поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.07.2015 Бәйрәм

Казанның 1010 еллыгына багышланган Сабан туе була (ПРОГРАММА)

1 августта Татарстан башкаласының Мирный бистәсендәге Каенлыкта уздырылачак Сабан туенда 70 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәм сәгать 11.00 дә башлана. Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре тулы көченә алып барыла. Сабан туе театральләштерелгән пролог белән башланып китәчәк. Быел Казанның 1010 еллыгын каршылавын исәпкә алып, анда башкалага нигез салыну риваяте сәхнәләштерелер дип планлаштырыла. Прологтан соң татар эстрадасы җырчылары һәм республиканың әйдәп баручы бию коллективлары катнашында бәйрәм концерты башлана.

Сабан туеның төп мәйданында урнашачак милли утарлар зонасында казанлылар һәм башкала кунаклары республикада яшәүче халыкларның традицияләре, мәдәнияте, көнкүреше белән таныша ала. “Әлеге утарларны әзерләүдә Татарстанның 11 муниципаль районы катнаша. “Һөнәрчеләр ярминкәсе”ндә сувенир продукциясе тәкъдим ителә. Биредә һәркем үзен тимерчелек, чүлмәк ясау, кәрзин үрүдә сынап карарга мөмкин”, – дип сөйләде Айгөл Гонышева. Бәйрәмнең иң кечкенә кунакларын исә “Балалар Сабан туе” кысаларында “Күңел ачу йолдызлыгы” аттракционнар аллеясы сөендерәчәк.
 
Моннан тыш, Каенлыкның урман-парк зонасында башкаланың фольклор коллективлары чыгышларын, “Краски Сабантуя” һәм “Сабан моңы” тематик концертларын тамаша кылу, кызыклы интерактив уеннарда, традицион бәйрәм конкурсларында, бүләкләр уйнатуда катнашу мөмкинлеге булдырыла.
 
200дән артык көрәшче Сабан туе батыры булу өчен бил алышачак. Баш батырга сарык тәкәсе һәм “Лада Калина” автомобиле тапшыру күздә тотыла.
 
Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп узганча, быел Казан Сабан туен Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашучылар, илкүләм федерацияләр вәкиләре, шулай ук 31 июль-1 август көннәрендә уздырылачак Евразия җирле хакимиятләре конгрессы делегатлары да тамаша кылыр дип көтелә. Алар бәйрәм уздырыла торган мәйданга махсус транспортта китереләчәк.
 
Быел Сабан туен оештыруга җәмгысе 30 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, әлеге сумма узган елдагыдан әллә ни аерылмый.
 
Төп мәйдандагы бәйрәм чаралары 15.00дә төгәлләнеп, Казан ипподромында дәвам иттереләчәк. Биредә кунакларга ат чабышы, спорт ярышларыннан тыш, татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт программасы тәкъдим ителә.
 
Куркынычсызлык һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү максатыннан, Сабан туе вакытында Мирный бистәсендәге Каенлыкта һәм ипподромда хокук саклау органнары вәкилләре патруль торачак, шулай ук медицина хезмәткәрләре кизүе оештырыла.
 
Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп узганча, бу көнне “Казан Арена” стадионы янында урнашкан “FINA” паркында да Сабан туена аваздаш бәйрәм чаралары, шулай ук татар эстрадасы җырчылары катнашында концерт уздыру ниятләнә.

Ләйсән ИСХАКОВА
Татар-информ
№ --- | 27.07.2015
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»