|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2015 Язмыш
Татар җырчылары беренче тапкыр Казанның балалар хосписын күрде (ФОТО һәм ВИДЕО)23 августа Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта үтәчәк “Иске Казанда милли моңнар” хәйрия фестивалендә катнашачак җырчылар балалар хосписы белән таныша башлады. Үтеп киткән атнада Илнар Ялалов, Марсель Вагыйзов, Нурзадә, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемне Анжела Вавилова исемендәге хәйрия вакыфы рәисе, һоспис җитәкчесе Владимир Вавилов һәм баш табибә Галия Хисамова каршы алды. Хәйрия фестивалендә чыгыш ясаячак җырчыларның икенче төркеме балалар һосписы белән 28 июльдә танышачак. Анда Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дилә Нигъмәтуллина, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов булачак. Аларның барысы да Анжела Вавилова исемендәге хоспис белән беренче тапкыр таныша. Сезгә үткән очрашудан фото һәм видеоларны тәкъдим итәбез. Фото №1 Фото №2 Фото №3 Фото №4 Фото №5 Фото №6 Фото №7 Фото №8
--- |
Иң күп укылган
|