждой в будущее я смотрю.
Благочестивых я людей люблю.
Ведь праведные люди – это радость,
Когда со мною рядом – это сладость.

С добром и радостью на жизнь смотрю.
Всем сердцем сильно я хочу,
Чтоб с чистой верой были все,
Чтоб мир, покой царил бы на земле.

О мусульмане, знайте жизни ценность
Друг друга вы – ведь нам ее Аллах дает,
А за терпение, смирение и верность
Нас Всемогущий в райский сад введет.

***
О моей судьбе

Единый Господь раба полюбил,
Он, Милосердный, жизнь подарил.
Милая мама на свет родила,
Много любви и заботы дала.
Имя отец мой и дед мне давали –
Счастлив чтоб был я, они пожелали.

Я вдохновенный, спокоен день –
Ведь прәведные люди есть.
А помощь мне – не лень,
Для них она как честь.
И благодарность проявляю я всегда –
Он, Всемогущий, слышит от меня дуа.

Воля Всевышнего судьбы дает,
Разной дорогой по жизни ведет.
Счастлив все время никто не бывает –
Кто терпелив, тот это точно знает.

Смотря на доброе, беру пример всегда,
Я без надежды жить не буду никогда.
И люди праведные радость мне несут,
По воле Милосердного пусть счастливо живут!

О родные вы мои, мои друзья!
Пожалуйста, любите, помните меня!
Пусть вас не постигнет судьба моя,
Храните вы здоровье и берегите вы себя!

***
Внимательно послушайте меня,
Иначе жизнь пройдет зазря.

Когда на голову придут проблемы,
Их тяжести на плечи ляжет груз.
Чтоб вера избежала перемены,
С терпением Всевышнему молюсь.

Так будем, будем вместе терпеливы!
Ведь без терпенья нам прожить нельзя.
И отойдут шайтаны – они лживы.
В награду – в райский сад войдем, друзья!

Исполнит Всемогущий все желанья.
Он любит терпеливых – точно знай,
Ведь Милосердный полон состраданья,
Терпением ты веру укрепляй!

У терпеливых, праведных – поступки
Весы склоняют тяжестью своей.
Ценнее у Аллаха нет покупки –
Терпения и веры чистоты твоей!

Пусть терпеливы будем мы с тобою,
Терпение – как золото блестит.
И испытания будут, я не скрою,
Но Милосердный терпеливым все простит.

Ведь терпеливых праведные души
Перед Аллахом первыми пойдут.
Кто терпеливо Господу послушен,
Те непременно в райский сад войдут!


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»