• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июль
  • Гүзәл Хөсәенова - журналист
  • Мирсәет Сөнгатуллин - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

23.07.2015 Җәмгыять

Ни кылганнарын үзләре дә белмиләр

“Җимерү - төзү түгел”, - ди халык. Юк, тарих безне бернәрсәгә дә өйрәтми, күрәсең. Ничәмә тапкырлар үзебез кормаганны нигезенә кадәр җимереп, ваемсыз рәвештә тормышыбызны, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне сызып ташладык бит инде. Гыйбадәтханәләр, һәйкәлләр, колхоз фермалары, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, Самара ипподромы...

Бу исемлек тиздән аклы-зәңгәрле газета-журнал киосклары белән дә тулыланырга мөмкин. Ә шәһәребездә алар куела башлаганга быел 96 ел тула инде.

Җирле чиновниклар халык тормышыннан аерылып яшиләр сыман. Алай булмаса, миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрне газета киоскларыннан мәхрүм итүне ничек аңлатып була соң? Аларны, чын мәгънәдә, кысрыклап чыгаралар. “Роспечать” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Игорь Матвиенко шәһәр администрациясендә Азаров чорындагы бер чиновникка алай ярамаганлыгын аңлатырга тырышып караган булган. Моңа каршы чиновник: “Миңа алар кирәкми. Миндә айпад һәм айфон бар, бөтен яңалыкларны шуннан укып беләм”, - дип җавап кайтарган. Гаҗәп инде, аллалар янында яшәүче чиновник аста халык барын, аларның газета укырга яратуын аңламый, күрәсең.

Менә шәһәр администрациясе җитәкчелеге дә алмашынды инде, ә газета киоскларына карата мөнәсәбәт үзгәрмәде. Аларны шаурма, пиво, тәмәке киосклары белән беррәтән себереп түгәләр. Алай ярамый бит инде! Барысын бер өемгә өя башлаганчы башта чебенне котлеттан аерырга кирәктер бит. Юк шул. Регионның юл транспорты министрлыгы күрсәтмәсенә сылтап, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан ремонт ясалачак урыннардан бөтен корылмаларны алып ташларга кирәк икән.

Юл транспорты министр¬лыгының бу күрсәтмәсе законлы рәвештә куелган һәм арендасы төгәл түләнеп торган газета киоскларына да кагыла, дип саныйлар күрәсең. Ә менә коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы биргән киңәшләрдә киосклар кеше күп йөри торган урам чатларында һәм тукталышларда куелырга тиешле, диелгән.

- Ничек тә булса кешечә эшләп була торгандыр бит инде. Сөйләшергә, ике якны да канәгатьләндерерлек уртак фикергә килергә кирәк иде, - дип саный “Роспечать”нең генераль директоры урынбасары Иван Шитов. - Шәһәрне матурлау һәм ремонтлау, әлбәттә, кирәк эш. Сез безгә алдан ук теге яки бу киоскны кая күчерергә кирәклеген әйтегез, без бит каршы түгел. Ремонт беткәч, үзебез үк урынына да күчереп куярбыз. Юк бит. “Алырга!” дигән фәрман килгәч, бөтенләй алып ташларга кирәк, дип саныйлар бездә.

Нәтиҗәдә, Мәскәү шоссесы һәм Ново-Садовая урамнары бөтенләй киоскларсыз калды. Күп очракта алмашка бернәрсә дә тәкъдим ителми. Ә бирә торган урыннары, башлыча, кеше йөри торган җирдә түгел. Анда киоск куюның файдасы да юк.

Хәер, киосклар проблемасының башын тирәнрәк, шәһәр җире белән өлкә хөкүмәте эш итә башлаган Лиманский чорыннан ук эзләргә кирәктер. Ул вакытта “Роспечать” белән аренда килешүләренең яртысы диярлек хаксыз дип табылган, һәм килешүләрнең вакыты озайтылмаган булган.

- Нәтиҗәдә, коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы эшләп чыгарган киоскларны кую схемасы бозылды, 180 киоскның 103енә генә урын табылган иде. Хәзер инде алар да юкка чыгу дәрәҗәсендә, - дип дәвам итә Игорь Матвиенко.

Быелгы марттан башлап күчмә объектларны (ягъни киоскларны) кую һәм алу эше белән кабат шәһәр администрациясе шөгыльләнә башлаган. Урамда, белгәнегезчә, июль. Ә арендага җир алу регламенты әле һаман да эшләп чыгарылмаган. Кайчан буласы да билгесез.

- Самарадагы бу хәлләр өлкә хөкүмәтенең газета-журналларны ваклап сату эшенә ваемсыз булуын, алга карап эш итмәвен күрсәтә, - дип сөйли Игорь Матвиенко. - Ә башка регионнарда бу өлкәдә бар да яхшы, президентның “Халыкка китаплар һәм газета - журналлар сату эшен яхшыртырга” , дигән карары тормышка ашырылып бара. Мисал өчен: Липецкида газета киоскының бер квадрат метры өчен аренда бәясе 12 сум булса, бездә 110 сумга кадәр җитә.

“Россиянең киләчәге гражданнар җәмгыяте кулында булачак", дип кабатлап килә президент, - ди Дәүләт Думасы депутаты Андрей Туманов. - Ләкин сатуда көндәлек матбугат чаралары булмаса, гражданнар җәмгыятен беркайчан да төзи алмаячакбыз. Димәк, безнең киоскларны ябучылар гражданнар җәмгыятенә каршы. Ә бәлки тагын берәрсенә дә каршыдыр әле...”

Кемгә каршы булуларын аңлыйсыздыр, кадерле укучыларыбыз.

РЕДАКЦИЯДӘН: Почталарыбыз газеталарны өйләребезгә вакытында һәм очсыз бәягә китереп торса, киосклар ябылуга ул хәтле игътибар да бирелмәс иде, бәлки. 2015 елда поч¬та бәяләренең ике тапкыр күтәрелүен укучыларыбыз үз җилкәләрендә татыдылар бит инде. “Бердәмлек” газетасының тиражы үткән еллар белән чагыштырганда күпкә төште. Аңларга да була, пенсия акчасына һәм түбән хезмәт хакы алып эшләгән милләттәшлеребез өчен 402 сум - шактый зур, кесәгә суга торган бәя шул.

Дөрес, шушы көннәрдә генә “Россия почтасы” 2016 елның язылу компаниясенә өстәмә 700 миллион сум акча тотачак”, - дигән хәбәр килеп иреште. Димәк, андагылар да халыктан акча суыруның чиксез була алмавын аңлаганнар, күрәсең. Хәбәрдә: “Газеталарга язылу институтының әһәмиятен аңлап, “Россия почтасы” газета нәшер итүчеләргә һәм язылучыларга карата әлегәчә күрелмәгән мәрхәмәт күрсәтергә җыена. Алдагы язылу кампаниясендә бөтен эшләребезгә дә бәяләрне “туңдырабыз”, - дип язган “Россия почтасы” генераль директорының урынбасары Инесса Галактионова. - Моңардан тыш Бөтенроссия язылучылар көннәре дә оештырылачак, ә социаль әһәмияте булган басмаларга өстәмә ташламалар да биреләчәк”.

Тик менә безнең өлкә татарлары гына “Россия почтасы”ның бу чиксез мәрхәмәтен тоя алмаячак. Чөнки тиражы 5 меңнән арткан өлкә газеталарына язылучылар өчен генә 17 процентлы ташлама бирелә. Ә безнең “Бердәмлек”нең тиражы, кызганычка, быел 2500 данәгә калды. Ә менә район газеталарына, тиражына карамастан, ташлама 25 процент күләмендә биреләчәк. Ә үткән елда аларга бирелгән ташлама 15 процент тәшкил иткән иде.

Милли газеталарның хәлләрен ныклап аңлаучылар юк, күрәсең. Әллә аңларга теләмиләр микән, дигән урынлы сорау туа. Без бу сорау белән өлкә губернаторы администрациясенең мәгълүмат сәясәте департаментына һәм “Россия почтасы” җәмгыятененең өлкә бүлеге җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәбез. Килеп чыккан ситуацияне, теләгәндә, өлкә күләмендә хәл итеп буладыр, мөгаен. Югыйсә, болай да көч-хәл белән, очын-очка ялгап кына көн күрүче милли басмаларның хәле тагын да начараячак. Ә бу кемгә файда? Әлбәттә, газета укучылары файдасына түгел. Газеталар, киосклар булмаса, кемгәдер проблема да булмаячак бит.

 


Елена ДМИТРИЧКОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.07.2015
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar