|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2015 Фаҗига
Казанда ике пенсионер машина астына эләгеп үлгәнКазанның Вишневский урамында килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәсендә, ике кеше – 77 яшьлек ир-ат һәм 79 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге хәбәр итә. Бу хәл кичә 18.00дә була. “Лада-217230” автомобиле белән идарә иткән 23 яшьлек егет Калинин урамы ягыннан Вишневский урамы буенча Петербург урамына таба барганда, рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган пенсионерларны бәрдерә. Һәлакәт нәтиҗәсендә, ир-ат җәрәхәтләрдән һәлакәт урыныда ук җан бирә. Хатын-кызның исә оча сөяге, аягы, кабыргалары сына. Күп санлы имгәнүләрдән ул хастаханәдә җан тәслим кыла.
--- |
Иң күп укылган
|