поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 06 Декабрь
  • Мансур Вәлиев - хәрби
  • Раушания Фәйзуллина - актриса
  • Рәйсә Ибраһимова (1951-2012) - цирк артисты
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
23.07.2015 Язмыш

Немецлар “Ишек алдында йөримен, карлар яуса керимен”не тыңламый

Минем бу чыгышым тезислар формасында гына. Монда әйтеләчәк сүзләр берәүгә дә рецепт та түгел, өйрәтү, үгет-нәсихәт тә түгел. Мин фактларны гына констатацияләп китәргә җыенам, үзем дә авыллар турында язганга күрә, монда әйтеләчәк сүзләр үземнең иҗатыма да карый. Мин моны бик иркенләп сөйли алам, чөнки моннан бер-ике ай гына элек авыл турында язган зур әсәрем “эшләнеп бетмәгән” дип, редакциядән кире кайтарылды һәм мин моңа берәүгә дә үпкәләмим, хәзер шуны бөтенләй сүтеп, яңабаштан эшләп утырам, редакциянең кире кайтаруы дөрес иде.

Минем дә авылдан чыгып киткәнемә быел 32 ел тулды. Бүгенге авыл турында язганда мин, димәк, моннан 30-40 ел элеккеге тәэсирләргә бирелеп язам, моннан 30-40 ел элеккеге эмоцияләрне бүгенге итеп бирергә тырышам. Без монда, шәһәрдә, белем алып, аннан кандидатлык диссертацияләре яклап җык булып, аннан квартира мәсьәләләрен, балаларны бакчага урнаштыру мәшәкатьләрен чигеп, таныш кибетчеләр белән тиешле контактлар урнаштырып тормышны җайлап ятканда, баксаң – утыз ел узган да киткән, без шәһәр үзгәргәнен генә сизеп-тоеп яшәгәнбез, ә авыл безнең өчен теге вакытта калган дип яшибез икән. Безнеңчә, авыл әле дә болай: нарат бүрәнәле өйдә, түрдә самаварын гөжләтеп түбәтәй кигән карт белән карчык шикәр тешләп чәй эчеп утыралар, капка төбендәге чирәмдә оныклары каз бәбкәсе саклый, картның улы – агроном, бакчачы, авыл халкын оештырып, йорт каршыларына сирень утырттырып йөри, килен – укытучы – Ватан сугышында үлгәннәрнең хатларын, рәсемнәрен, кепкаларын, тәмәке янчыкларын җыеп, музей оештырып йөри. Начармы болар? Юк, болар – бик яхшы, күркәм күренешләр. Ялганмы болар? Юк, авылда, чыннан да, шулай утырып чәй эчәләр (самавар куючы, дөрес, бетте, авылга газ керде, ул – мәшәкатьсез), агач та утырталар (дөрес, аны урамга утырту хәзер мөмкин түгел, чөнки куәтле техника урамга сыймый). Әмма музейлар оештыралар, игелекле, кирәкле эшне эшлиләр. Картлар шулай утырып чәй эчәләр...

Без, язучылар, авылларга командировкага баргач, боларны күрәбез һәм илһам алып кайтабыз: авыл үсә, авыл яңара. Шул турыдамы язмаска? Элек, без үскән сугыш елларында чыра яндырып яки өчле филтә белән сукыр ут яндырып кич утырыла, шунда шәл бәйләнә (сату өчен), башка төр эшләр эшләнә иде, ә хәзер – электрны уйлаган кеше дә юк, әйтерсең лә, безнең халык аны “Йосыф-Зөләйха” заманыннан бирле белә, хәзер инде халык телевизорга көйләнгән, авыл клубларында, культура сарайларында берәр кичә уздырырга уйласалар, иң беренче эш итеп атналык телепрограммага карыйлар: әгәр хоккей икән – авыл яшьләрен син клубка китерә алмыйсың. Ник сәхнәдә трусиктан калып культура сарае директоры үзе биеми шунда! Авыл халкы Штирлиц көннәрендә урамга чыкмады, мин шул көннәрдә авылда идем, бөтен режим шуңа көйләнде, бүген Штирлиц – авыл халкы алай Семеновча “Семнадцать мгновений весны” дип озаклап сөйләми – бүген Штирлиц – вәссәлам! Авыл халкы, шулай итеп, экономик яктан сыер, сарык, каз-үрдәк асрап, ак мунча ягып, чиста кар дәрьясын трактор, “Беларус” белән ярып яши бирә, кислород сулый, әмма рухи яктан шәһәр халкы белән бер дәрәҗәдә яши. Хәзер авыл халкы Камал театрының һәм республика драма-комедия театрының бөтен репертуары белән танышып яши – ул яктан караганда алар бездән күпкә өстен. Моннан өч-дүрт ел элек студентлар группасы белән Сөн, Ык буйларында йөрергә туры килде һәм мин гаҗәпкә калдым: һәр колхозга барып кергәч, председатель белән танышканда сүз әдәбиятка килеп җитсә, председательләр “Казан утлары”ның быел чыккан бөтен әсәрләренә анализ ясыйлар, аерым язучыларның әсәрләреннән өзекләр китереп сөйлиләр. Китәр алдыннан район җитәкчеләре белән очрашкан идем – алары, гомумән, әдәбият-сәнгать мәсьәләсендә кайбер кандидатларны кәкре каенга терәтерлек дәрәҗәдә фикер йөртәләр. Шулай итеп, авыл турында язганда хәзер социаль-экономик, статистик анализ гына җитми, җәйләүдәге Җәмиләнең сыеры көненә бер пот сөт бирә дип констатацияләү генә бүген инде җитми. Авылга үтеп кергән индустрия авыл кешесенең көнкүреш шартларын гына түгел, психологиясен дә үзгәртте. Бу үзгәрешне исә без очрашуларга, командировкага барып кына сизә, тоя алмыйбыз, безгә анда иң яхшы шартларны тудыралар, иң матур урыннарны күрсәтәләр.

Бүгенге авыл язучы алдына социаль-экономик проблемалар гына түгел, әхлакый-фәлсәфи проблемалар да куя. Хәзер әдәбиятта крестьянның, ягъни авыл хуҗалыгы эшчесенең яңа тибын эстетик ачу бурычы туды. Яңа шартларда бу крестьянның әхлагында, дөньяга карашында нинди үзгәрешләр булды, элеккеге мораль, әхлак сыйфатлары ничек трасформацияләнде, кеше белән җир арасында мөнәсәбәт нишләде, машиналашуның кеше әхлагына нинди тәэсире булды – язучы хәзер шуларны ачарга тиеш. Бездә авыл турындагы проза исә бүгенге авылны түгел, моннан 10-15 ел элеккеге авылны тасвирлый. Авыл темасында пародоксаль күренеш: авыл темасына язганда без сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чорларны язарга яратабыз. Бүгенгегә керик дип омтылсак, уйлап чыгара башлыйбыз. Ә нигә уйлап чыгарырга? Нигә герой яки героиняны уйлап чыгарырга? Нигә төенләнеш, нигә чишелеш уйлап газапланырга? Бүгенге авыл үзенең экономик яктан ныклыгы белән дә, искиткеч зур кыенлыклары белән дә әдәбиятка бетмәс-төкәнмәс материал бирә. Колхозларның экономик хәлләре, табигый шартлары, кадрлары, җитәкчеләре искиткеч күп төрле. Арча районының бер колхозында бүгенге көндә һәр сыердан 8 л сөт алалар, ызандаш колхозда 2,5-3 л алалар. Безнең гаилә кибеттән көн саен уртача 3 литр сөт продукциясе ала. Димәк, безнең гаиләне туйдыру өчен генә теге колхоз – ә мин ул колхозны беләм – бер сыер тота. Халык бер, шартлар бер. Казан яны районының бер колхозында сыерларны саклап калу өчен урманда нарат ботыйлар, халыкны Кустанайга салам әзерләргә җибәргәннәр, икенче бер колхозда терлек азыгы кайгысы бөтенләй юк, алар савымны гына кайгырталар. Нигә алай?

Соңгы унбиш-егерме елда колхозларда зур-зур культура сарайлары салынды, бу сарайларның кайберсе хәзер шәһәр сарайлары белән тиң, кайберләре затлырак та. Боларга сокланып бетә алмыйсың. Әмма шәһәргә якын колхозларның культура сарайларында шимбә-якшәмбе көннәрдә эш алып баруы ифрат кыенлашты. Тимер юлга якын авылларга хәзер шимбә көнне йөзләгән яшьләр кайтып төшә, болар колхоздан китеп, заводларга урнашкан яшьләр, үзләре белән транзистор, магнитофон язмасын алып кайталар. Клубларда хәзер көнбатыш биюе, көнбатышның экспрессив музыкасы. Минем туган авылымның 1915 елда салынган бина астындагы тәбәнәк клубында шимбә-ял көннәрендә хәзер көне буе “Чингисхан” ансамблен акырталар, ул музыканың клуб эчендә яңгыравына канәгать булмыйча динамик аркылы урамга чыгаралар. Теге, минем белән бергә сугыш елларында җир сөргән, кибән куйган, үгез җигеп көлтә ташыган замандаш Нургали һәм аның пенсионер хатыны Фәүзия шимбә, ял көннәрендә (алар клуб каршында яшиләр) көне буе “Чингисхан”, “АББА”, “Бони М” тыңлыйлар, шул музыканы тыңлый-тыңлый Нургали белән сугыш ветераны Вәгыйзь агай ат абзарларына таба атлыйлар – атларга “Бони М” түгел, башак, люцерна кирәк... Ярый инде, без киң күңелле кешеләр, без моны интернационализм дибез. Бәлки әле, немецлар яши торган бер поселокта да ял көнне клубта шулай урамга акыртып “Ишек алдында йөримен, карлар яуса көримен” дип берәр пластинка уйнаталардыр... Бәлки әле, безнең ат караучы Нургали белән Вәгыйзь агай “АББА”ны тыңласалар, Швециянең берәр авылында ял көнне фермерлар, балыкчылар “Ай, Сафа, вай, Сафа, алдың башыңа җәфа” дигән татар җырын тыңлыйлардыр... Әйдә ярар, безнең күңел киң...

Шимбә көнгә, ял көнгә кайткан теге егетләр исә колхоз җитәкчеләренә буйсынмыйлар, киресенчә, алар “менә без кем, безгә закон юк” дигән сыман, үзләрен иркен тоталар, клубта, культура сараенда теләсә нәрсә эшли алалар. Мин очрашуларга еш йөрим, минем авылларга барып чыгыш ясавым турында Язучылар союзының пропаганда бюросы белми, чөнки Казан арты авыллары турыдан-туры өйгә киләләр һәм алып та китәләр. Алар хәзер мондый очрашуларны шимбә-ял кичләренә туры китермәскә тырышалар, эш көннәрендә исә клуб, культура сарае – колхозчының үзенеке, анда тәртип, дисциплина була.

Фән-техника революциясе чорында крестьян хәзер эшчегә әйләнеп бара. Аның кулында хәзер техника, акча. Элек, утызынчы елларда, колхозчы крестьян бер йөк салам алып кайтыр өчен председатель янына ат сорап бара иде, хәзер аның капка төбендә 70 ат көчле куәтле техника. Крестьянның эшчегә әверелүе нинди үзгәрешләр китереп чыгара? Безнең татар әдәбиятының әлегә моны ачканы юк. Эшче, әйтик, сварщик трубаны кискәндә ул тимергә нинди мөнәсәбәттә? Әнә шундый мөнәсәбәт җиргә карата да күчмиме? Кызганычка каршы, бүгенге авылны художестволы ачу әлегә безнең татар әдәбиятында юк. Язучылар союзында член булып торган 160 кешедән бүгенге көндә 50 кеше прозаик булып исәпләнә. Әмма шул илле кешенең егермедән артыгы күптән инде бернәрсә дә язмый. Соңгы әсәр язганына кайсының егерме ел, кайсының егерме биш ел. Кырык ел язмаган кешеләр дә бар. Картайганлыкмы? Гёте, Толстой, Шоу 80 тирәсендә иң әйбәт әсәрләр язганнар. Авырумы? Тукай, Г. Ибраһимов, Н. Островский, Ф. Әмирхан әсәрләренең күп өлешен авырып ятканда язганнар. Илледән – утыз калды. Калган утызының егермесе менә болай бүленә: а) хәрби темага язучылар, б) детектив темага, в) тарихи темага, г) очеркистлар. Очеркистлар дигән сүзгә мин бик киң мәгънә салып әйтәм, чөнки бездә очеркистлар өч төрле: боларның беренче төркеме очеркист дип исәпләнеп тә, берни дә язмыйлар, икенче төркем авыл хуҗалыгы, нефтьчеләр, химиклар, галимнәр һ. б. турында укып туймаслык очерклар яза, өченче төрлеләре роман, повесть, хикәя яза, әмма ялгыша: язганнары – роман да, повесть та, хикәя дә түгел, ә – публицистика.
Шулай итеп, прозаиклар унау калды. Калган унауның дүрт-бише эшчеләр темасына яза. Бик әйбәт, бик кирәк тема.

Бишәүме-алтаумы калды. Ул бишәүнең берсе сугыш чоры авылыннан чыга алмый. Икенчесе авылның сугыштан соңгы елларын тасвирлый. Өченчесе авылның җитмешенче елларын яза. Дүртенчесе табигать һәм кеше проблемасын күтәрә. Бишенчесе бүгенге авыл кешесенең әхлакый йөзен ачарга тырыша, алтынчысы бүгенге бай авылның бай колхозчысында булуы мөмкин яки инде булган рухи бушлык, мещанлыкны тәнкыйтьли.

Ярый әле прозада әнә шул бишәү-алтау бар. Соңгы елларда мин, идарә члены буларак, утырышларда яңа әгъзалар кабул иткәндә күп мәртәбә кул күтәрдем. Алыйк дип. Әдәбиятка кемнәр килә соң? Шагыйрь килә. Тәнкыйтьче килә. Тагын шагыйрь килә. Проза картая, аңа алмаш юк. Бүгенге авылны белгән, шул авылда кайнаган бер генә кешенең дә хикәя, повесть белән көтелмәгәндә прозага килеп кергәне юк.
Авыл кешесенең психологиясе үзгәрү дигәннән, ул үзгәрүнең ике ягы бар. Язучы моның һәр ике ягын күрергә тиеш. Моннан ел ярым элек Федор Абрамовның “Авылдашларыма хат” дигән мәкаләсен “Правда” газетасы баскан иде. Ул хат башта Пинега (Архангельск өлкәсе – ред.) район газетасында басылган булган. Абрамов нәрсәгә борчыла соң? Аларның авылы Пекашинода сугыш вакытында бала-чагадан алып карт-корыга кадәр печән хәзерләүдә катнашкан икән һәм фермада бер генә терлек тә үлмәгән икән. Ә хәзер? 1980 елның җәендә, ди Абрамов, авылыбызда фермада бозаулар кырылды. Ашатырга юк. Һәм бу Россиянең иң печәнле районында – Архангельск өлкәсе урманнары эчендә. Ашатырга нигә юк? Чөнки колхозчы аз. Тап-таза ирләр урамда, капка төбендә утыралар. Пенсиягә чыкканнар, юридик яктан эшләмәскә хаклары бар. Печән кампаниясендә балалар бөтенләй катнашмый. Авыл үзенең элеккеге хезмәт батырлыгы традицияләрен оныта башлаган. Абрамовның борчылуы бик урынлы. Шулай булмаса, КПСС ҮК органы “Правда” аны басмас иде. Колхозларда хәзер без – язучылар өчен өр-яңа булган әллә нинди проблемалар бар. Арадан берсе – сугару системасы. Язучылар, галимнәр, журналистлар соңгы 20-30 ел эчендә күпме-күпме әйтеп карадылар: тегермән буаларын бетермик дип күпме сүз сөйләнде. Колхоз җитәкчеләре күп урында моңа колак салмадылар. Болыннар, буалар бетте. Хәзер экономика безнең алга яңа бурыч куйды: колхоз басуларын сугару системасы белән тәэмин итәргә. Моның өчен техника кирәк. Ул техника белән эш итүче кадрлар кирәк. Су кирәк. Ниһаять, ул эшне яратырга кирәк. Әлегә колхозларда мелиоратор юк. Авыл хуҗалыгы училищелары янында мелиораторлар әзерли торган курслар ачарга кирәк. Болар әле хәл ителмәгән. Әле кырдагы торбалар белән саксыз эш итәләр. Ул торбалар шул файдаланган урында кала, аларны трактор, техника сытып уза, кешеләр үз хуҗалыкларына кирәккә аны кисеп алып кайталар. Казан арты авылларында хәзер мич чыгарганда морҗа башына өч метрга кисеп шуны куялар, бер морҗа башлык торба – 10 сум.

Без еш кына авылның алсу иртәләре, зәңгәр кичләре турында язабыз, яшел тугайда ак сөт флягалары тоткан кызлар янына баян, аккордеон тоткан агитбригада егетләрен китертеп концерт биргәннәрен тасвирлыйбыз. Әмма ак фляга тоткан ул кызларның хезмәте бик авыр, алар кармы-буранмы, караңгымы-яктымы, корымы-былчыракмы, һәрвакыт сөт-май өчен көрәштә. Колхоз председательләре шимбә-якшәмбене белмичә көн-төн фермада. Авыл райкомнарының секретарьлары өчен шимбә-якшәмбе юк. Алар иртүк эшкә килеп, кичә кичке сауган сөтнең колхозлар буенча, фермалар буенча, район буенча торышын исәплиләр, безнең кибетләргә көн саен үзләре күпме сөт озатуларын тикшерәләр. Узган җәйдән соңгы быелгы кырыс шартларда шәһәр кибетләрендә сөт, катыкның тулып торуы – колхозчының, колхоз председателенең, авыл райкомы секретареның – геройлыгы. КПССның 26 съездында “СССРда экономик һәм социаль үсешнең 1981–1985 елларга һәм 1990 елга кадәрге чорда төп юнәлешләре” дигән документта “Бу бишьеллыкта авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшләп чыгаруның уртача еллык күләмен 12Р14 процентка, ә иҗтимагый хуҗалыкта хезмәт җитештерүчәнлеген 22Р24 процентка җиткерергә” диелә. Димәк, авылда хезмәт киеренкелеге тагы да югары булачак, ит, сөт, икмәк җитештерү тагы да зуррак физик, рухи көч таләп итәчәк. Әнә шуларны башкарырга тиеш булган хезмәт батырлары безнең иҗатыбызда бөтен шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре, хезмәт уңышлыклары, борчулары белән чагылыш табарга тиеш.

Мин исәпләдем: Татарстан оешмасындагы 160 язучының нибары алтысы шәһәрдә туган: Әхмәт Исхак, Диас Вәлиев, Рөстәм Кутуй, Рафаил Мостафин, Җ. Тәрҗеманов, Равиль Бохараев.

Калганнары – 150ләп язучы – авылдан. Бу – зур армия. Әмма бу армия үзенең тылыннан аерылган яки аерылырга омтыла икән. Тылсыз армиянең беркайчан да, бернинди һөҗүмдә дә уңышка ирешкәне юк. Без шәһәр тормышы, интеллигенция арасындагы ыгы-зыгы, тарих, детектив, мораль-әхлак темаларына кереп барабыз. Болар барысы да кирәк, барысы да әһәмиятле. Әмма без авылдан читләшкәнбез. Без Бөек Ватан сугышы темасын прозада ачмый калдык. Хәзер, авыл темасыннан читләшүебезне дә кайчан да булса, киләчәк буыннар безгә үпкә белдереп әйтерләр бит?

Күңелне борчыган уйлар менә шулар иде.

Рәсемдә: 1970 нче еллар. Казан Дәүләт университетының бер төркем укытучылары Тукай-Кырлайда. Уртада – Мөхәммәт Мәһдиев.


Мөхәммәт МӘҺДИЕВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.07.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе