поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.07.2015 Җәмгыять

Түбән Новгородта татар эшмәкәре яңа медпункт ачты

Соңгы елларда оптимизация кысаларында авылларда медицина учреждениеләре ябылу очраклары күпләп күзәтелә. Ә кайбер авылларда меценатлар тырышлыгы белән яңалары ачыла. Узган атна уртасында Т.Новгород өлкәсе Сергач районы Грибан авыланды да яңа медпункт эшли башлады. Аны Мәскәүдә яшәүче эшмәкәр Рәис Әхмәт улы Гафуров үз акчасына төзеткән.

Кайчандыр шул урында Рәис әфәнде үзе яшәгән. Тик, кызганычка каршы, 1991 елда янгын чыгып аларның йортлары юкка чыга, утта әнисе дә вафат була. Еллар үткәч, шул урыннан ерак түгел ул яңа өй төзи, ә туган йорты янында скважина казыта. Аның суы бигрәк тәмле икән. Күбесе халык шуннан су ала. Рәис әфәнденең халкы өчен тагы бер изге гамәл кыласы килә һәм ул шунда медпункт төзетергә ниятләнә.

Авылда елга якын инде фельдшер юк иде. Ә күбесе өлкән яшендәге авыл халкы өчен медицина хезмәтенең кирәклеге һичшиксез. Шуңа күрә Рәис әфәнденең бу бүләген изге гамәл дияргә була.

Медпункт 15 июльдән эшли башлады. Анда сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган. Авыруларны атнага биш көн Сергач¬тан килеп фельдшер-акушер Галина Ивановна Батяй кабул итәр. Аның хезмәт стажы утыз елга якын, зур тәҗрибәле белгеч. Грибанга фельдшер кирәклекне белгәч һәм эш шартлары белән танышкач ул озак уйламыйча ризалашкан. Аны һәр көн эшкә йөртер өчен транспорт чыгымнарын да, өстәмә эш хакы түләүне дә үз өстенә алган Рәис әфәнде. Шулай ук биредә анализ бирү һәм диспансеризация узу мөмкинлеге дә булдырылыр, ашыгыч ярдәм күрсәтер өчен дарулар запасы тупланган.

Медпунктны ачу тантанасына Сергач район үзәк кастәханәсенең баш табибы урынбасары Елена Петровна Малюгина да килгән иде. Ул Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов белән бүлмәләрне карагач, аларга югары бәя бирде. Грибанлылар белән аралашып, аларны борчаган сорауларга да җаваплар кайтарды Елена Петровна.

Грибан халкы күпләп килде бу көнне бирегә. Рәис әфәнде үзе анда булмаса да, барысы да ихлас күңелдән аңа рәхмәтләрен белдерделәр һәм иң изге теләкләр теләделәр.

Елена Петровна да Сергач районы администрациясе исеменнән аңа рәхмәт сүзләрен белдерде, ә Камка администрациясе башлыгы Мөнир Шәймәрданов авылдашлары өчен башкарган изге гамәле өчен Рәис әфәндене Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Әйтәсе дә юк, Рәис әфәнде изге эш башкарган. Шундый мәрхәмәтле, юмарт егетләребез булганда авыллар яшәр әле.


Илнар САДЕКОВ
Туган як
№ --- | 28.07.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»