|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2015 Мәдәният
Чемпионат кысаларында Камал театры нинди спектакльләр күрсәтәчәк7-15 августта FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 9 спектакль тәкъдим итә. Спектакльләр рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Татарстан театрлары арасыннан бер Камал театры гына Чемпионат вакытында спектакльләр күрсәтә. Спектакльләр циклы Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән башлана һәм тәмамлана. Бу очраклы түгел, чөнки “Зәңгәр шәл” күптән инде театрның “йөзек кашы”на әверелде. Әлеге пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйналып килә. Һәр буын тамашачы аны яратып кабул итә. Спектакльне 7 августта 19.00дә һәм 15 августта 18.00 сәгатьтә Камал театры сәхнәсендә карарга мөмкин. 8 август 18.00 – 109 сезонның шаулы премьерасы - режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакле. Баш рольдә тамашачыларның яраткан артисты – Фәнис Җиһанша.
--- |
Иң күп укылган
|