|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2009 Җәмгыять
ЙОЛДЫЗ МИҢНУЛЛИНА: «ШИГЫРЬ УЛ – ТӨНӘТМӘ...»Йолдыз Миңнуллина... Авылдагы кызларның озын толымнарыннан тарткалап үскәнгәме, аның киенү рәвеше минем өчен шактый ук гаҗәп тоела иде. Ә инде аралаша башлагач һәм иҗаты белән танышкач, аның үзенчәлекле шигырьләре тагын да шаккатырды. Хәтерлим әле, бервакыт Йолдыз университеттагы төркемдәшләренә бәхәстә оттырды һәм җәза рәвешендә ике атна буе биек үкчәле аяк киемнәреннән һәм озын күлмәктән укырга йөрергә тиеш булды. «Урамга чыгуга ук озын күлмәккә абынып егыла идем. Университетка элекке киемнәремнән барам да аулак почмакта минем өчен газап булган озын күлмәкләрне киям», – дип искә ала хәзер ул чакларны. Болар барысы да гадәти тормышта. Ә бүген без аның белән шигърият хакында сөйләштек. – Шигырь ул?..
– Бу сорауга җавап бирү бик авыр. Шигырь ул – төнәтмә. Ниндидер тойгылар, мизгелләр. Мәсәлән, җәй көне яшелчәләрне тозлап, базга төшереп куясың. Сиңа кирәк чакта шунда төшәсең дә кирәген алып менәсең. Шигырь дә шулай. Китап укыйсың һәм сине шул язучының тойгылары, халәте биләп ала.
– Базга төшү процессы ничек соң ул?
– Мин аны махмырлык белән чагыштырыр идем. Аның белән интеккән кешеләр гел шул хакта гына уйлап йөри бит. Шигърияттә дә шулай ук. Сиңа кирәк булгач, базга төшеп, әйтик, Зөлфәтне алып менәсең. Шуннан соң яхшы халәттә йөрисең – «баш төзәлә». Аннары тагын башкасын «алып менәсең»...
– Төнәтмә савытын ничек тутырырга?
– Резонанс кирәк. Синең эчке халәтең белән тышкы дөньяң бер ешлыкта тибрәнергә һәм кисәк сикереш ясарга тиеш. Шул мизгелдә шигырь туа. Әгәр ике дөньяң бер булмаса, тышкысы киң булып та, эчкесе тар икән – шигырь тумый.
– Төнәтмә савыты ташый башласа...
– Ул шигырь туу вакытыдыр, мөгаен. Мондый чакта беркемне дә укымый башлыйсың. Шигырь ул – мәхәббәт аңлату. Ә аңа бөтенесе дә керә.
– Мисал өчен, моннан ничәдер ел элек язылган «Шәһәр чаганнары» циклында син кемгә, нәрсәгә мәхәббәт аңлатасың?
– Ул – мәхәббәттән соңгы халәт, ягъни үз-үзеңә кайту дип атала. Күпмедер вакытлар үткәч, башыңны күтәреп карыйсың да күкне күрәсең һәм аңлыйсың: күк һаман да бер урында торган, бары син генә читтә йөргәнсең. Ярату объектка бәйле түгел, ул теләсә нәрсәгә юнәлергә мөмкин.
– Син шигырьләреңне язганда хисләр агышына буйсынасыңмы, әллә моны кемдер укыячак, ул аңласын әле дигән уй да буламы?
– Берәүне дә күз алдында тотмыйм. Андый уй туганы юк. Бәлки ялгышамдыр да... Бу очракта Галәм белән бергә-бер каласың. Аннары шунысы да бар: син язганны һәркем үзенчә аңлый. Мәсәлән, мин яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланган цикллар яздым. Шуны шагыйрә Фәйрүзә апа Мөслимова укыды һәм: «Бу бит «Болгар» номерларын җимерү турында!» – диде. Димәк, аны шул проблема борчый һәм ул минем шигырьдә дә теләгәнен тапкан.
– Шигъриятендә һәм тормышта капма-каршы кебек тоелган шәхесләр бар. Ә сине алай аеру мөмкин түгел сыман...
– Тормышта да шигъриятеңдәге халәтеңне сакларга мәҗбүрсең. Менә мин синең белән бүген ачылып сөйләшәм. Бу һәркем белән дә шулай түгел. Әңгәмәдәшемә карап, мин дә төрлечә сөйләшә алам. Ә син ике кеше дип санаган шагыйрь дә, бәлки, шулай башкалар янында ачыладыр...
– «Теорияне белмичә шигырь язып булмый», «шигырь язарга өйрәнү» дигәнрәк сүзләрне ишетергә туры килә...
– Әгәр кешенең эчендә ниндидер инкыйлаб булмаган икән, башкаларга тәэсир итә торган шигырь тумый. Дөрес, теорияне өйрәнеп, такмак яисә матур шигырь дә язарга мөмкин. Шул ук вакытта аны белү барлык шагыйрьләр өчен дә мөһим дип саныйм. Телнең закончалыкларына төшенү, шигырьне ниндидер бер калыпка кертү өчен кирәк ул. Ләкин беренче чиратта түгел...
– Димәк, теләгән һәркем шагыйрьлеккә омтыла алмый?
– Минемчә, ул – гөнаһ. Язмыш шундый кызык әйбер инде. Мин бу хакта еш уйланам. Менә Тукайны гына алыйк. Ул ятим үскән. Уйлап карасаң, әти-әни барыбер кешене ниндидер бер кысаларда тота: алардан куркып яисә борчымаска теләп без нәрсәнедер татып караудан, нидер эшләүдән тыелабыз. Ә Тукайда андый «проблема» булмаган. Шул ук хәл Мөдәррис Әгъләмдә дә күзәтелә. Бәлки бу минем беркатлы фикер йөртүемдер, шулай да чын шагыйрь кеше әлеге кысалардан алдан ук «чистартылып» куелмыймы икән?!.
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|