поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2009 Җәмгыять

ЭЛЕККЕ САБАН ТУЙЛАРЫ САГЫНДЫРА

Быел авыл, район һәм шәһәр сабан туйлары бер көнне булачак.

Президентыбыз быелгы Сабан туйларын уздыру вакытын билгеләгән Указына имза салды. Кемнәрдер инде ялын шул көнгә туры китеребрәк  планлаштыра башлагандыр. Тик күпчелек иңен сикертә. Чөнки быел Сабан туебыз бөтен авыл, район үзәге һәм  шәһәрләрдә бер көнне. Димәк, бик тырышсак та, бер генә бәйрәмдә катнашып булачак.

 

Ә узган елларны бит, район Сабан туйларында йөреп хозурлангач, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәттәге бәйрәмнәрне дә тамаша кыла, ярышларда катнаша идек... Быел алай ук йөреп булмастыр. Шулай да Сабан туена кадәр калган араны кирегә саный башладык инде. Ибн Фадланның 921  елгы язмаларында ук телгә алынган Сабан туебыз бит ул. Аның асылын чит ил кунакларына без болай аңлатабыз: Сабан туе – язгы кыр эшләре төгәлләнгәч уздырыла торган милли бәйрәм.

 

Ә минем кебек авыл малайлары өчен Сабан туе күпкә иртәрәк башлана иде. Кояш язга карап, тау битендәге карны киметүгә, бер төркем ыбыр-чыбыр малайлар «Сабан туена әзерлек» башлый идек. Без таптаган тау битендә җәй буена да чирәм үсә алмый азаплана иде. Аның каравы мәйданга инде без үз көчебезгә, яхшы көрәшче икәнлегебезгә ышанып чыга идек. Уен эшмени! Сабан туен бит без – малайлар башлыйбыз! Хәтфә чирәмгә җайсыз егылып авыз- борыннарны канаткан, кул-аякларны имгәткән чаклар аз булмады. Әмма сөлге үзенә тартты, тамашачыларның синең исемне әйтеп көч биреп торулары авыртуларны оныттырды, күздә ялтырый башлаган яшьне куды.

 

Без әүмәкләшеп алгач, мәйдан уртасына егетләр, аннан инде чын баһадир ирләр чыга. Бу баскыч хәзер дә саклана анысы. Әмма....  Әле өлкән кеше булмасам да, мин балачак Сабан туен сагынам! Ә менә миннән олырак буын бүгенге Сабан туенда үзен ничек хис итә икән?

 

Еллар узу белән бәйрәм программасына төрле ярышлар кертелә.  Кайбер урыннарда Сабан туе җырчыларның чыгышына әйләнеп кала да, җырчылар чыгышы төгәлләнгәч халык таралып та бетә, башка ярышларны карап та тормый. Мондый үзгәрешләр кирәктер дә бәлки, әмма Сабан туеның төп бизәге көрәш икәне бәхәссез.  Бүген Сабан туенда ирләр көрәшкәндә мин күп җирдә бил алышучылар өчен оялып утырам. Ни өчен? 90 нчы еллар башына кадәр Сабан туенда көрәш батыр исемен алу, төп бүләк – тәкә өчен барды. «О-о-о! Ул Сабан туе батыры булды!» – дигән сүз генә дә чын ир-егет өчен машинадан да кыйммәтрәк иде. Безнең Балтач  (Балык Бистәсе) авылында баш батырны ачыклау өчен әле сәгатьтән артык көрәшкән вакытларны хәтерлим. Батырлар бераз гына ял итәләр дә янәдән бил алыша  башлыйлар. Ул вакытта Сабан туенда бүгенге кебек лотереяга тиң «баллар системасы» да юк иде. Чиста җиңү булмагач,  шобага салалар. Сөлгене һавага чөеп тотыша башлыйлар иде. Кем өскә чыга – шул җиңүче. Халык соңгы мизгелгә – батырны күккә чөеп, иңенә тәкә салып мәйданны әйләнеп чыкканчы таралмый торган иде. (Бүген исә, күз алдына китерергә дә оят,  халык Сабан туеннан мәйдан батыры исемен белми кайтып китә. Чөнки көрәшчеләр алышларның ямен җибәрә.) Ә Сабан туеннан таралышканда, әле икенче-өченче көнне урамдагы сөйләшү дә шул Сабан туендагы батырлар көрәше турында була иде (бүген исә Сабан туенда, гафу итегез, кемне кем белән күрүләре, кемнең күпме эчүе турында гына сөйләшәләр).

 

90 нчы елларның демократия җилләре илдә эшмәкәрләрне арттырды. Ә алары инде үз авылларындагы Сабан туйларының баш батырына бозау, суыткыч, йомшак йорт җиһазлары, мотоцикл, машина, микроавтобуслар куя башлады. Хәзер исә долларлар белән акча бирүчеләр дә бар... Бәхәсләшмим, көрәш кешене нык вата, гарип калдыра, җиңү өчен иләмсез зур көч куела. Ул бәяләнергә дә тиеш. Тик менә шушы «көрәшчене кайгырту»лар Сабан туе алышларының кызыгын бетерде. Батырлар хәзер кая да булса көрәшергә барганчы белешә: батыр калучыга кайда нәрсә бирәләр? Һәм шунда юл тоталар. Әле көрәшчеләр үз үлчәү авырлыкларында тартышып, лаеклы җиңү яуласалар, абсолют батыр өчен көрәштә, бер-бере белән сөйләшеп, бер  күтәреп кую белән чикләнәләр. Әгәр 55 килограммлы көрәшчегә 130 килограммлы эләксә, аңлашыла да. Юк бит. Авырлыклары буенча тиңдәш көрәшчеләр, Татарстан, Россия чемпионы исемен алганнар бер-берен күтәреп куя да бүләген алып кайтып китә. Шундый вакытларда егетләр янына килеп: «Бу халык сезне карарга килгән. Алар матур, гадел көрәш күрергә, көрәшнең искитмәле алымнарын карап калырга тели. Ярар, кем җиңәсен сөйләшегез. Тик мәйдан уртасына чыккач 4-5 мәртәбә булса да бер-берегезне атып, көрәш алымнарын күрсәтегез, тамашачыны хөрмәт итегез», – дип әйткәнем дә бар. Берничә тапкыр җавап мондый булды: «Нигә Сабан туе дип имгәнергә? Әле безнең Татарстан, Россия турнирларында катнашасыбыз бар. Имгәнсәң, акча очты дигән сүз...» Иң аянычлысы шул – бүген көрәшне бизнес иткән буын үсте. Сабан туе үз көчеңне күрсәтү өчен түгел, ә кыйммәтлерәк бүләк җыеп калу чарасына әверелде.

 

Әзме-күпме кулга сөлге тотып бил алышкан кеше буларак та, гап-гади тамашачы буларак та, бүген – Сабан туена санаулы көннәр калып барганда, газета аша көрәшчеләргә, аларның остазларына, бәйрәмнәрне оештыручыларга дәшәргә хакым бар дип саныйм: көрәшчеләр: «Ватылмыйм әле, бу Сабан туенда, дустым, син батыр каласың, икенчесендә бергә эләккәндә син оттырасың», – дип сөйләшеп, Сабан туебызның ямен җибәрмәсен иде.

 

Ир-егет көрәшчеләр, сез Сабан туе мәйданына өлкәннәр көрәше якынлашканда түгел, 4-5 яшьлек малайлар бил алышканда ук килеп карап торыгыз әле бер. Малайларның гап-гади алымнары, җиңүгә омтылышлары, үҗәтлекләре, үзләрен көрәшче итеп тоюлары, җиңгәч шатланулары, оттыргач шундый читенсенүләре тәэсирләндерми калмас, һәм сез үзегез дә Сабан туе тамашачыларын нинди күркәм мизгелдән мәхрүм иткәнлегегезне аңларсыз. Сабан туе – гадел алыш бәйрәме ул! Сабан туе – чиста җиңүләр, лаеклы җиңелүләр тамашасы. Һәрхәлдә, без малай чакта шулай иде. Бүген дә балачак Сабан туен күрәсе килә. Бик килә...


Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ
Шәһри Казан
№ --- |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»