поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.07.2015 Җәмгыять

"Башваткыч"та яңа алып баручы!

Тапшыруның беренче алып баручысы Җәвит Шакировның "Башваткыч"тан китүе турында инде кыш көне үк имеш-мимешләр йөрде. Бу хакта аерым мәкалә дә язып чыктык. Хәтерләсәгез, ул вакытта Җәвит Шакиров концертларга өлгерә алмау сәбәбе белән тапшырудан үз теләге белән китергә ниятләгән иде.

Яңа сезоннан "Башваткыч"та "Аулак өй" тапшыруының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров эшләячәк. Инде берничә тапшыруны төшереп тә өлгергәннәр.

– Беренче тапшыруны төшергәндә каушап беттем, шабыр тиргә баттым. Сер түгел, теләсә кайсы тапшыруның беренче алып баручысы халык күңеленә кереп кала. Җыр белән дә шулай бит: беренче кем башкаруында ишетәсең, шунысы якын була, башка кеше башкарса, кабул итеп булмый. Әлбәттә, "Җәвит кызыграк алып барды", дигән сүзләр булачак, шуңа күрә мин тәнкыйтькә әзер. Тик мин дә телевидениегә кичә генә килгән кеше түгел, Аллага шөкер, тәҗрибәм бар. Тырышып эшләрмен, Җәвит абыйдан кимен куймам! – дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфәт Intertat.ru хәбәрчесенә. Аның "Аулак өй"дә эшләве-эшләмәве төгәл билгеле түгел, шулай да берьюлы ике тапшыруда эшләүнең мөмкин булмавын белдерде.

Бу уңайдан Җәвит Шакиров белән дә сөйләшеп алдык. Ул "Башваткыч"та 3 елдан артык эшләгән.

– Яңа алып баручы "Яңа гасыр" телеканалы җитәкчелеге тарафыннан билгеләнде. Яңа сезонда яңалык кертергә уйладылар. Минем төп эшем концерт кую, гастрольләргә йөрү булгач, каршы килмәдем. Телевидениедә һәрдаим яңа проектлар уйлап чыгарып торалар, шуңа күрә чакырсалар, әле тагын күренермен дип уйлыйм. Яңа алып баручыга килгәндә, аның хәлен аңлыйм, кереп китергә авыр, катлаулы булачак. Кайчандыр театр артисты булган кеше мин. Чирләп киткән берәр артистны алыштырып уйнаган кебек бу. Халык ике алып баручыны чагыштырачак, тәнкыйтьләячәк. Әмма хәзерге яшьләр креатив, талантлы, яңа алып баручы егет тә булдыра алыр дип уйлыйм, – дип сөйләде Җәвит абый.

Ул әле тапшыруны күрмичә, Зөлфәткә ниндидер киңәш-тәкъдимнәр әйтә алмавын белдерде. "Әгәр киңәш-фикерләрем булса, үзенә шалтыратып әйтермен. "Башваткыч" тапшыруы алып баручысы студиядә утыручылар белән диалог корырга, уртак тел таба һәм шаярта белергә тиеш. Ул тапшыру беркайчан да сценарий буенча гына бармый, туй сыман ул. Анда халык белән иркенләп аралашырга кирәк. Импровизациягә корылган тапшыру бу", – диде Җәвит Шакиров.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 30.07.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»