поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2015 Җәмгыять

Зөләйха Кыдашева: Икенче иҗек балалары

«Иртән торып тышка чыксам... фанталлардан су алам», – дип җырлыйлармы әле? Юк, фанталлардан су алмыйм, ә күрше-тирә хатыннарының ирләренә, балаларына дәшкән тавышларын ишетәм. Авыл бит, күршеләрнең ни сөйләшкәне колак төбендә.

 Бер яктан Зәлирә тавышы ишетелә:
– Илнара, кызым, тавык-чебешне ашаттыңмы?
– Лилиана, тышта бик эссе, башыңа эшләпәңне киеп чык! – Бусын каршы яктагы Зимфирә кычкыра. Сул як күрше Наҗиянең дә тавышы яңгырап тора, ул оныкларына дәшә:
– Анжелина, Карина, су буенда озак йөрмәгез, Су анасы алып китәр үзегезне!

Аңлагансыздыр, сүзем боларның ни-нәрсә турында сөйләнүләре хакында түгел, ә бала-чагаларының исемнәре турында. Бездә хәзер шундый мода китте: балаларга, бигрәк тә кызларга моңарчы колак ишетмәгән, дөресрәге, чит ил фильмнарыннан сөзелеп кергән ят исемнәр кушалар. Әллә туксанынчы-нуленче еллардагы Бразилия, Аргентина сабын опералары шаукымы һаман да чыгып бетми, әллә... Ул гына түгелдер, татарлыктан качу, яңгыравыклы чит-ят исемнәр артына яшеренү галәмәтедер ахрысы бу күренеш. Терәлеп торган тагын бер күршеләребез, Лилия белән Айдар, кызлары тугач, Самира дип куштылар. Бусы ярый әле, мәйтәм, каяндыр гарәптәнме, фарсы ягыннанмы кергән исем. Мөселман халкы буларак, безнең борынгы (чагыштырмача борынгы, ислам кабул иткәннән соңгы) исемнәребез турыдан-туры Коръәнгә бәйле булганга күрә, Сәлимә, Зәйтүнә, Маһирә, Кәримәләр буыны исемнәрен адым саен ишетеп үстек. Самирасы ярап торыр иде әле, ни дисәң дә, үзебезчә яңгырый. Әйе, әгәр дә аны САМИРӘ дип әйтсәң. Әмма ләкин күршеләрем бер дә алай дими шул: басымны икенче иҗеккә төшереп һәм өч иҗекне дә калын әйтеп, САМИРА диләр. Алдарак аталган Илнара да, Карина да нәкъ шул әйтелештә яңгырый. Лилиана белән Анжеликалары бүтәнчә әйтелә дә алмый инде аның, басым иң соңгы иҗек алдындагысына төшә. Бу балаларның әти-әниләре бик тә заманча, алга киткән кешеләр итеп тоя инде үз-үзләрен! Кая ул, язып-таеп, баласына берәр нинди Мәчтүрә, Фатыйма, Зөбәйдә куша күрмәсеннәр тагы... Камилла кушсалар да рәхмәт. Дөрес, бу исемнең әлеге дә баягы гарәптән кергән Камилә дигәннән урысчагамы, французчагамы яраклаштырылган икәнен бераз чамалыйдыр күпләре. Алай да, Камилә булмасын, ә Камилла булсын (бер Лны өстәгәч, басым да ахырга түгел, ә икенче иҗеккә – И авазына төшә), ничек шәп яңгырый бит!

Беркөн күршедәге эшчеләр бистәсенә – Түбән Троицкига бардым. Анда кибетләр күп, төрлесеннән азык-төлек алдым да, телефоннан такси чакырттым. Таксист дигәнем яшь кенә ханым, янына ун-унбер яшьләрдәге улын да утырткан. Әледән-әле улына эндәшеп ала, йә тәрәзәне ябарга куша, йә каешын эләктермәгәнен исенә төшерә. Улы Давид исемле икән. Урыстелле татар хатыны гаиләсендә кем генә булмас! Бу эшчеләр бистәсе элек-электән интернационал оясы инде: илгә шинель поставы чыгарган зур киҗе-туку фабрикасы эшләп торганга, татары да, чуашы да, урысы да бирегә килеп урнаша торды һәм, барысы бергә буталып, урыслаша торды. Ханым алай да анасы телен онытып бетермәгән, мин аңа татарча дәшәм – аңлый.

– Нәрсә, ирегез яһүдме әллә? – дип сорыйм.

– Нигә? – ди, аптырабрак.

– Соң, улыгыз Давид исемле булганга күрә әйтүем. Бу яһүдләр исеме бит, – дим. – Бәлки Давыттыр?

– Юк, нәкъ шулай – Давид. Ирем дә татар иде, хәзер бергә яшәмибез. Малайга исемне бергәләп кушкан идек. Матур исем бит!
Менә, аңлатып кара син аңа бу исемнең безгә ят икәнен!

Буыннар алышынган саен татар авылында исемнәр галәмәт нык үзгәреш кичерә бара икән. Үзгәреш сурәте ачыграк күзаллансын өчен, үземнең әби-бабайларымнан – унтугызынчы гасыр ахыры-егерменче гасыр башында туган буын кешеләреннән башлап, бүгенгә таба хәрәкәт итик әле. Әниемнең атасы Гыйльмафзал, анасы Гафифә исемле иде. Әти ягыннан – Низаметдин бабакай (миңа фамилия биргән бабам) һәм Бибисара әбекәй. Алар бик дини булганлыктан, сигез балаларының һәркайсына исемне Коръән китабыннан алып сайлаганнар. Иң беренче уллары – минем әтигә Гыйлаҗетдин дип кушканнар. Аннары Гыймазетдин, Нургали, Сафура, Мәрфуга, Монтаһа, Нурислам һәм Зөлкагыйдә китә. Әти үзенең сеңлесе исемен кушып: “Һай-ли, Мәрфуга, Гөлмәрфуга, бар суга. Гөлмәрфуга, барсаң суга, сөйләшербез барсын да...” – дип җырлап йөри иде. Әбекәй-бабакайның төпчекләре Зөлкагыйдә апага (ул миннән өч кенә яшькә зуррак) авылда, исемен бераз үзгәртеп, Зөлкагъдә дип тә, Зөлкаһадә дип тә дәшәләр иде. Хаталаналар дип булмый, ник дигәндә, гарәптән кергән бу исемнең татарча шундый төрлечә әйтелеше булырга мөмкин бит. Соңрак, башкорт егетенә кияүгә чыгып, әллә кая, күз күрмәгән еракка – Гафури районына киткәч, яңа авылдашлары исемен дөрес әйтә алмыйлар, дигән сылтау белән, апабыз Диларага әверелде.

Исем бозу дигәннән. Ленин-Сталин кояшында кайнарланып үскән буын вәкилләре, ягъни мәсәлән безнең әти-әниләр, татарны үзенең гадәти, традицион исемнәреннән ерагайтуга яхшы ук саллы өлеш керттеләр кебек. Һәрхәлдә, безнең гаиләдә әтинең исеменнән “этдин”не кисеп ташлап, укытучы әнием Галәҗ дип атап йөртте. Гыйлаҗ яки Гыйләҗ дә түгел, ә нәкъ менә биш кенә хәрефле Галәҗ! Әнинең хезмәттәше, дусты Ямал апаның ире Әмирҗан абый да Әмир генә булып калды. Ямал апаның үзенең тулы исеме ничек булгандыр – Миңлеямалмы, Йөзлеямалмы – анысын белмәдек. Мәктәпнең алыштыргысыз директорына укучыларның ничәмә-ничә буыны Гыймаз Сәхапович дип дәшеп йөрде. Фронтовик, коммунист директор абыебызның тулы исеме Гыймазетдин Сәхабетдинович икәнен үсә төшкәч кенә чамаладык.

Ә үз балаларына безнең әти-әниләр исемнәрнең яңача, “заманча” яңгырашлыларын кушарга тырышканнар, билгеле. Миңа, баш балага, Флюра дигән исемне авылда эшләп киткән шәфкать туташы исеменнән алып кушканнар. Ни аңлата бу исем, кайсы телдән кергән, безгә төсме андый исем кушу – бу хакта уйланып тормаганнар, күрәсең. Ошый – бетте-китте! Ә менә миңа ошамый. Латин тамырыннан – үсемлекләр дөньясы (флора) дигәнне аңлатучы сүздән ясалганын беләм. Французча чәчәк дигән мәгънәсе бар. Матур да кебек. Татарчалаштырып, Флүрә дисәләр дә яратмыйм. Гомумән, ике тартык аваз янәшә, бүленми торган иҗекле сүзләрдән ясалган исемнәрне җенем сөйми (мине күпләгән Флүрәләр, Флүзәләр, Глүзәләр гафу итсен!). Шуңа күрә үскәндә еш кына бу мәсьәләдә әни белән сүзгә килә идек. Һичьюгы, нигә шунда берәр төрле чын татарча (дөресрәге, чын гарәпчә, мөселманча!) Фатыймамы, Хәдичәме, Әминәме кушмадыгыз, дип бәйләнә идем әнигә. Монда килененең “сәвитчә” укытучы, искелекне өнәмәүче, кызыл агитатор булуына пошынган әбиемнең миңа тәэсире көчле булгандыр, мөгаен: әбекәйләрдә никадәр озаграк кунак булып йөрсәм, әнигә бәйләнергә шулкадәр күбрәк сәбәпләр табыла иде...

Үземә биш яшь ярым чакта сеңлем туды. Бу вакытта мин инде хәреф таныйм, алай гына да түгел, татарча бастырылган, кирпеч калынлыгы Коммунистлар Партиясе тарихын кычкырып укып утыра торган “укымышлы” бала идем. Сеңлекәшкә исем кушу вакыйгасы бераз истә калган. Әлеге дә баягы, Бибисара әбием коткысы: ул миңа бик ныклап сеңдереп җибәргән, андый-мондый тагы берәр “сәвримүнни” исем кушып, баланы бәхетсез итә күрмәсеннәр, янәсе. Фирдәүс исемен кат-кат тукып, хәтеремә сеңдереп кайтарган. Исем кушучы бабай, мулладыр инде, сеңлемнең колагына әни-әти сайлаган исемне кычкырып өлгергәнче, мин кара тавыш чыгардым: “Фирдәүс! Фирдәүс кушасыз! Бүтәнне кушарга ярамый!” Әти мине күтәреп, түр бүлмәдән алып чыгарга маташканда, ишек башына ябышып калганымны, яман каты кычкырып, әбекәй әзерләп куйган исемне кат-кат тәкрарлаганымны хәтерлим. Үз дигәнемә тәки ирештем бит, сеңлем менә 56 ел инде Фирдәүс булып яшәп ята! “Коръәндә булмаган исемне кушарга ярамый, балам”, – ди иде әбекәй. Ә Фирдәүс ул җәннәт бакчасы дигән сүз икән.

Энекәшкә дә юньле исем тәтемәгән буласы иде. Ярый әле, минем исем тарихына охшашлы рәвештә, авылга килеп эшләп киткән Әхнәф исемле агрономны әти бик хөрмәт итеп, дуслашып калганга күрә, аның исемен улларына кушканнар.

Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында мәктәптә укыган безнең буын балалары ниндирәк исемнәр йөрткән икән? Безнең сыйныфта үтә дә заманча, ләкин татарга ят Флюра белән Римадан ( Римма түгел, ә бер генә “м”лы Рима) башка, берничә “искелек калдыгы” – Мөкәррәмә, Фәйрүзә, Сәфинә, ә малайлардан Халит, Шамил, Миргали, Фәтхелбаян (шәп бит – Фәтхелбаян!), Мөфәссир, Газизуллалар укыды. Югарырак йә түбәнрәк бүтән сыйныфларда да ярыйсы ук искечә яңгырашлы Мотыйгулла, Әхияр, Гыйздетдин, Фәварис, Нурислам, Рәйсә, Гамыйлә, Кифаялар бар иде. Димәк, авылдашларым арасында үз балаларына ата-бабадан килгән исемнәр бирүдән тайчанмаган, көчле тамырлы кешеләр дә күп булган икән әле! Югыйсә, болар инде Октябрь инкыйлабыннан соң туып, милләтләрне бер казанга салып кайнаткан Сталин чорында үскән, күбесе Бөек Ватан сугышында катнашып, бүтән халыклар белән аралашып кайткан кешеләр. Балаларының исемнәре – үзе бер лакмус кәгазе кебегрәк: артык кызылланып, авыл интеллигенциясе сыйфатында йөргәннәренең балалары ул заманда ук Флүс, Марс, Эльс, Луиза, Эльза, Роберт, Клара булып үссә, гади генә терлекче, сыер савучы, механизатор балалары, кагыйдә буларак, иске исемнәргә тугры калганнар. Ә гомумән, бу чорда инде, нинди социаль катламнан булуына карамастан, халыкның күпчелек өлешендә гадирәк әйтелешле, гадәттә, ике генә иҗектән торган исемнәр кушу шаукымы көчәя бара. Минем яшьтәшләрем арасында Гамир, Дамир, Равил, Ирек, Рәфис, Роза, Илдар, Илшат, Ришат, Раилә, Рәйфәләр күп очрый.

Такташ үзенең Алсуын 1929 елда язган – бу исем шул заманда ук ясалган булган. Ә менә Алсулык шаукымы безне, ялгышмасам, моннан кырык-илле еллар элек кенә басып китте. Татардагы Алсуларның иң өлкәненә бүген, күп булса, алтмыш яшь бардыр. Яшьрәкләре күз алдында – әнә, безне илгә таныткан Алсу Сафина бар. Ләйсәннәрнең дә яше шул тирәдә булыр. Инде килеп, егерме-утыз еллар элегрәк милләтне Алина, Элиналар басты. Марат белән Ренатны, Тимур белән Альбертны инде әйткән дә юк, шундый исем ишетсәң, әгәр ул яһүд булмаса, әбәзәтелне татар булып чыга! Римма, Алина, Элина кебек исемнәрнең дә төптә яһүд исемнәре икәнен күбебез белми дә, абайламый да. Бүген исә, бая сүземне башлаганда аталган Анжелаларга, Лилианаларга килеп егылдык, димәк, кайсы халыктан, нинди телдән кергән исем икәнен уйлап тормас хәлгә төшеп, тәмам көпшәкләнгән, җебегәнбез. Тутый кошка охшап, теләсә нинди яңгыравыклы исемгә килеп тотынабыз.

Бүгенге исемнәрнең ниндилеген, аларның кабатлану ешлыгын белергә теләсәң, радионы гына ач та, туган көн котлауларына багышланган тапшыруны тыңла. Вәт анда исемнәр, минсиңайтим! Авылда күбрәк Уфадан “Юлдаш” радиосын тыңлаганга, миңа Башкортстанның татар, башкорт исемнәре картасы яхшырак күренә. Менә Кыйгы районыннан Эльвина, Эльмир, Валерик (Валерий түгел, югыйсә, татар түгел дип уйлар идең), Револь, Румания (Румыния түгел) әти-әниләрен юбилейлары уңаеннан котлыйлар... Каян гына табып бетергән бу бәхетле ата-ана үз балаларына мондый исемнәрне дип шаклар катып торам. Ә менә болары, сөбханалла, күз генә тимәсен, кыска булса да, килешле генә исемнәр кушканнар икән: Кырмыскалыдан Рәшит абзыйны балалары, оныклары Әмир, Тимур, Булат, Әдилә котлыйлар. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, уйлап тотынгач, куян койрыгыдай кыска гына исемнәрдән дә чын үзебезчәсен табып була икән бит. Хәзер, гомумән, аңлырак татарлар, шәһәр җирендә бигрәк тә, Әмир, Гадел, Шакир, Кәрим, Булат кебек җиңел әйтелешле, бер үк вакытта мәгънәле мөселманча исемнәр куша башладылар. Ә тагын да аңлыраклары, милли аңны белгән һәм киптереп элгәннәре, зыялылары баласына, оныгына тарихи шәхесләребез, данлы-шанлы чорларыбызның маяклары булып калган ханнар, батырлар, шәехләр, галимнәр, язучылар исемнәрен кушалар. Баязит, Сөләйман, Нурсолтан, Сөембикә, Илһам, Нурихан, Туфан, Чыңгыз, Нурбәк, Атилла, Минтимер, Җәлил кебек исемнәр бүгенге һәм киләчәк буын яшьләренә кемлегебезне, каян килгәнебезне һәм кая таба барырга тиешлегебезне искәртеп торалар! Үзем дә бит, паспортта Флюра булсам да, “Йосыф-Зөләйха” кыйссасындагы фиргавен хатыны, Йосыфка Алла тарафыннан вәгъдә ителгән һәм ярәшелгән чибәр Зөләйха исемен тәхәллүсем итеп алдым. Мин бу исемне яратам.


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.07.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»