|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2015 Җәмгыять
Бу язманы "ВКонтакте"да анонслый алмыйбыз, чөнки ул эшләми4 августта "ВКонтакте" сайтының эшчәнлеге янә тукталды. Мәскәү вакыты белән 16 сәгать 50 минутта дөньяның меңләгән әлеге челтәрдән кулланучылары кабат сайтсыз калды. Проблема барлыгын социаль челтәрнең пресс-секретаре Георгий Лобушкин да раслады. "ВКонтакте" эшләми. Сәбәпләрен ачыклыйбыз. Төзәтү эшләренә инде керештек,"- дип язды ул үзенең Twitter микроблогында. Шулай ук июль урталарыннан "ВКонтакте" да Snapster дип исемләнгән фотографияләр приложениесенең дә эшләмәве мәгълүм булды. Кичке сәгать алтыда Лобушкин моның сәбәбен дата-центрлар арасындагы кабель өзелү дип атады. Челтәрдән кулланучыларның проблемага карашлары шактый аерыла. Мисал өчен Роскомнадзор вәкилләре бу ситуациягә катнашлары юк икәнен белдерергә өлгерде инде. "ВКонтакте" дагы төзексезлек соңгы айлар өчен беренче түгел. Соңгысы 25 июльдә күзәтелде. Ул вакытта сәбәбен мобиль приложениедән күрделәр. 31 июль көнне дә "ВКонтакте"ның кайбер кушымталары эшләмәде.
--- |
Иң күп укылган
|