поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.07.2015 Язмыш

Элеккеге Тинчурин театры директоры Әтнәдә пирог пешерә (ФОТО)

Тырыш, хезмәт сөючән, “булдырам” дип яши торган кеше каршына очраган бернинди киртәләргә, сынауларга бирешми, абына, сөртенә, егыла, әмма үз дигәненә ирешә. Әтнә районы Түбән Шашы авылында гомер итүче Илсөяр һәм Рәшит Габдуллаҗановлар шундыйлардан.

Бүген алар нульдән башлап оештырган кулинарияләрдә пешкән камыр ризыклары белән бөтен Әтнә халкын тәэмин итә. Моннан тыш, кулинариягә терәлеп торган кибеттә сату итә, Әтнәдә кафе арендалый.

Мин килгәндә Рәшит абый да, Илсөяр апа да эшләр буенча чыгып киткән иде. Эшчәнлекләре белән кызлары Миләүшә таныштыра башлады:
– Кулинария ачу уе кайдан туды дисезме? Бервакыт шулай табын артында каяндыр сатып алган пироглар белән чәй эчеп утырабыз. Әни шулчак: “Кара, нинди тәмле, моны пешереп халыкка тәкъдим итсәң ничек яхшы бит! – ди. Әти дә аның сүзен куәтләде: “Әйдә, тотыныйк! Хатын-кыз эштән арып кайткач та камыр белән мич тирәсендә кайнашырга тиеш түгел. Кибеттән алсын! Бәясе дә тешләмәскә тиеш”, – диде. Менә шул сөйләшү аларга этәргеч булды. Аңа кадәр 1998 елда ачылган кибетебез генә бар иде...

Шул вакытта мин килгәнне ишетеп, Рәшит абый үзе дә кайтып җитте.

– Эшне ничек оештырдыгыз? – дип кызыксынам. Он белән уклаудан гына башлый торган кәсеп түгел бит!

– Башта яхшылап кычкырыштык, – ди Рәшит абый елмаеп. – Белемле аш-су осталары юк, һәркайсы фермадан, сыер савып килгән ханымнар. Тора-бара үзләре дә өйрәнде, хәзер аңлашып эшлибез. Мичкә табалар туры килмичә җәфалады. Ул елларда күпме пирог ашадык, кешегә тәкъдим иттек. Нәрсәсе җитми, тозы килгәнме, пешүе яхшымы? Беренче елларда керемне чыгым йотып бетерә барды.

Габдуллаҗановлар эшне пирогтан башлаган булса, хәзер биредә кекс, корж, торт кебек тәм-томнар да пешерелә, токмач басыла, пилмән бөгелә, хәтта салатларга кадәр ясала икән.

– Әти намазда, шуңа күрә сыйфатка, “свежий” ризыкка, хәләл булуына аерым басым ясый, – ди Миләүшә. – Кайбер көнне пешереп, ясап өлгертеп булмый, заказлар күп. Продукцияне гел сыналган җитештерүчеләрдән алабыз. Бүген биредә көнгә 50 төрдән артык камыр ризыгы пешә. Көннеке-көнгә сатыла бара. Бүгенге ризык артып кала икән, бәясен төшереп булса да сатып бетерәбез, иртәгесе көнгә калдырган юк.
Камыр ризыклары дигәннән, аларның бәясе дә таң калдырды мине. Мәсәлән, кечкенә пирог – 65, зурысы 100 сум тора. Гөбәдияне дә ике үлчәмдә пешерәләр. Аның бәясе 168 һәм 335 сум.

Гаҗәпләнүемә каршы Рәшит абый: “Казан бәясенең яртысы бездә”, – ди. Мин шунда булганда гына да әллә ничә пирогка заказ кабул иттеләр. Ә аның серле рецепты бар икән. Дөрес, аны минем белән уртаклашмадылар, коммерция сере, ди. Бары тик бал кушуларын гына “тиштеләр”. Электрга көйләнгән ике мич бар. Аларның берсендә – 10, икенчесендә 6 пирог пешә. Пироглар 20 минутта әзер була.
Инде килеп, Рәшит абыйның үзе турында да бер-ике сүз әйтер вакыт җиткәндер.

Танышымның әтисе гомер буе райпо системасында хезмәт куйган. Рәшит абый исә туган йортыннан 13 яшендә чыгып китеп, урман кискән, шахтада эшләгән.

– Мин нинди генә һөнәр буенча эшләмәдем, очучы гына буласы калды, – ди ул шаярып. – Райпода, ипи пешерү цехында эшләдем. 1984-1985 елларда Тинчурин театрында башта декоратор, соңрак директор булып хезмәт куйдым.

– Бу эш безнең каныбызга сеңгән, – дип сүзгә кушылды яңа гына кайтып кергән Илсөяр апа. – Урамда калган вакытта да кафе ачмакчы идек без. Бер тиенсез дә калдык бит әле. Казанның Бауман урамында “Татар ашлары йорты” ачу иде хыялыбыз. Бәлеш, талкыш кәләвә, чәкчәк пешерәбез дип хыялландык. Бик әйбәт йортыбызны сатып, бинага ремонт ясаганнан соң, инде күчәбез дигәндә генә акча алышынды, өй саткан акча юкка чыкты. Кулда тотылган “Газель” дә, Каравай бистәсендә бер сату контейнеры гына калды. Бер ел фатир ялладык, икенче елны туганнарда тордык. Шуннан соң Ходай юлны үзе күрсәтеп, тормышны җайлап җибәрде. Апас районы Каратун элеваторыннан он ташып саттык. Кичтән барабыз, иртән-иртүк директорга керү өчен капчык өстенә ятып йоклаган вакытлар да булды.

Әнә шулай тырыша-тырмаша кабат аякка баса Габдуллаҗановлар.

Рәшит абый исә: “Яңадан алынасыңмы” дисәләр, бу эшкә якын да килмәс идем. Яшьлек белән генә тотынылган”, – ди.

– Тыныч кына эш түгел инде. Өйдә дә шушы эш, монда да, кунакка баргач та һаман шуны уйлап, ризыкларны тикшереп йөрибез, – ди Миләүшә.
Рәшит абыйны сату өлкәсендә азу ярган аксакал дияргә була. Бу турыда ул кызыклы гына бер вакыйганы искә алып узды:
– Кибеткә киви алып кайттык бер елны. Халык тотып карый, әйләндерә-әйләндерә күзәтә, әмма ни икәнен белми. Бәрәңге дип уйлый. Шуннан соң кибеткә һәр кергән кешегә кивины авыз иттердек.

Инде бүген Габдуллаҗановларның эшләре җайга салынган: клиентлары табылган, сату гөрли. Тик шунысы бар: белемле хезмәткәрләргә кытлык икән. Хисапчы хәтта Казаннан йөреп эшли, ди. Хәер, Арча, Саба районнарыннан килеп йөрүчеләр дә бар. Аларга юл хакы да түләнә. Шул уңайдан аш-су осталарының хезмәт хаклары белән кызыксындым, 12 мең сум алалар икән.

– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар дигәч: “Планнар белән уртаклашырга яратмыйм. Авыздан чыккан сүз синеке түгел аннары. Бер елны “кафе ачам” дип әйтүем булды, бөтен кеше кафе ачты”, – ди Рәшит абый.

Кылларын тарткалаганнан соң шуны белдем, кибет каршына да кафе төзеп куярга уйлыйлар икән. Әмма ул гадәти кафе түгел: кибеткә килеп әйбер сайлаучылар анда яңа пешкән тәм-томнар белән кайнар чәй эчеп китә алачак.

Фото №1

Фото №2

Фото №3


Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак
№ --- | 23.07.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»