• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

01.08.2015 Мәдәният

Без бит батыр, горур халык! (Гакыйль Сәгыйровны искә алып)

Бу көннәрдә без каһарман якташыбызны, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровны искә алабыз. Ул моннан алты ел элек, 2009 елның 29 июлендә, 71нче яше белән барганда фани дөньядан бакыйлыкка күчте һәм без аны, гәрчә анда тумаса да, үзенең туган авылы итеп санаган Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) зиратында җирләдек.

Безгә хәзер каһарман якта¬шыбызның исемен мәңге¬ләштерү өчен күбрәк көч куярга кирәктер. Югыйсә, вәгъдәләр бирәбез дә, онытабыз. Әнә, алты ел инде, Иске Фәйзуллада озак еллар шагыйрь яшәгән йортны сипләп, аның музеен булдыру эше әлегә кадәр буш сүз булып кала бирә. Ә бит монда без үзебез - татарлар гына гаепле. Әгәр без үҗәтлек күрсәтсәк, моңа бер генә түрә дә - зурысы да, кечесе дә каршы килә алмас иде.

Алдыбызга әдипнең тормышы һәм иҗат юлы турында китап язарга һәм аны дөньяга чыгарырга дигән бурыч та куйган идек. Бу эшебез тормышка ашырылып килә. Тиз арада китап укучыларга барып ирешер дип өметләнәбез. Әдипнең тормышына һәм иҗатына багышланган басманың әһәмиятен аңлап, проектны тормышка ашыру өчен грант бүлеп биргән өлкә хөкүмәтенә, мәдәният министрлыгына, аеруча өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең инде?

Өлкәбезнең татар җәмә¬гатьчелегенә биргән башка вәгъ¬дә¬ләребезне дә үтәргә күп¬тән вакыттыр. Алдакчы булып калмасак иде. Бу уңайдан шагыйрьнең берничә шигъри юлын исегезгә төшереп үтәсем килә:

Бүген көнем буш - заяга
үтте,
Сызлаганын тоям йөрәкнең.
Язар идем, чын хисләрем
бетте,
Ялган хисләр кемгә
кирәксен?!
Кичә вәгъдә иткән бер эш
кенә
Борчый җанны, кыен үтәргә.
Баш тартма, дим, сүз
бирдеңме - үтә:
Алдакчыдан нәрсә көтәргә?

Каһарман якташыбыз кебек безгә дә үзебезне һәм миллә¬тебезне беркайчан да түбән¬сеттермәскә, горурлыгыбызны җуймаска иде.

Түбәнсеттермәгез үзегезне
Һәм бу хәлгә ирек куймагыз;
Һичбер кайчан, кызганычка
төшеп,
Горурлыгыгызны җуймагыз.
Мактанчыклык, масаюлык
түгел,
Тәкәбберлек түгел горурлык.
Чын горурлык кешегә көч
бирә
Үлемгә дә каршы торырлык.

Без татарлар - каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров кебек батыр, горур халык! Шуны онытмасак иде.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 01.08.2015
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar