|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2015 Җәмгыять
Хатын-кызлар арасындагы дуслык турында ишетсәм, елан һәм ташбака турындагы мәзәк искә төшә“Ир-атлар арасында бәлки, чыннан да, дуслык бардыр, ә менә хатын-кызлар арасындагы дуслык турында ишетсәм, елан һәм ташбака турындагы мәзәк искә төшә. Елан ташбака өстенә утырган да, икәү суда йөзеп бара икән болар. Елан: "Хәзер тешләсәм, бу мине суга ташлаячак", – дип уйлый. Ә ташбака исә: "Хәзер суга ташласам, шунда ук тешләячәк", – дип тын да чыгармыйча бара ди. Хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр дә күп очракта әнә шундый”. Динә Ш. Андыйлар әйтүенчә, дуслык җепләрен өзүгә китергән төп сәбәп – мәхәббәт. “Гүзәл затларга бер үк егет ошый башласа, алар шунда ук көндәшләргә әйләнә”, – дигәннәр. Ә менә сораштыруда катнашучыларның 15 проценты хатын-кызлар арасында дуслык була алуына гомумән ышанмый икән. Алар моны тормыш тәҗрибәсе белән аңлаткан. Мәсьәләгә белгечләр дә ачыклык кертергә тырышкан. Кайберәүләр әйтүенчә, хатын-кызлар үзара дус-тату яши алмауда гаепле түгел. Баксаң, бу элек-электән шулай килгән. Борынгы заманнарда ир-атлар беренче чиратта аучылар булган. Ә ауга ялгызың гына барып булмый бит инде. Шуңа күрә аларга берләшергә туры килгән. Ә менә хатын-кызлар күбрәк йорт эшләре белән мәшгуль. Өйдә исә иптәш кирәкми. Психологларның да әлеге мөнәсәбәтләргә үз фикере бар. Белгечләр әйтүенчә, хатын-кызлар арасында дуслык була алмый дип фикер йөртүчеләр ялгыша. Бу һәркемнең холкына бәйле. Ир-атлар белән чагыштырганда, гүзәл затларның хис-тойгыларга байрак булуын да искәрткәннәр. Күп очракта дуслыкка әнә шул комачау итә икән. Мөнәсәбәтләрне дүрт төркемгә бүлергә киңәш иткәннәр. 1. Дус-туган. Болар, нигездә, балачактан бергә үскән кызлар. Мондый дуслык күп тапкырлар сыналган, шуңа күрә өзелми дә. Аларны бер үк нәрсәләр кызыксындыра. Шуңа күрә сирәк әрләшәләр дә. Икесе дә бер үк егеткә гашыйк булган очракта, җан дуслар мәхәббәткә караганда, дуслыкны өстенрәк күрәчәк. 2. Кирәге чыгарга мөмкин булган дус. Мондый мөнәсәбәтләр чын дуслыктан ерак тора, әлбәттә. Биредә бер-береңне хөрмәт итү, ярдәм итәргә тырышу кебек сыйфатларга да урын юк. Дуслыкның мондый төре төс-кыяфәткә чибәр, зәвыклы итеп киенә торган туташлар арасында еш очрый. Кайчак бергәләп кибетләрдән әйләнеп кайтырга да кеше кирәк бит... 3. Ямьсез дус. Мондый иптәш үзеңнең өстенлекләреңне күрсәтү өчен кирәк. Андыйлар уйлавынча, чәче тузган, өстенә капчык кебек күлмәк кигән “дус” янында син тагын да пөхтәрәк күренәсең. Әлеге мөнәсәбәтләрдә көндәшлеккә урын юк. Һәрхәлдә, дусларның берсе шулай уйлый. Икенчесе исә дусты өчен барына да әзер булырга мөмкин. 4. Дус-дошман. Карап торышка әлеге гүзәл затлар бер-берсе белән туганнар кебек якын булып тоела. Тик ике арада дошманлыктан башка берни дә юк. Алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә дуслык уенын уйныйлар да. Дуслыкны ничек югалтмаска? Бу уңайдан психолог Алисә Закамская түбәндәгеләрне сөйләде: – Игътибар иткән булсагыз, ир-атлар бер-берсе белән аралашканда футбол йә булмаса янәшәдән узып киткән чибәр туташның кыяфәте кебек гомуми нәрсәләр турында сөйләшә. Хатын-кызлар исә бер-берсенә эчке серләрен бушатырга ярата. Исегездә калдырыгыз, китап кебек ачык кеше кызык түгел. Андыйлар белән дус буласы да килми. Кайберәүләргә дусты, танышының үз уңышлары турында сөйләгәне дә ошамый. Кибеттә арзан бәягә шәп күлмәк сатып алырга өлгергәнсез икән, бу хакта дус кызыгызга сөйләр алдыннан яхшылап уйлагыз, ул сездән көнләшергә дә мөмкин бит. Дуслыкның тагын бер мөһим ягы бер-береңне тыңлый белүгә бәйле. Үпкәләү, ачу саклау да мөнәсәбәтләрне бизәми. Еш кына дуслык үзеннән-үзе юкка чыга. Башта очрашулар сирәгәя, аннары телефоннан да сирәк-мирәк кенә аралашасың. Нәтиҗәдә сөйләшергә уртак сүз калмый. Дус булырга өйрәнергә кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|