поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2015 Юмор

Марат Кәбировтан бер мизгеллек пьеса: "Очрашу"

Әхтәм — врач-хирург.

Гали Галиевич — бик дәрәҗәле кеше.

Вакыйга операция бүлмәсендә бара. Гали Галиевич өстәлгә ятарга җыена. Врач керә.

Әхтәм (пациентка карамыйча гына). Исәнмесез. Әзерләнәсезме?

Гали Галиевич. Әзерләнәм. (башын күтәреп.) Әхтәм! Син?

Әхтәм. Гали Галиевич? Сез? Операциягә? (Йөгереп килеп күрешә.)

Гали Галиевич. Мин, Әхтәм. Менә аппендицит баш күтәрде әле... Ә син монда ниш­ләп йөрисең соң?

Әхтәм. Ничек, дип... теге вакыттагыча инде. Институтта... Хәтерлисеңме, телефоннан бер генә дәштегез...

Гали Галиевич. Булды шул... Белсеннәр безнең кемлекне!.. Ә монда ничек?.. Мин бит монда шалтыратмадым да...

Әхтәм. Ну, килдем, сөйләштем. Сезгә сылтандым. Дөрес, берсе карышып маташкан иде. Принципиаль, имеш... Хәзер ул эшләми инде... Үз теләге белән китте... Башта баш врач та карышып маташкан иде... Сезнең исемне ишеткәч...

Гали Галиевич. Ә син молодец. Белсеннәр безнең кемлекне!.. Ассистент буласыңмы?

Әхтәм. Юк. Операция ясыйм.

Гали Галиевич (төсе үзгәреп). Син? Син? Скальпель белән...

Әхтәм. Скальпель бе­лән, Гали Галиевич.

Гали Галиевич. Ничек инде... Син ... скальпель белән. Башыма да килгәне юк иде... Сине монда очратырмын дип уйламаган идем.. Кисәсеңме инде...

Әхтәм. Аппендицит операциямени ул.. Барысы да шулай ди.

Гали Галиевич. Син дә шулай уйлыйсыңмы?

Әхтәм. Күпчелеккә каршы килеп булмый. (Шкафтан китап алып.) Хәзер кайдан башларга икәнен генә карыйм да. Сез ята торыгыз.

Гали Галиевич (агарына). Син... Куркыта бит әле...

Әхтәм. Курыкмагыз. Хәзер сезне бәйләп куярлар. Сез миңа шундый изгелек эшләдегез, хет бер кат мин дә яхшылык итим.

Гали Галиевич. Әхтәм... Бүтән беркем дә юкмыни соң?

Әхтәм. Нәби Нәбиевич чирли. Монда мин генә калдым. Хәзер тагын бер тикшерәм дә. Ятыгыз. (Карый.)

Гали Галиевич. Әхтәм, аппендикс сул яктамыни?

Әхтәм. Әллә, ачкач күренер әле.

Гали Галиевич. Тукта! (сикереп тора.)Мин үз үлемем белән генә үлим, Әхтәм.

Әхтәм. Гали Галиевич, сез миңа шул тик­лем изгелек иттегез...

Гали Галиевич. Юк! Мин синең пычак астына ятмыйм. Синнән нинди хирург?! Кем тота монда сине?

Әхтәм. Сезнең авторитет, Гали Галиевич.

Гали Галиевич. Әхтәм, дускаем... Чакыр берәр белгән кешене. Беләсеңме, Әхтәм, мин сине аспирантурага урнаштырам.

Әхтәм. Чакырам, Гали Галиевич, чакырам. Сезнең өчен менә дигән хирург табам. Сезнең өчен... Гали Галиевич, үзегез дә онытмагыз инде, яме...

Гали Галиевич (хәлсез). Онытмам, дускай... Мәңге онытмам...


Марат КӘБИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 04.08.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»