|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2015 Җәмгыять
Рифкать Миңнеханов җырчы ЮХИДИ хезмәткәрләре видеосына бәя бирде (ВИДЕО)Интернетта пәйда булган әлеге видео тиз ара эчендә популярлык казанды. Әлмәтнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре "чыгышын" мактаучылар да, яманлаучылар да, "Хәзер эштән куылырлар инде", – дип борчылучылар да җитәрлек булды. – Нишләп әле аларны җәзага тартырга? Җырлаган вакытта юл йөрү кагыйдәсен бозмыйлар: куркынычсызлык каешын эләктергәннәр, тизлек арттырмыйлар, юлны күзәтеп баралар, – дип җавап биргән Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. – Әлеге роликны карадым, миңа ошады. Яхшы җырлаганнарын яратам. Ә алар, дөрестән дә, яхшы җырлады. Рәхәтләнеп көлдем дә, әлбәттә. Артистлык сәләтләре бар егетләрдә. Аларга сәхнәдә чыгыш ясарга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|