|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2015 Җәмгыять
Күп сөйләшсәң – төрмәгәРоссия Дәүләт Думасында Россиягә каршы пропаганда алып барган өчен җәза каралган закон проекты эшли башлаганнар, имеш. Җәза катгый: матбугат чаралары аша ил нигезен какшата торган пропаганда алып барасың икән, ун елга кадәр төрмә шулпасын чөмерү перспективасы көтә. Яңа закон табадан төшә калса, Дума депутатларына, Федерация Советы әгъзаларына, оппозицион сәясәтчеләргә каршы кулланылырга ихтимал, ди. Дәүләт Думасының конституцион закончалык комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Вяткин, Россиядә сүз иреге булуын искәртү белән бергә, кануни чикләүләр кертелергә тиешле темалар да барлыгын таный. Аның белән килешик: югары трибуналардан сүз аласыңмы яисә матбугат аша чыгыш ясыйсыңмы, сүз өчен җаваплылык тоярга тиешсең. Тик депутатлар үзләре дә, сәясәтчеләр дә бер нәрсәгә шик белдерә: илгә каршы пропаганда алып бару төшенчәсе артык киңәеп китеп, хөкүмәт кабул иткән карарларны объектив рәвештә тәнкыйтьләгән өчен дә эзәрлекләнү куркынычы барлыкка килмәсме? Кануннарны төрлечә кабул итәргә, кабул ителгәннәрен төрлечә шәрехләргә була, билгеле. Бу уңайдан тарихтан патша Александр III белән бәйле вакыйга гыйбрәтле. Ул идарә иткән чакта, имештер, Орешкин фамилияле бер солдат кабакка кереп исергәнче эчкән һәм гауга чыгарган. Аны император галиҗәнаплары портретына күрсәтеп тынычландырмакчы булганнар. Исерек солдат моңа каршы: “Төкердем мин сезнең галиҗәнап императорыгызга!” – дип җавап биргән. Аны, билгеле инде, кулга алганнар, императорны хурлаган өчен җинаять эше ачканнар. Эш белән император үзе дә танышкан һәм аның тишек бер тиенгә тормавын аңлаган һәм җинаять эше салынган папкага резолюция сырлаган: “Җинаять эшен туктатырга, Орешкинны азат итәргә, моннан соң минем портретларны кабакларга элмәскә. Орешкинга тапшырыгыз: мин дә шулай ук аңа төкердем”. Бүгенге экстремизм белән көрә-шүчеләр Александр IIIтән үрнәк алып, кайбер вак-төякләргә төкереп карасалар, ярыйсырак буласы шикелле. Ә менә зур сәясәтчеләрнең уйламый әйткән гаугалы белдерүләре, ил эчендә һәм тышкы мәйданда ызгыш чыгара торган чыгышлары вакытында һәм тиешенчә бәяләнеп, чабулардан вакытында тартылса, бик күп конфликтлар булмый кала алыр иде, бәлки. Тик боларын да төрмәгә ябып мәшәкатьләнү кирәкмәс кебек, мандатлардан мәхрүм итү дә җитә.
Рәшит Фәтхрахманов |
Иң күп укылган
|