поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.05.2009 Бәйрәм

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ БӘЙРӘМЕ БУЕНЧА "ИРЕК МӘЙДАНЫ"НДА ЗУР СӘХИФӘ

"Ирек мәйданы" газетасының соңгы саннарын караштыргалаган булсагыз, уртадагы ике төсле биттә бер үк темага багышланган зур сәхифә урын ала. Бу юлы укучыларга "Соңгы кыңгырау" бәйрәме турында кызыклы язмалар тәкъдим ителә.

 

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ ЗУР ТОРМЫШКА ДӘШӘ

23-25 майда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырый. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Алда – белем буразналарында дистә елдан артык инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру. Быел Татарстанда 11 нче сыйныфны – 25 688, 9 нчыны 38 193 укучы тәмамлый.

Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын.

 

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ КАЙДА НИЧЕК ҮТӘ?

Чыгарылыш сыйныф укучылары бар көчен җыеп, Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнә. Бер уйласаң, республиканың бөтен районнарында да ул бертөрле уза кебек. Иртәнге сәгать 9-10 га мәктәпкә җыелалар. Алар ак алъяпкыч, ак бантиклардан, егетләр костюм-чалбардан, кулда чәчәк бәйләме, кыңгырау... Алар укытучыларын котлый, рәхмәт сүзләре җиткерә, шигырьләр сөйли, чәчәк бәйләме бүләк итә. Әти-әниләргә сүз бирелә һ.б. Чыгарылышларның үзләрен исә 1 нче класслар  котлый. Ә менә концерт номерларын, кичә төгәлләнгәч, ничек бәйрәм итәсен чыгарылыш сыйныф үзе хәл итә. Ул төрле якта төрлечә үткәрелә. Без 11 нче класс укучыларының үзләренә мөрәҗәгать иттек.

Гөлшат Фатыйхова (Кукмара районы, Ядегәр урта мәктәбе):

– Без быел 11 нче классны 9 кеше тәмамлыйбыз. Шуларның сигезе – кыз, берсе егет. Соңгы кыңгырау бәйрәмен 23 ендә үткәрәбез. Башта инде, гадәттәгечә, укытучыларга рәхмәт әйтү, котлау, концерт номерлары булачак. Аннары ярты сәгатькә класс сәгатенә таралышабыз да, 11 ләрдә мәктәп спорт мәйданчыгында Сабан туе башлана.

Ул ел да Соңгы кыңгырау көнне үткәрелә. Монда барлык сыйныфлар да катнаша. Төрле уеннар буенча ярыш була: көянтә-чиләк белән йөгерү, таяк тартышу, көрәш, кашыкка йомырка куеп чабу, концерт номерлары... Азактан батыр класс билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.

Рәмис Шәйхетдинов (Нурлат районы, Бикүле урта мәктәбе):

– Без дә 23 е көнне уздырырга планлаштырабыз. 11 нче классны 7 укучы тәмамлыйбыз: 4 егет, 3 кыз. Бәйрәмгә әти-әниләрне чакырдык. Аларга да сүз биреләчәк.

Бездә шундый традиция бар: иртәгә Соңгы кыңгырау буласы көнне бергәләшеп урманга барып, укытучыларыбызга бүләк итәр өчен чәчәкләр җыеп кайтабыз. Моны һәр чыгарылыш сыйныфы эшли.

Мәктәптә әзерләнгән чыгышлар тәмамлангач, кичен классыбыз һәм сыйныф җитәкчебез белән урманга таң каршыларга барачакбыз. Рәхәтләнеп җырлап, биеп, серләшеп утырырбыз, шашлык пешерербез дип планлаштырабыз.

Динә Бухарова (Чүпрәле районы, Кече Чынлы урта мәктәбе):

– Соңгы кыңгырауны 25 ендә уздырачакбыз. Башка еллардан аермалы буларак, быел әтиләрне дә чакырдык. Бик матур концерт номерлары әзерләдек. Интерактив такта әзерләдек. Стенада эленгән тактада фотографияләребез күрсәтелеп торачак. Анда класс тормышы сурәтләнәчәк.

Аннары сәгать 3 тән 6 га кадәр мәктәп бакчасында утырачакбыз. Анда матур почмаклар бик күп. Өйдән төрле салатлар әзерләп килеп, шашлык пешереп күңел ачарга уйлыйбыз. Озак утырып, кәеф-сафа корып булмас, икенче көнне үк информатикадан БДИ тапшырасы бар.

Зәринә Вәлиева (Казанның 7 нче гимназия укучысы):

– Безнең мәктәптә дә башкалардагы кебек үк булачак. Ә кичә төгәлләнгәч, шәһәргә чыгарылышларның чыгышларын карарга барачакбыз. Ул ел да төрле урында була. Әйтик, “Уникс” концертлар залында, “Татнефтьарена”да... Анда бөтен Казан буенча чыгарылыш сыйныф укучылары җыела. Ул сәгать 2 ләрдә башлана. Башта чыгарылышлар үзләре чыгыш ясый. Аннары сәхнәне берәр җырчы яки төркем үз кулына ала. Үткән ел Бандерас килде, аннан алда Тимати... Быел кем булыр, әлегә билгесез. Шунда барырга дип карар кылдык.

Нәргизә Хөснетдинова (Питрәч районы, Пимәр урта мәктәбе):

– Кичәне 25 майда үткәрәчәкбез. Без, башка мәктәпләрдән аермалы буларак, укытучыларыбызга сирень чәчәге бүләк итәбез. Бу электән шулай калган.

Башта сыйныфта 6 укучы идек. Хәзер 3 әү генә калдык: 2 кыз, 1 егет. Шуңа кич белән Мишә буена ял итәргә 9 нчы сыйныфларны һәм бездән алда укып чыккан студентларны да чакырырбыз дип торабыз. Бәйрәм инде авыл клубындагы дискотека белән дәвам итәчәк. Тик озак йөреп булмас, икенче көнне биологиядән БДИ тапшырасы.

 

ЗӘЙНӘП ИСЕМЕНДӘГЕ ОТРЯД

Узган ел Балтач районы Куныр урта мәктәбен тәмамлаган 11 “А” сыйныфы Зәйнәп Фәрхетдинова исемен йөрткән иде. Аларның чыгарылыш кичәсенә иҗат төркеме белән Казаннан Татарстанның атказанган артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов та кайтты. В россии обнаружили новый сайт где публиковали новое порно видео онлайн с русскими девушками Балалар чыгышыннан соң, сәхнәгә нәфис сүз остасы Илсур Мортаза чыгып, бу отрядның  Зәйнәп Фәрхетдинова исемен йөртүенә һәм укучыларның аның белән аралашып яшәүләренә соклануын яшермәде. “Сугышчан батырлыклар күрсәтеп һәлак булган геройларның исемнәрен йөрткән отрядлар арасында, бүгенге көндә исән һәм күпләрнең яраткан җырчысы булган Зәйнәп Фәрхетдинова исемен йөртү зур горурлык ул”, – диде.

 

ФАЙДАЛЫ ГЫЙЛЕМ БУЛСЫН

Мөселманнарда элек-электән баланы тантаналы төстә укырга озату йоласы булган. Ул “Бәди-бисмилла”, ягъни “Әмин бәйрәме” дип аталган. Әлеге йола түбәндәгечә тормышка ашырылган. Булачак шәкерт уку атнасының беренче көнендә мәктәп киемнәрен кия. Шатлыгын уртаклашырга килгән туганнары, дуслары һәм әти-әнисе аны тәбрикләп, бүләкләр тапшыралар, бергәләп мәчеткә яки башка тарихи урынга баралар, күмәкләшеп күңел ачалар. Соңыннан берәү баладан “Әгүзү-бисмилләһ” әйттерә һәм, ручка тоттырып, аңардан, кулы белән тотып, Аллаһы Тәгаләнең исемен яздырта. Аннан соң “Әлифба”дан берничә хәреф таныталар. Булачак шәкерт өлкәннәр әйткән гыйлем догасын кабатлап бара. Иң ахырдан “Аслы-Шәриф” укылып дога кылына. Барысы да Аллаһтан бу балага саулык, зиһенлелек, тапкырлык, уңышлар юлдаш булуын сорап ялваралар. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче өчен беренче кыңгырауга әзерлек шулай башлана.

Ә менә Соңгы кыңгырау уңаеннан дин әһелләре ни әйтер икән дип, Татарстан диния нәзарәте мөфтиенең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зариповка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң үткәрелә торган аерым йола юк. Шулай да, Аллаһтан файдалы гыйлем, укыганының игелеген күрүен сорау гадәте онытылмаса, яхшы булыр иде. Бөгелмәдә яшәгәндә татар гимназиясендә коллективкүләм үткәрелгән мондый чараларга, үзләренә “өстәгеләрдән” сүз китереп булса да, дин әһелләрен дә чакыралар иде. Соңгы кыңгырау бәйрәменә артист, депутат, язучы һәм башка зыялыларны дәшәләр бит. Ә ник әле дин әһелләренә дә биш минутлык чыгыш биреп, балаларны мөстәкыйль тормыш юлына изге догаларыбызны укып озатмаска? Нечкәргән күңелләргә иман иңәр, изге догалар балаларның хәтер сандыгында мәңгегә уелып калыр иде. Бу бердәм халык булып яшәү кысаларына сыя бит.

Безнең күзлектән караганда, ихлас теләк белән дога багышлап, хәерле тормыш юлына озатуның бер начарлыгы да юк. Кызганычка каршы, кайбер укытучыларда рух зәгыйфьлеге көчле, шул сәбәпле, муллалар чыгышын искелек калдыгы дип саныйлар. Кайберләре исә, догаларны арттырасы килмәсә дә, мәгариф бүлегендә утыручыларның муллаларга кырын каравыннан шүрлиләр. Ә ник әле изге гамәл өчен куркып ятарга?

 

МӘКТӘП БЕЛӘН САУБУЛЛАШУ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

Хәзерге көндә баласы мәктәпне тәмамлыйсы ата-ана барыннан да бигрәк борчыладыр. Имтиханнарны ничек бирер икән, дип бер хафаланса, укырга кая һәм ничек кертү мәсьәләсе дә уйларыннан чыкмый. Өлгергәнлек аттестатын кулга алганчы чыгарылыш кичәсе үткәрәсе, тантанага кием-салым юнәтәсе, шул максаттан шактый гына чыгымнар да күтәрәсе бар. Кризис заманында, эшсезлек хакимлек иткән чорда һәркемнең мөмкинлеге бер түгел. Шул ук вакытта кеше арасында ким-хур буласы да килми. Чыгарылыш кичәләрен кайларда ничек үткәрергә җыеналар икән? Әти-әниләрне тыңлап карыйк әле.

Казаннан Фәридә Әхмәтова:

– Чыгарылыш кичәсенә ата-аналар белән сөйләшеп, былтыр көз аенда ук 6 шар мең сум җыйган идек. Моңардан тыш мәктәп истәлеге булган фотоальбом өчен 1 әр мең сум бирдек. Улыбызга алган кием-салым бәясе 6 меңгә барып басты. Чыгарылыш кичәсен зурлап ресторанда үткәрербез дип торабыз.

Чаллыдан Фәйрүзә Ахмирова:

– Чыгарылыш кичәсен үткәрү өчен 3 әр мең сум җыйдык, фотоальбомга аерым – 650 сум. Чаллының шактый кыйммәтле рестораннарының берсе саналган “Арарат”та тамаша кылырга уйлыйбыз, алар белән алдан ук сөйләшенгән инде. Бәйрәм өчен алган киемнәр 2-3 мең сум тирәсе.  

Актаныштан Расиха Хөснуллина:

– Быел мәктәбебезне 3 сыйныф тәмамлый. Чыгарылыш кичәсен Актаныш ресторанында үткәрербез дигән фикер бар иде, кайберәүләрнең күңеле табигатькә тартыла. Әлегә ахыргача килешенеп бетмәгән.

Чыгымнарга килгәндә, бәйрәм үткәрергә һәр балага 1 әр мең исәбеннән акча җыярга дип торабыз, әлегә төгәл суммасы билгеле түгел. Фотоальбомга – 500, чәчәк бәйләмнәре, тасма өчен 200 әр сум туры килде. Аннан бездә мәктәптән киткәндә китапханәгә китаплар бүләк итү традициясе яшәп килә. Бу максатта 200 әр сум җыйдык. Тантана өчен алынган күлмәк 2 мең сумга төште.


Рәшидә АХМИРОВА, Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 20 | 22.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»