поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.08.2015 Җәмгыять

Санкция исемлегенә кергән азык-төлекне юк итәчәкләр

29 июль көнне Владимир Путин 6 августтан башлап санкция исемлегенә кергән азык-төлекне юк итү турында указны имзалады. Бу указ Россия җә­мә­гатьчелегендә зур шау-шу кубарды, чөнки барыбызга да мәгълүм: кибетләрдә азык-төлек кыйммәт, Көнбатыш белән Россия үзара санкцияләр алмашып уйный башлаганнан соң, ачлы-туклы яшәүче фәкыйрьләр саны берничә тапкыр артты.

Кремль лидерының гамәлләрен гел хуплап торган киң җәмәгатьчелек бу юлы нәфрәтләнде: “Тыелган азыкны конфис­кацияләп, картлар йортларына, ачыгучыларга ярдәм итеп җибәреп булмыймыни?” – дигән авазлар яңгы­рады. Кремль, күрәсең, резонанс­ның мондый булуын көтмәгән, Прези­дентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аңлатма белән чыгарга мәҗбүр булды. “Дәүләт контрабандага чик куярга, моңа чаралар күрергә тиеш, теләсә нинди контрабанда икътисадый зыян сала”, – диде ул. Мәс­кәүнең позициясен аңлап була, билгеле.

Бө­тен­дөнья Сәүдә Оешмасына кергәч, болай да очын-очка көчкә ялгап барган Рос­сиянең авыл хуҗалыгы зур кыенлык­лар кичерә башлады. Зыянга эшләү, бурычка бату авыл җитештерүчеләренең җелегенә үтте. Бик күпкә уңайрак климат шартларында, мул субсидияләр алып җи­тештерелгән Көнбатыш азык-төлеге белән Россия авылы җи­тештергән ит һәм сөт көндәшлек итә алмыйлар иде. Алыпсатарга арзанлы чит ил ризыгын безнең базарга кертеп тутыру файдалы: тегеннән пүчтәк бәягә суррогат ризык аласың да монда кыйммәтле итеп сатасың. Россия базарында парадокс туды: бердән, илдә азык-төлек артык һәм күмәртәләп керт­кәне арзанлы, икенчедән, күпчелек халык ачлы-туклы көн күрә, чөнки ритейлерлар ки­бетләрдәге бәяне шундый итеп куя: күзең маңгайга менә дә кесәңне капшап чыгып китәсең.

Җи­тештерүче авыл исә юк кына бәягә шул ук алыпсатарларга тапшыра азык-төлекне. Авыл арзанлыктан интексә, шәһәр кыйм­мәтчелектән җәфалана. Мәгълүмат кырында исә ашау-эчү товарлары белән бәйле дулкыннар соңгы көннәрдә гел күтәрелеп, уйнап тора. Ашказаны мәсьәләсе барыбызны да борчый. Томск дәүләт университеты профессоры Андрей Бабенко халыкка суалчаннар ашату идеясе белән чыгып, илкүләм генә түгел, халыкара мәйданда да киң танылу алды. Галимнең суалчан итен “сөяксез ит” дип пропагандаларга тырышуы киң җәмә­гатьчелектә яклау тапмады: үз өстәлендә суалчан фаршыннан әзерләнгән бифштекслар күрергә теләүчеләр табылмады диярлек. Ә менә мәгълүмат сугышы ми­ченә бу хәбәр җитәрлек утын бирде: чит илдәге оппонентлар һәм ил эчендәге оппозиция моны рус илендәге хәлләр­нең кискенләшүе дип бәяләргә тырыштылар.

Азык-төлек һәм аны җитештерү бе­лән бәйле җәнҗалга Курск фермеры Анастасия Долгополованың үстерелгән уңышка ут төртергә вәгъдә биреп, Владимир Путинга видеомөрәҗәгать белән чыгуы да ялкын өстәде. Бу мөрәҗәгать тә мәгъ­лүмат кырында соңгы авазына кадәр эксплуатацияләнде һәм адресатына да бик тиз барып җитте. Аңа да Пес­ков аңлатма бирергә мәҗбүр булды. Дөрес, аның аңлатмасы фер­мерның проблемаларын санап чыгудан гына гыйбарәт иде: ул, ягъни ут белән уйнаучы фермер күтәрә алмаслык әҗәт­ләргә баткан, шуңа күрә аңа ярдәм итеп булмый. Кредит ”инә”сендә утырмаган кайсы фермер бар бүгенге Россиядә? Проблема нәкъ менә шул юнәлештә чишелешне сорый да инде: ни өчен түшәмгә тигән азык-төлек бәяләре фонында фермерлар бөлә, җитештерүче авыл чарасызлыктан башкала ягына таба мөрә­җәгатьләр юллый?

Соңгы ике елда көзге якта Россиядә азык-төлек бәяләренең кинәт “бию”е башланып бар халыкның теңкәсенә тия. 2013 елда йомырка бәясе сикерде, үткән ел карабодай “бию”е бәяләр вальсына старт бирде. Эш хәтта декабрь паникасына ка­дәр барып җитте: берәүләр валюта алыштырырга чиратка басканда, икен­челәр көнкүреш техникасы һәм ярманы запаска җыйдылар, барыбыз да капчык­лап шикәр комы туп­лап куярга тырыштык. Мондый дулкынланулар фонында азык-төлекне юк итү идеясе Кремльне бөтен халык алдында уңайсыз хәлгә куя, очколар югалтуга китерә. Азык-төлекне юк итү идеясен киң җәмәгатьчелек һәрчакта да мәсхәрәләү, изге әйбергә селтәнү буларак кабул итә һәм бу илнең югары җитәкчелеген бер дә бизәми, аның стратегик хатасы булып тора. Бәлки, инде валютага сатып алынган ризыкны юк итеп халык нәфрәтен кузгалтканчы, контрабандачыларны җәзага тартып популярлык яулау отышлырактыр? Бу сорауга Кремль ничек җавап бирер, анысын киләчәк күрсәтер.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 112 | 04.08.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»