|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2015 Спорт
Чемпионатка Путинны да көтәләрБу көн дә килеп җитте. Бүген башкалада Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты башлана. Ярышларга барысы да әзер. Бу хакта ике көн элек үк хисап тоттылар. Инде һава торышы гына сынатмасын. Берәүләр болытларны куып тарату турында хыялланганда, икенчеләр Ходайдан кояшлы көннәр сорый башлады инде. Унҗиде көн буе дәвам итәчәк ярышлар башланыр алдыннан күпләрне борчыган төп сорау, мөгаен, һава торышына бәйледер. Көн дә явып торган яңгырлар спортчыларның да, тамаша карарга килүчеләрнең дә кәефен кырырга мөмкин. Өстәвенә көннәр дә чагыштырмача салкын. Дөрес, синоптиклар җылы вәгъдә итә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, яңгырлар бу якшәмбедә туктаячак. Яллардан соң җылытыр, дип тә ышандыралар. Якшәмбе көнне көндез 23 градус җылы вәгъдә иткәннәр. Төнлә термометр баганасы 15 градус җылыны күрсәтәчәк. Ә менә киләсе атнада эссе көннәр башланырга тиеш. Һәрхәлдә, синоптиклар шулай ышандыра. Атна дәвамында көндез 29 градуска кадәр җылы вәгъдә итәләр. Явым-төшемнәр көтелми. Ә ачылыш тантанасының соңгы, ягъни төп репетициясе ике көн элек булды. Күргән кешеләр соклануларын яшерми. “Җомга көнне ачылыш тантанасы протокол рәвешендә узачак”, – дип аңлаттылар журналистларга. Аны спортчылар, чемпионат вәкилләре һәм олы кунаклар гына карый алачак. Ә якшәмбе көнне “Пилигрим” тамашасын республикадагы күп балалы, уллыкка бала алып тәрбияләүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән сабый тәрбияләүче гаиләләргә күрсәтергә җыеналар. Дүшәмбедән исә тамашаны теләге булган һәркем карый ала. Сатуда билетлар бар әле. Кунаклар дигәннән, бүген башкалада ил Президенты Владимир Путинны да көтәләр. Азат Кадыйров әнә шундый ышаныч белдерде. Ил башлыгының бүген Казанга киләсен кичә Россия Президентының рәсми сайтында да расладылар. Әйтергә кирәк, Россия Үзәк банкы Казанда узачак Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына багышлап 3 сумлык тәңкә акча чыгарды. Аның диаметры – 39 миллиметр. Ул 5 мең данә тираж белән чыгарылган. Әлеге акча бернинди чикләүләрсез номинал буларак кулланылырга тиеш. Бездән 12 кеше булачак Дөнья чемпионаты әле башланмады, ә рекордлар бар инде. Әйтик, быелгы ярышларда 190 илдән 2 мең 923 спортчы чыгыш ясаячак. Алар 75 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Әлегә кадәр чемпионатларда бу кадәр кеше катнашканы юк иде. Араларында Россия җыелма командасы составына кергән 12 якташыбыз да бар. Россия командасы данын йөзүдә – 38, синхрон йөзүдә – 14, суга сикерүдә –13, су полосында – 26, ачык суда йөзүдә – 8, хай-дайвингта 3 кеше яклаячак. Татарстан спортчыларының бишесе – су полосы командасы вәкилләре. Альберт Зиннәтуллин, Иван Нагаев, Артем Одинцов, Владислав Тимаков, Константин Степанюк – бишесе дә Казанның “Синтез” клубы вәкилләре. Йөзүчеләр исә – дүрт кеше. 18 яшьлек Эрнест Мәкъсүмов күптән түгел Бакуда узган беренче Европа Уеннарында алтын, көмеш һәм бронза медальләр отып кайтты һәм җыелма командага эләкте. Ул ирекле ысул белән 800 һәм 1500 араларга йөзәргә җыена. 16 яшьлек Ирина Приходько да зурлар арасында беренче адымнар ясый. Ул – үсмерләр арасында Европа чемпионатында бронза, Олимпия Уеннарында көмеш медальләр иясе. Александр Красных Бөгелмәдән, аңа 20 яшь. Аның Европа беренчелекләрендә алтын һәм көмеш медальләр отканы бар, дөнья чемпионатында исә бронза иясе булды. Телгә алынган спортчылар арасында иң танылганы исә, әлбәттә, Яна Мартынова (рәсемдә). Ул – Казанда узган Универсиада чемпионы, 2007 елгы дөнья чемпионатының – көмеш, 2008 елгы Европа чемпионатының бронза медаль иясе. Өч тапкыр Олимпиадаларда чыгыш ясады, 39 (!) мәртәбә Россия чемпионы булды. Чемпионатның иң матур ярышларыннан саналган синхрон йөзүдә дә үз кешебез чыгыш ясар дип көтелә. Чиләбе өлкәсенең Йөрүзән шәһәрендә туып үскән Лилия Низамова Татарстан спортчысы булып исәпләнә. Суга сикерүдә Никита Шлейхерга өмет баглыйбыз. Ул 10 метрлы каланчадан сикерәчәк. Шул ук биеклектән, чемпионатның яңа спорт төре – катнаш сикерүдә Никита Мәскәү спортчысы Юлия Тимошинина белән берлектә катнашырга җыена. Әле бу атна башында гына хай-дайвингта да Татарстан вәкиле буласын хәбәр иттеләр. Игорь Семашкога инде 39 яшь, ул Белоруссиядә туган. Соңгы ике елда Казанда шөгыльләнә.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|