поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.07.2015 Җәмгыять

«Чәкчәк»ләр Бакырчы авылында көтү көтте (ФОТО)

Гомереңдә беренче тапкыр көтү көтәргә бару һәркемнең хәтерендә озак саклана. Ә кулдашларың радио ди-джейлары булса, көтү көтү әле шактый күңелле эшкә дә әверелә.

«Болгар» радиосының «Чәкчәк шоу» иртәнге тамашасын өч ел дәвамында тыңлаучылар яратып өлгерде. Җитмәсә, алар еш кына тыңлаучылары белән радио аша гына түгел, ә күзгә-күз дә очраша. «Чәкчәк шоу – көтүдә» проекты – шундыйларның берсе. Уеннан гына башланып киткән бәйге зур бер проектка әверелде.

Бәйге шартлары буенча, республика авылларында яшәүчеләр үзләре урынына радио алып баручыларын көтү көтәргә җибәрергә гариза язды. Ул гаризаларны башкалар СМСлар белән хупларга тиеш иде. Бәйге финалына Яшел Үзән районының Бакырчы авылы һәм Актаныш районының Табанлы Күл авылы халкы чыкты. Тик беренчеләр өлгеррәк булып чыккан: алар СМСларны күбрәк җибәргән. Өстәвенә, алар шигырьләр, шигарьләр уйлап чыгарып кына калмаган, ә рэп та яздырган. Шулай итеп, яраткан ди-джейлары Айгөл Хәйруллина, Марсель Әхмәдуллин, Рөстәм Гайзуллин белән очрашу бәхете нәкъ менә Бакырчы авылы халкына елмайды. 

Авыл халкы көтү көттерергә ничек әзерләнгән?

Соңгы мәгълүматларга караганда, Бакырчы авылында 357 кеше яши. Аларның 189 эшли, 17 яшькә кадәрге балаларның саны – 76. Авыл халкы «йолдыз»лы көтүчеләр килүенә әзерләнеп торган. Кичә төнлә шушы авылга килеп төшү белән, кешеләр безне зур чәк-чәк, шигырьләр белән каршы алды. Моннан тыш, бүген 20.00гә планлаштырылган “Кичке уен” дип аталган татар эстрадасы артистлары концерт программасы өчен махсус сәхнә дә ясаганнар. Бу эштә Бакырчының 40лап ир-аты катнашкан. Оештыру эшләренә аеруча зур өлеш кертүчеләр арасында - Сәлимҗан Шәмсиев, Әнәс хәзрәт белән Рәшидә абыстай Закировлар, Миләүшә һәм Рафис Сәлахиевлар.

Көтү көтүнең ние бар?

Көтүчене нәрсәсез күз алдына китереп булмый? Әлбәттә, чыбыркысыз. Бакырчылылар аларны тасмалар тагып ясаган. Ди-джейларның һәрберсендә – көтүче букчасы. Алар барысы да төрле. Айгөлнең сумкасы иң гламуры булгандыр, мөгаен. Чөнки бары тик анда гына җилпәзә (веер) һәм көзге бар иде. Егетләр букчаларының берсендә – бинокль, икенчесендә сыбызгы бар иде. 

Көтүчеләр иртәсе сәгать биш тулганда башланды. Бакырчы авылы халкы көтүне бер урынга китерде. Шунысы кызык: монда көтүгә 70 сыер, 90лап сарыктан кала, 2 кәҗә дә чыга икән. Соңгыларының хәтта үз исемнәре дә бар – Җәмилә белән Кәч-кәч.

Бакырчылылар «Чәкчәк»ләрнең көтү көтүенә хайваннарын да бизәгән. Араларында Россия һәм Татарстан әләмнәре төсендәге тасмалар такканнары да, сыртларына «Чәкчәк шоу» дип язып куйганнары да бар иде. Бакырчы сарыкларын спортчылар диярсең! Алар бара торган җирләреннән трамплиннан сикергән кебек, сикереп баралар. Моңарчы өй хайваннарының җиңел атлетика белән шөгыльләнгәннәрен күргәнем юк иде минем!

«Чәкчәк шоу» радиотамашасы ди-джейларын үз күзләре белән күрергә дип, бөтен авыл җыелды. Көтү куарга килгән апа-абыйлар, әби-бабайлар ачык һәм гади булып чыкты. Шул арада ук алар «Чәкчәк»ләр белән әңгәмә дә корып җибәрделәр. 

- Сыерларыгыз сөт бирәме? – ди «Чәкчәк»ләр.

- Моңарчы бирәләр иде. Бүген – ашатуыгыз карап инде, – дип шаяртты авыл халкы.

Аллага тапшырып, сәгать иртәнге алтыда юлга кузгалдык. Бакырчылар безгә хәерле юллар теләп, озатып калды. Көтүне кая алып барасын «Чәкчәк»ләргә Бакырчы авылы халкы күрсәтте. Башта көтүне туктатып, аларга “җиңелчә иртәнге аш” ашарга “мөмкинлек бирдек”. Ягъни, сыерлар бераз үлән чемченеп алды. Ул вакытта мин әле шундый озын юл үтәсемне күз алдына да китермәгән идем.

Бара торгач, без Денис чокыры, Каенсыз урманлыгындагы күлгә килеп чыктык. Шунда инде безнең көтүебез бераз иркен сулап куйды: үз көйләренә ашады...

«Чәкчәк»ләрне яраттылар

«Чәкчәк»ләр көтү көтеп кайткач, кичке уен оештырырга Казаннан бер төркем артист килеп, Бакырчы авылы халкының күңелен күрәчәк.

– «Чәкчәк»ләр белән көтү көтәргә бик күңелле булды. Алар берсеннән-берсе үзенчәлекле, фантазиягә бай кешеләр, – дип сөйләде Миләүшә Сәлахиева.

Кызганыч, Бакырчы авылында Мәдәният йорты юк. Бу проблеманың тиздән хәл итүен чын йөрәктән телиләр алар. Тик шулай булуга карамастан, бакырчылылар рәхәт итеп яши белә: һәр урам чиратлашып, бәйрәмнәр оештыра икән.

Әйтергә кирәк, Бакырчы халкы көндәшләрен дә онытмаган. Әнәс хәзрәт киңәше белән, финалга чыккан икенче авыл - Табанлы Күлгә көз көне “чәкчәк”леләр концерт белән киләчәк икән.

Фото №1

Фото №2

Фото №3

Фото №4

Фото №5

Фото №6

Фото №7

Фото №8

Фото №9

Фото № 10


---
Интертат.ру
№ --- | 28.07.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»