поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.05.2009 Мәдәният

РАФАЭЛЬ СӘХӘБИЕВ: “ӨМЕТЛӘНЕП ЯШИК”

Казанда җыр, бию фестивальләре күп уза. Опера һәм балет сәнгате дә читтә калмый. Федор Шаляпин исемендәге Халыкара опера, Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивальләре оештырыла, зур аншлаглар белән үтә. Ләкин опера һәм балет сәнгате белән кызыксынучыларның М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында татарча әсәрләрнең булмавына зарын ишетергә туры килә.

Чыннан да, театр репертуарында татар әсәрләре юк диярлек. Чит илдән гастрольләрдән кайтып кермәгән опера һәм балет театры күбрәк урыс, дөнья классик әсәрләрне сәхнәләштерү белән мавыга кебек. Татар операсы һәм балетының сәхнәдә булмавы нәрсәгә бәйле? Аның киләчәге нинди? Татар опера һәм балет сәнгате кирәкме? Бу турыда М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләүче, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев белән әңгәмә кордык.

 

–  Рафаэль абый, театр тарихына күз салсак, аның сәхнәсендә “Качкын”, “Алтынчәч”, “Ирек”, “Галиябану” опералары куелган, “Шүрәле”, “Кисекбаш”, “Су анасы” балетлары сәхнәләштерелгән. Ә бүгенге репертуарда балеттан бер “Шүрәле”, операдан “Шагыйрь мәхәббәте” куела. Нәрсәгә бәйле бу? Милли опера һәм балет иҗат итүче табылмыймы, әллә моңа ихтыяҗ юкмы?

 

– Опера һәм балет театры аерым бинада иҗат итә башлаганчы бүгенге Тинчурин театрында  камаллылар да, җәлилчеләр дә бер түбә астында эшләгән, бер көнне опера җырлаганнар, икенче көнне драма тамашаларын уйнаганнар. Ул елларны, чыннан да, татар операсының күтәрелеш чоры дип әйтергә кирәк. Ачылганда ук тамашачыга “Качкын”, “Алтынчәч”, “Илдар”, “Самат”, “Сания”, “Муса Җәлил” опералары уйналган, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кисекбаш” балетлары сәхнәдән төшмәгән, “Башмагым” комедиясе куелган.

 

Театр репертуарында татар әсәрләре бик күп булган. Моннан тыш чит ил, урыс классик әсәрләрен дә татарча башкарганнар. Муса Җәлил театрда әдәби бүлек мөдире булып эшләгән чорында “Свадьба Фигаро”ны татарчага тәрҗемә иткән. Аны минем дә җырлаган бар.  “Кармен”ны да татарча башкарганнар. Ул вакытта Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Мөнирә Булатова, Азат Аббасов, Камил Якупов һ.б. искә алырлык күп данлыклы җырчыларыбыз булган. Җыр сәнгате югары ноктага күтәрелгән.

 

Ә хәзер репертуарда татар әсәрләре булмау күбрәк театр җитәкчелегенә бәйле. Дөньякүләм биеклеккә менәбез дип, татар әсәрләреннән читләшәләр. Чит илгә аларны чыгармыйлар. Шулай да, директор Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” комедиясен кире кайтарырга кирәк дигән нияттә, быел композиторның  тууына 100 ел була. Шуңа күрә, бәлки, нидер майтарып карарлар. Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч”е гаҗәеп матур опера, арияләр искиткеч, хор белән башкарган урыннары игътибарга лаек. Ул аз яза иде, ләкин иҗат җимешләре бик саллы килеп чыкты. “Муса Җәлил” операсы да шулай ук. Андагы арияләр искиткеч матур. Әсирләр хоры, Җәлилнең Казан белән саубуллашуын еламыйча тыңлап булмый. Кызганыч, бүген аларны  җырларга кеше юк. Хәйдәр Бигичев арабыздан киткәч, “Муса Җәлил” куелмый башлады.Татар операсы бар, булган, аны кайтарырга кирәк.

 

Балетка килгәндә, “Шүрәле” бик озак еллар сәхнәдән төшмәде. Ул вакытында үзәк театрларда куелган. Бүген аны Санкт-Петербург театры яңача сәхнәләштерергә җыена дигән сүзләр йөри. Димәк, ул дөнья классик балетлардан ким түгел. 

 

“Су анасы” да матур балет иде. Шагыйрьләр балетка либретто язабыз дип күп йөрделәр. Һ.Такташның “Җир уллары” поэмасына эшләмәкчеләр иде, анысы да онытылды.

 

Әйе, соңгы вакытта опера һәм балет татар сәнгате түгел, ул безнең яшәештән, мәдәнияттән ерак дигән фикерләрне ишетергә туры килә. “Татар халкына опера кирәкме?” дигәнгә болай дип җавап бирер идем. Дөньяда алман, итальян, урыс, француз операсы бар. Бу сәнгать төре катлаулы, чөнки ул үзенә драма, рәсем, җыр сәнгатен сыйдыра, симфоник оркестр кушыла. Ләкин итальяннардан татарлар кайсы ягы белән ким?! Татар музыка сәнгатендә операны читкә этәрсәк, зәгыйфь булып калачакбыз, бер тавышка башкарган җырлар белән әллә ни ерак китә алмабыз. Җыр-театр сәнгате өлкәсендә эшләүчеләр эстрада да, халык җырларын да башкарды. Безнең буын җырчылары да төрле юнәлештә эшләде.

 

– Елына күпме спектакль куела һәм ничәсе татарча?

 

– Елына дип әйтү авыр, “Мәхәббәт шагыйре” дә татар операсының торгынлык чорында барлыкка килде. Ул да сәхнәгә берничә ел элек куелды. Яңалары әлегә юк. Операны язар өчен гаять зур осталык һәм профессиональлек таләп ителә. Бүген ике тема бар – мәхәббәт һәм патриотизм. Бу мәңгелек темалар, шуңа да операны үстерү өчен безгә композиторлар кирәк.

 

–  Рафаэль абый, алайса, бер татар операсы һәм балеты булган театрны татар дип әйтергә мөмкинме соң?

 

–  Театр Казан уртасында мәһабәт бинада утыра. Элеккеге татар композиторлары, башкаручылар хезмәтен, дан казануын искә алып, аны татар дәүләт академия театры дип әйтеп буладыр. Өметсез – шайтан, диләр, шуңа да театр  җитәкчелеге бу проблемага җитдирәк карый башлар дигән ышаныч бар. Республика җитәкчелегенең таләп итүеннән дә күп нәрсә тора. Элек халык опера тыңларга күп йөри иде. Ә бүген җитәкчелек өч нотага җырлаган сәхнә кешеләренә ярдәм итүне хуп күрә кебек тоела. Бүген Рөстәм абый Яхин кебек романслар иҗат итүче, аларны оста башкаручы юк. Аңа да, опера языгыз, дип әйтә торган идем, ләкин ул бу эшне башларга тәвәккәлләмәде. Вакытында аның җырлары бөтен союз буенча таралды. Глинка исемендәге Бөтенсоюз җыр конкурсы бар иде, андагы шартлар буенча Рөстәм Яхин әсәрләрен башкару мәҗбүри булды. Урысы да, казахы да, алманы да аны җырларга тиеш иде. Без үзебезнең позицияне югалтмаска тиеш.

 

– Опера һәм балет театрының нинди үсеш һәм артка чигенү вакытларын билгеләр идегез? Һәм нәрсәгә бәйле ул?

 

– Театрның үсеше режиссерлардан, дирижерлардан да тора. 1950 елларда ул зур  үсеш кичергән. Ә менә 70 нче елларда “кризис” сизелгән. Зилә Сөнгатуллина, Галина Казанцева, Хәйдәр Бигичевлар килгәч, театр күтәрелеш чоры кичерде.  Гаять зур талант иясе Нияз Даутов булган вакытта татар театры Советлар Союзында билгеле иде. Бүген читтән килеп йөрүче җырчылар күбрәк, үзебезнекеләр исә азрак.

 

– Сез, татар җырчылары, үзегезне театрда кирәксез дип санамыйсызмы?

 

– Татар җырчысы дигәч тә, без татар операсын гына җырлап йөрергә тиеш түгел. Итальян, урыс операсын башкарганда шәхес башкача тәрбияләнә, камилләшә бара. Шулай да, Муса Җәлил театрында татар операсын тыңларга теләүче аудитория зур.  Әнә “Шагыйрь мәхәббәте” аншлаг белән уза. Димәк, аңа ихтыяҗ зур. Татар халкының төрле катламы бар, халык җырларын тыңлаучы яулыклы апалар да, эстраданы үз итүче буын да яши. Алар белән беррәттән, без татар зыялыларының зәвыгын канәгатьләндерерлек тамашалар да куярга тиеш.

 

– Башка милли театр белән чагыштырганда, мәсәлән, Башкорт опера һәм балет театры, безнең театрның дәрәҗәсе нинди?

 

–  Балет өлкәсендә башкортлар бездән чыннан да, алда, башкорт хореография мәктәбе дә тәҗрибәле, җитди. Аларда шактый танылган балет биючеләре укыды. Опера сәнгате белән чагыштырганда, без бер дәрәҗәдә. Ләкин репертуарларында башкорт әсәрләре күбрәк. Алар чит илгә гастрольләргә йөрү белән артык мавыкмыйлар. Ә бездә бу юнәлеш үзмаксат булып тора.

 

– Казах, үзбәк, кыргыз милли театрларында эшләүче җырчылар, биючеләр белән аралашкан, постановкаларын күргәнегез бармы? Театрларының торышы ничегрәк?

 

–  Кызганычка каршы, соңгы елларда сирәк аралашабыз, шуңа да бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белмибез. Ә вакытында, мәсәлән, казахларның бик көчле җырчылары бар иде. Ермәк Сәркибаев – дөньяга танылган тенор, Алибәк Ниишев, Бибигүл Түләгәновалары казах опера сәнгатен югарылыкка күтәрде. Кыргызларда да опера сәнгате яхшы куелган иде, Булат Мәлҗикиев (аның әнисе татар милләтеннән) исән булган чакта кыргыз опера театры көчле иде.  Ә Төрекмәнстанда опера һәм балет театры гомумән ябылды.

 

– Бик күп театрлар аудиториянең кимүе, финанслау турында борчыла. Сезнең театрда бу мәсьәләләр ничек хәл ителә?

 

– Соңгы елларда гомумән театр сәнгатенә акча бик аз бирелә. Барлык театрларның эшчәнлеге авырлык белән бара. Бүген дәүләт сәясәте – спорт. Анда миллионлаган акча түгелә, ә мәдәният читтә кала. Шулай да, дотация дигән әйбер бар, ул булмаса, театр яши алмый.

 

– Шулай да, бюджет калҗасының иң зурысы опера һәм балет театрына эләгә кебек...

 

– Шулайрактыр, чөнки бу сәнгать төре зур акчалар таләп итә. Анда күп кеше катнаша, күп хезмәт түгәргә кирәк.

 

– Опера һәм балет театры гастрольләрдән кайтып керми диярлек. Яхшы күренеш, әлбәттә, ләкин чит ил сәхнәләрендә театр татар тамашаларын куямы? Гомумән, безнең театр башка танылган труппалар белән көч сынаша аламы?        

 

– Йөрүләре яхшы, ләкин татар тамашаларын да күрсәтергә кирәк. Чит илдәге тамашачылар “Подмосковные вечера” һәм “Калинка-малинка”ны гына белә, таный, ә башкалары нинди телдә җырлануы мөһим түгел. “Муса Җәлил”, “Алтынчәч” – дөнья опералары белән якынлашкан әсәрләр. Нидерландка урыс әсәрләрен алып баралар, аларга урысча ни, татарча ни тыңларга, чит илдә иң мөһиме – профессиональлек.

 

Без алар белән көч сынаша алабызмы дигәннән, итальян, алман опера сәнгате әсәрләре берничә гасыр элек язылган, үлмәс иҗат җимешләре бик күп, аларга бүтән иҗат итәргә дә кирәкми. Бүген анда да опера язучылар юктыр, чөнки булганнары да әле йөз еллар буена халыкка хезмәт итәчәк.

 

– Татар опера җырчыларының киләчәген ничегрәк күрәсез? Сезнең буынга алмаш бармы?

 

–  Мин Казан дәүләт консерваториясендә укытам, яшьләр белән эшлим. Еш кына репетицияләрдә булам һәм әйтә алам: киләчәк өметсез түгел. Мөнир Якуповның укучыларын билгеләп була. Мирсәет Сөнгатуллинның улы, Мәсгут Имашевның оныгы шунда укый, җитди эшкә тотына алырлык өметле яшьләр. Консерваториядә татар әсәрләре дә өйрәтелә, “Алтынчәч” ариясе җырлана, татар операларыннан өзекләр куела. Әйтергә кирәк, Казан опера мәктәбе артта калганнардан түгел. Дөнья буенча танылып килгән Альбина Шаһиморатова да Казанда укыган. Ул хәзерге вакытта АКШта яши, бик талантлы җырчы. Димәк, безгә алмаш бар, татар операсының киләчәге юк дип әйтеп булмый. Торгынлык чорыннан соң күтәрелеш чоры килә. Алдагы көннәргә өметләнеп яшик.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 19 | 15.05.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»