|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2015 Җәмгыять
Казанның полиция хезмәткәрләре кафедан телевизор урлауда шикләнүчене кулга алганнар16-нчы июль көнне Казанда яшәүче урлау очрагы турындагы гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. Зыян күрүче билгесез бер затның кафедан 5 мең сумлык плазма телевизорын урлап чыгып киткәнлеген бәян итә. “Гагаринский” полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү төркеме хезмәткәрләре оператив-тикшеренү эшләре нәтиҗәсендә шикләнүчене эзләп табалар. 39 яшьлек ир-ат кылган гамәлендә үз гаебен таный. Ул кафега гадәти кеше буларак керүен һәм стенада эленеп торган телевизорга күзе төшүен сөйләп бирә. Кафе хезмәткәрләренең эш белән мәшгуль булуыннан файдаланып, ул телевизорны урлап чыгып китә һәм җинаять булган урыннан кача. Хәзерге вакытта әлеге затка карата РФ Җинаять Кодексы 158 маддәсенең 2 өлешендә (урлау очрагы) каралганча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.
--- |
Иң күп укылган
|