|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.07.2015 Мәдәният
Ваһапов фестивале тәкъдим итә: “Хәйдәр Бигичев ядкәре”17 сентябрьдә Татар дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дигән махсус проект тәкъдим итә. Әдәби-музыкаль кичә татар халкының мәшһүр җырчысы Хәйдәр Бигичевның якты истәлегенә багышлана. Программада Х.Бигичев репертуарыннан романслар, арияләр, җырлар, халык көйләре, шулай ук татар-башкорт эстрадасының иң матур үрнәкләре урын алачак. Аларны Илһам Вәлиев, Фадис Ганиев, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Фердинанд Сәләхов, Ярамир, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Хисмәтуллина, Рифат Шәрәфетдинов, Гүзәл Җиһаншина, Рөстәм Насыйбуллин кебек җырчылар башкарачак. Рәсим Ильясов җитәкчелегендә “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры, Рамил Курамшин, Ринат Вәлиев кебек музыкантларның катнашуы нур өстенә нур булачак. Кичәнең махсус кунаклары – Зөһрә Сәхабиева һәм Халидә Бигичева. Проектның продюсеры – Рифат Фәттахов. Бөек җырчы истәлеген күңелләрендә саклаучы, чын татар җырының кадерен белүче тамашачыларны 17 сентәбрьдә Татар дәүләт филармониясе залына чакырабыз. Билетлар – филармония һәм шәһәр кассаларында. Белешмәләр өчен – 2960627.
--- |
Иң күп укылган
|