|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.08.2015 Язмыш
Мунчада яшәргә дә риза минКүңелемдә йөрткән уйларыма түзә алмыйча, кулыма каләм алырга булдым. Ир-атлар газета укыса да, хат язмый, диләр. Башыңа төшсә, язасың икән шул ул. Миңа хәзер 72 яшь. Шушы яшькә җиткәч кенә, яшьлектә кылган начар гамәлләрем турында уйлана башладым. Чөнки көн дә бер төрле төш күрәм. Куркыныч төш ул. Мине кемдер ачулана, хәлем читен. Ниндидер тау астына төшеп китәм дә менә алмыйча тилмерәм. Ә бер читтә күптән вафат булган әнием, хатыным карап тора. Ник берсе булышсын? Юкка кермидер инде мондый төшләр. Элек бик рәнҗеттем шул мин аларны. Хатыным Рәүфәнең һәр эшеннән гаеп эзләдем, авызымнан аңа карата гел начар сүз генә чыкты. Көнче булдым, аңа йөргән кешең бар дип бәйләнә идем. Кул күтәргән чаклар да күп булды. Аны яклаган өчен хәтта әниемә дә эләкте. Хәер, әнине бөтенләй кешегә санамадым инде. Авыртып ятканда да янына бармадым. Ә ул соңгы сулышына кадәр мине көткән. Ә хатыным Рәүфә – институт бетереп, юллама буенча безнең авылга килгән укытучы иде. Тоттым да урлап алып кайттым мин моны. Тик яши башлагач, үземә тиң түгеллеген аңладым. Дөресрәге, мин аңа тиң түгел.Бөтенләй яратмыйм икән бит мин аны! Әмма Рәүфә тәртипле кеше иде: аерылышуга каршы төште. Ничек тә булса гаиләбезне саклап калырга тырышты. Ике улыбыз, бер кызыбыз туды. Тик гаиләдә генә тынычлык, бәхет барлыкка килмәде. Кызыбыз кечкенәдән авырту, гел урын өстендә булды, табиблар да ярдәм итә алмады. Кечкенә вакытта ук әнисенең кулларында күзләрен мәңгелеккә йомды. Бала хәсрәтләре дә берләштермәде безне. Киресенчә, әзрәк салсам, гел гаепле кеше эзли идем. Баланың үлемен хатыным авыр кичерде. Ә соңыннан ул да авыруга сабышты. Мин исә өйдән чыгып киттем. Аның белән яшисем килмәде. Әле үземне акларлык сәбәп тә таптым: янәсе, бу хатын гел бәхетсезлек алып килә. Ә мин тормышны яңадан башлап караячакмын икән. Ә үзем шунысына да риза. Кышын картлар йортына китмәкче булам. Анда кабул итәрләр мине. Ә менә Ходай каршысына ничек барырмын? Бу кадәр начар гамәлләремне гафу итәрме? Илһам (адресым редакция өчен генә) Әлеге авторның хатына Рамил хәзрәт Фазлыев җавап бирә: – Күңелдәге авыр йөк белән яшәү авыр. Әмма хаталарны төзәтергә була. Сез үзегез үк тәүбәгә килергә каршы түгеллегегезне әйтәсез. Җаныгызга тынычлык табу өчен дога китаплары укырга, әкренләп намазга басарга кирәк. Бары шул вакытта гына тынычлык белән яшәрсез.
--- |
Иң күп укылган
|