|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2015 Җәмгыять
Профессор Лия Шакирова вафатТатарстан Республикасының педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелеге гаять зур югалту кичерде. 29 июль көнне озакка сузылган авырудан соң 95нче яшендә педагогика фәннәре докторы, профессор, Социаль һәм педагогика фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Петров фән һәм сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы, РСФСР һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры Лия Закир кызы Шакирова вафат булды. Лия Закир кызы 1921 елның 9 февралендә Уфада укытучы гаиләсендә туа. 1944 елда Башкорт дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң Россия Педагогика фәннәре академиясенең укыту алымнары фәнни-тикшеренү институтында “Милли мәктәптә рус теле методикасы” белгечлеге буенча тәүге аспирант була. Л.З.Шакирова Татарстан һәм Россиянең фән һәм мәгариф системасында РСФСР Педагогика фәннәре академиясе милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтының Татарстандагы филиалы мөдире (1960-1963), Казан Дәүләт педагогика институтының рус теле кафедрасы мөдире (1965-1990) сыйфатында җаваплы вазифалар били, шулай ук “Русский язык в националной школе” (1962-1972) һәм “Совет мәктәбе” (1960-1990) журналларының редколлегия әгъзасы, педагогика институтларының рус теле кафедралары Казан зона берләшмәсе рәисе (1965-1985), СССР Мәгариф министрлыгы каршындагы рус теле буенча фәнни-методик совет әгъзасы (1967-1987), РСФСР милли педагогика училищелары буенча фәнни-методик совет рәисе (1967-1987) сыйфатында җәмәгать эшләре башкара. Лия Закир кызының эшчәнлегендә фән зур урынны алып тора. Ул – югары уку йортлары һәм мәктәпләрдә рус телен укыту методикасының актуаль проблемаларына багышланган 330дан артык фәнни хезмәт авторы. Лия Закир кызы нигез салган Казан лингвометодика мәктәбен Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә дә беләләр. Ул югары мәктәп өчен фәнни кадрлар: 19 кандидат һәм 3 педагогика фәннәре докторы әзерләде. Талантлы галим һәм педагог Лия Закир кызы Шакированың якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр. Э.Н.Фәттахов, М.Х.Сәлахов, И.Р.Гафуров, И.Р.Метшин, И.А.Александровская, В.И.Носов, укучылары А.Х. Хәсәнов, Р.М.Харисов, Ф.Ф.Харисов, Р.Р.Җамалетдинов, Н.Н.Фәттахова.
--- |
Иң күп укылган
|