поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2015 Мәдәният

Алмаз Хәмзин: “Тормыш мәшәкатьләре артистлыкка куып кертте"

Була бит шундый кешеләр: аның белән бераз гына сөйләшсәң дә, тормыш, яшәеш турында әллә никадәр мәгълүмат аласың, ул кешенең дөньяны күзаллавы киңлегенә сокланасың. Танылган юмор остасы, җырчы, язучы Алмаз Хәмзин дә шундыйлардан.

Аның уен-көлке катыштырып, сүз арасында җырлап та җибәреп, матур, тулы җөмләләр белән ипле, әдәпле сөйләве, күпме генә тыңласаң да, һич ялыктырмый. Беркөнне дә, йомышы төшеп, безнең редакциягә килеп кергәч, аның үткән юлы, хыяллары, ирешкән максатлары, бүгенге көнкүреше турында сораштырып утырдык.

– Алмаз абый, сезгә ничә яшь инде ул?

– 68 яшь. Ләкин минем яшемә һич тә игътибар иткәнем юк.

– Пеләш булсагыз да, үз яшегездән яшьрәк күренәсез. Шушы 68 яшегезгә нинди юллар аша килеп җиттегез?

– Һәрбер баланың кечкенәдән хыялы була. Һәм кеше гомере дәверендә шул хыялны тормышка ашыру өчен гел чиләнү процессы бара. Чөнки беренче чиратта тамак, яшәү урыны турында кайгыртасы бар, хыялың икенче планга күчеп тора, вакыт бар әле, анысына ирешермен дисең. Минем дә шулай булды. Кечкенәдән сәнгать дөньясы турында хыялландым – рәссам буласым килде минем.

Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга культура-агарту училищесына керермен дип йөргәндә, әти авылга Казаннан килгән кешеләр аша документларымны Казан авыл хуҗалыгы институтына биреп җибәргән. Авыл советы рәисе булып эшләүче әтинең мине ул замандагы авылда иң абруйлы һөнәр иясе – колхоз рәисе итеп күрәсе килде. Бардым Казанга, кердем институтка, ел ярым укыдым. Институтның үзешчән сәнгать ансамблендә катнаштым, бию буенча хәтта зона смотрында лауреат исемен дә алдым. Ләкин тормышымны һич кенә дә авыл хуҗалыгы белән бәйлисем килми бит, күңелдә һаман рәссам булу теләге яна. Яхшы гына укып йөргән җиремнән институттан документларымны алдым.

Әлбәттә, әти моңа нык рәнҗеде. Рәссам булу теләге белән документларымны Казан төзелеш-архитектура институтына тапшырдым. Ләкин имтиханда тиешле баллны җыя алмадым, чөнки рәсемдә симметрияне дөрес ясамаганмын. Баксаң, аны алдагы көнне консультациядә өйрәткән булганнар икән. Бер көн алдан килгән булсаң, синнән менә дигән рәссам чыгасы иде диделәр. Дөрес, шул җыелган балл институтның кичке бүлегенә икенче бер белгечлеккә керергә җитте. Документларымны шунда тапшырып, анда да 1,5 ел укыдым. Аннары мине армиягә алдылар.

– Кайда, кем булып хезмәт иттегез?

– Грузиядә, Тбилиси шәһәре янында, космик гаскәрләрдә. Ни гаҗәп, мин армиядә аз сүзле, боек, төшенке күңелле кеше идем. Ник дигәндә, әлеге дә баягы шул балачак хыялы чынга ашмау, беркайда да рәтләп урнаша алмавым нык борчый. Мине, чыннан да, аз сүзле кеше бу дип ышанып, “секретчик” итеп куйдылар. Кәҗәне кәбестә янына куып керткән кебек булды инде бу. Ләкин сынатмадым, хезмәтемне яхшы башкардым, дип уйлыйм. Армиядә уйланырга, үткән тормышыма нәтиҗәләр ясарга вакыт булды. “Алмаз, инде мәктәпне тәмамлаганыңа да шактый еллар узды, кайларда гына укып карамадың, әмма югары белем дә алмадың, балачак хыялыңны да тормышка ашырмадың”, – дидем. Уйлый торгач, теге кичке бүлекне ташлап, Казан педагогия институтының музыка факультетында укырга дигән карарга килдем. Армиядән кайткач, бардым шунда. Ләкин баян уйнавым да әллә кем түгел икән, чәчләрем инде пеләшләнә башлаган, гәүдә калынайган, кыскасы, тышкы кыяфәт һәм башка билгеләр буенча яраклы түгел булып чыктым. Аптырагач, әллә кызганып шунда, Рәгъде Халитов: “Һич тә югы җырлый белмисеңме соң?” – дип сорап куйды. Менә шул сорау барысын да хәл итте. Илһам Шакиров тавышлары чыгарып, “Карурман”ны суздым. “Әй, нигә аны башта ук җырламадың!” – дип, Рәгъде абый мине деканга алып кереп китте. Бернинди башлангыч музыкаль белемсез кабул иттеләр. 26 яшьтә кереп, 31 яшьтә тәмамлап чыктым.

– Һәм шуннан соң сәнгать дөньясына чумдыгыз?..

– Юк шул. Казандагы кинопленка заводына слесарь булып урнаштым, чөнки, алда әйткәнемчә, тамакны кайгыртасы бар, тору урыны кирәк... Менә шул заводның клубы каршында һәвәскәр “Саз” ансамбле эшли иде. Мин эштән соң шунда җырладым. “Саз” ансамбленең иң популяр, иң гөрләгән вакытлары бу. Мәскәү Кремльләрендә, Румыния залларында чыгышлар ясадык. Мин 13 ел бу ансамбльнең солисты булып тордым. “Саз” кебек көчле ансамбль хәзер дә юк әле ул. Бераздан, слесарьлыктан китеп, клубның мөдир урынбасары булып эшләдем. Мөдир Рифкать Гомәров белән бергә без клуб эшен җанландырып җибәрдек. Нинди генә чаралар узмады бездә! Казандагы бөтен мәдәни эшләр шушы клубта үткән кебек тоела башлады. Бераздан исә “Комсомолец” клубына мөдир булып киттем.

– Бу вакытка инде гаилә корган, фатирлы идегезме?

– Гаилә корып, өч бала үстереп ята идем инде. Ә фатир һаман юк. Шул өч бала белән 9 квадрат метрлы бүлмәдә торабыз. 1987 еллар инде бу. “Саз”да җырлыйм, телевидениедә тапшырулар алып барам, шактый танылган артист, популяр кеше идем инде бу вакытка. Халык кызыксына бит: синең коттеджың кайда урнашкан, машинаң кайсы илнеке, хатының бер генә түгелдер инде, балаң Англиядә укыйдыр инде, сөяркәләрең кемнәр диләр. Белсәләр иде алар Алмаз Хәмзинның 6 гаиләлек коммуналкада таракан агулап, дежурлыкка чыгып, коридор идәннәрен юып йөргәнен. Менә шул елны гына, “Комсомолец”та ун ел эшләгәч, чират җитеп, өч бүлмәле, 65 квадрат метрлы фатир алдым. Шул рәвешле, беренче тапкыр ачкыч белән үз фатирым ишеген бикләп чыгу тәмен 40 яшьтән узгач кына татыдым. Мин артистлар, сәнгать кешеләре арасында түрәләр ишеге төбеннән китмичә, ялынып, теләнеп басып тормаган бердәнбер кеше. Шулай тәрбияләнгән инде. Характерым шундый.

Өч баланы ашатасы, киендерәсе, гаиләне карыйсы бар. Кыскасы, эстрадада җырлап кына түгел, сценарийлар язып та акча эшләргә туры килде. Тора-бара шул дөньяга тәмам чумдым. Инде режиссерлык итә, көйләр, җыр сүзләре язам. Төрле җырчыларга, группаларга минем кирәгем чыга башлады. Дуслар әйтүенчә, миндә талант бар икән. Шулай төрле юллар белән гаиләм өчен акча эшләргә туры килде. Тормыш мәшәкатьләре мине шулай үзеннән-үзе артистлыкка куып кертеп җибәрде.

– Әтиегез үзе теләгән һөнәрне сайламавыгызны кичерә алдымы соң?

– Музфакның дүртенче курсында укыган вакыт иде. Химиклар мәдәният сараеның бик данлыклы Василевский оркестрына кушылып җырлап йөрим. Ниндидер бер зур бәйрәмдә бу оркестр опера театры бинасында чыгыш ясарга тиеш. Татарстанның хәзерге гимны “Туган ягым”ны башкарачак солист итеп Мәскәүдән Ренат Ибраһимовны чакырдылар. Концерт көне җитте, ләкин Ибраһимов кайта алмады. Василевский комиссиягә мине тәкъдим итте. Тегеләр җырлатып карадылар да, кандидатурамны расладылар бит. Бу вакытта әти дә Казанда кунакта иде. Ул бит әле миңа һаман үзен тыңламаган өчен үпкәрәнҗүле, артистлыкны, җырлауны эшкә дә санамый. Курка-курка гына: “Әти, концертка барасыңмы?” – дип сорадым. “Барам”, – диде бит. Әти каршында беренче чыгыш ясавым, бәлки, соңгысы да булыр дип, берникадәр куркып, шулкадәр әзерләндем инде. Ренат кебегрәк итеп, сыздырып салдым “Туган ягым”ны. Шулкадәр әйбәт чыкты бит! Андагы алкышлар! Тәнәфестә әтине эзләп фойега чыктым. Ул мине күреп, аксаклый-аксаклый (әти бер аяксыз сугыш инвалиды) килде дә: “Рәхмәт, улым, булдырдың, молодец!” – дип кулын сузды. Менә шунда өстемнән йөкләр төште, әти каршымдагы миссиямне үтәдем кебек тоелды. Әти шушы концерттан соң миңа карата бөтенләй үзгәрде, бөтен эшләрдә минем белән киңәшә башлады, алга таба мине гел мактап кына йөрде.

– Гадәттә классташлар арасында бер-берсенең уңышларыннан көнләшү гадәте була. Сез классташыгыз, шагыйрь, язучы, Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев белән, киресенчә, бик дуслар кебек.

– Рәзил Вәлиев белән 11 ел бер партада утырдык. Әйе, еш кына классташлар, бер авылның иҗат кешеләре бер-берсеннән көнләшүчән була. Рәзилдә дә, миндә дә андый нәрсәнең эзе дә юк. Ул миңа зур хөрмәт белән карый. Мин инде менә быел алтынчы мәртәбә аның Дәүләт Советына депутатлыкта кандидатлык компаниясендә ышанычлы кешесе булып йөрим. Халык белән очрашулар оештырабыз. Мин баян күтәреп чыгам да, өч җыр башкарам. Халыкны кандидатны каршы алырлык итеп кыздырам. Соңгысы җырланып беткәндә, билгеле бер урында, алдан сөйләшенгәнчә, Ленин Смольныйга килеп кергән кебек, Рәзил килеп керә. Монда инде халыкта бернинди дә каршылык калмый. Дустым депутат дип, мин моннан файдаланмыйм, аны кирәксә-кирәкмәсә борчып йөрмим. Проблемаларны күбрәк үзем хәл итәргә тырышам. Мин шушы дуслыгыбыз белән бик бәхетле.

– Ә сәнгать юлыгыз бәхет китердеме?

– Әлбәттә. Яраткан эшләремдә эшләдем бит. Үзешчәнлектә йөргәннән соң, Вафирә Гыйззәтуллина мине җырчы буларак Филармониягә чакырды. Миңа анда үземнең яшьләр группасын төзеделәр. Нәфисә Василова, Хәнәфи Шәйдуллиннар исемнәре вак зәңгәр хәрефләр белән язылган афишада минем исем зур кызыл хәрефләр белән язылган иде. Дөрес, ул афишадан файдалана алмадым – биредә фатир алырга өмет булмагач, эштән китәргә туры килде. Әмма мин китеп, ярты ел узгач, кооператив фатирлар бирү мөмкинлеге чыккан. Мин ярты елда фатир аласы булганмын, ә мин аны тагын ун елдан соң гына алдым. Телевидениедә эшләдем. Яраткан, иҗади эш булды ул. Бик яхшы тапшырулар әзерләдем, алар “летучка”ларда гел югары билге ала иде. “Капка төбе” дигән авыл фольклоры турында тапшыруымны валюта формасында чит илләргә дә алып баралар иде. Чит ил татарлары өчен аннан да кыйммәтле әйбер юк ул вакытта. Кызык, мин күпчелек урыннарымда 4әр ел эшләгәнмен икән. Телевидениедә – 4 ел, Театр училищесында эстрада курсын 4 ел укыттым. Аннары “Казан утлары” журналына килеп эләктем, анда да 4 ел эшләдем. Бу журналда эшләү минем өчен язучылык юлымда иң зур осталык дәресе булды. Мин монда язарга өйрәндем дип әйтә алам. Инде өйрәнәсен өйрәнеп, журналдан китеп, өйдә генә язып ятмакчы идем, дустым Камил Кәримов, үзе кайчандыр “Чаян” журналында эшләгән кеше буларак, мине шунда кодалады. Менә ике ел инде “Чаян”да эшләп утырам.

– Димәк, рәссам булырга хыялланган Алмаз язучы булган дип әйтергә мөмкин?

– Язучылык – шулай ук рәссамлыкның бер төре бит ул. Ясыйсың, бизисең, матурлыйсың. Мин бүген язучы буларак рәссам. Әйе, күбрәк хәзер язу эшендә. Күләмле генә повестьлар яздым. “Зөбәрҗәт” дигән повестем интернетта иң күп укыла торган әсәр санала икән. Шамкай турында повесть яздым, көзгә “Казан утлары”нда чыгачак дигән вәгъдә алдым. Бик катлаулы язмышлы кеше турында “Ут малай” дигән роман яздым. “Саз” ансамбле турында язасым бар әле, берәр повесть булырмы, бәлки романга да тартыр. Мәхәббәт темасы да миндә бәрелеп чыгарга тора. Аннан соң безнең гаиләнең, токымның тарихи язмышы да әһәмияткә ия дип саныйм һәм ул хакта язарга уйлыйм. Трилогиягә тартыр ул, мөгаен. Бабайлар, әтиләр, үзебезнең язмыш язып калдырырлык бит, чыннан да, инде менә балалар халык арасында.

– Балалар дигәннән. Алмаз абый, сез бервакыт балаларны да үзем кебек бәйсез булырга өйрәтәм дигән идегез.

– Үзем мескенләнеп тә йөри белмәдем, беркайчан куштанланмадым да, беркемгә дә, беркайчан да ялынмадым да. Балалар кечкенә чакта аларның кайчан да булса шулай йөрү мөмкинлекләрен күз алдыма китереп, күңелем әрни иде. Шуңа күрә аларны бәйсез булыгыз, горур булыгыз дип тәрбияләп үстердем. Моның өчен, беренче чиратта, өчесенә дә кечкенәдән музыка белеме бирдем. Музыкаль белемле кеше беркайчан да, беркайда да югалып калмый, бу һөнәр аларга терәк булып тора, моны үзләштергән кеше, нинди һөнәр алса да, алга таба рәхәтләнеп яши ала. Әйтик, эштә низаг чыга икән, начальство бу кешенең бәйсезлеген, аның бу эштән китсә бүтән җиргә дә урнаша аласын белеп тора, шуңа күрә ул аның белән сак кылана. Алия белән Адель башлангыч кына түгел, югары музыкаль белем дә алдылар. Төпчегем Алсу, әнисе барыгыз да музыкант булу кирәкми инде дигәч, югары белемне бүтән юнәлештә алды. Ләкин минем өчен зур шатлык: кечкенә кызым булса да, нәкъ менә Алсуым ике онык бүләк итеп, миннән бабай ясады.


Халидә МИНҺАҖЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.08.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»