поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.07.2015 Җәмгыять

Балалар бакчалары ишеге кемнәр өчен ачылыр?

1 июньдә Татарстан балалар бакчаларына нәниләрне туплау башланды. Дистә меңнән артык нарасый юллама алу бәхетенә иреште инде. Әмма “Электрон балалар бакчасы” системасында бакчага кабул ителү турында сөенечле мәгълүмат күрмәгәннәргә борчылырга кирәкми – төркемнәр август ахырына кадәр җыелачак.

Татарстан соңгы елларда бэби-бум кичерә. Шул рәвешле айлап түгел, көнләп үсүче нәниләрне балалар бакчалары белән тәэмин итү иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Бала табу йортында ук сабыйларын бакчага чиратка куйган яшь әти-әниләр нарасыйларына тәрбия учагында урын бирүне зур түземсезлек белән көтә. Әмма республикабызда балалар бакчалары төзү буенча төрле программалар гамәлгә ашырылып, елына дистәләгән тәрбия учаклары калкып чыкса да, әлегә төзелеш темплары демографик үсешкә җитешми.

Мәгълүм булганча, балалар бакчаларында төркемнәр җыю, нигездә, җәй айларында башкарыла. Тәрбия йортына кабул итү инде менә берничә ел тулысынча электрон рәвешкә күчсә дә, район мәгариф идарәләре бу чорда әти-әниләр белән шыгрым тулы. Алар интернет ресурска гына ышанып калмыйча, иң дөрес мәгълүматны белгечләрдән белешергә омтыла.

Әмма кызганычка, моңа карап кына чират тизрәк бармый. Ташламалы категорияләрдән кала, барлык балалар да бер шартларга куелган. Дөрес, соңгы елларда өч яшьлекләрне урнаштыруга өстенлекләр бирелә башлады. Шул рәвешле бу категория тулысынча диярлек тәрбия йортларында урыннар белән тәэмин ителде. Ләкин 1,5-3 яшьлекләр арасында чират көтүчеләр бик күп. Зур шәһәрләрдә, барыннан да бигрәк башкалабыз Казанда, вәзгыять шактый кискен.

Әмма республика җитәкчелеге бу мәсьәләне хәл итүгә зур көч куя. 2010 елда барлыкка килгән “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын тормышка ашырган чорда Казанда 101 балалар бакчасы төзелде.

- Бүгенге көндә “Бәләкәч” республика программасы, “Юл картасы” федераль программасы ярдәмендә балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү, шәхси балалар бакчалары, капиталь ремонт, өстәмә төркемнәр булдыру ярдәмендә Казан 5 ел эчендә быел үз ишекләрен ачарга әзерләнгән 20 тәрбия учагын исәпкә алсак, 101 балалар бакчасына баеды. Без программа буенча бирелгән вәгъдәне 5 тапкырга арттырып үтәдек, - ди Казан мэры Илсур Метшин.

Моңа да карамастан, Казан мэриясенең интернет аша кабул итү бүлегенә “Чиратны алга күчерергә ярдәм итегез...”, “Фәлән урында кайчан балалар бакчасы төзеләчәк” һәм башка шундый сораулар белән мөрәҗәгатьләр килә тора.

“Казанда бәби-бум дәвам итә, һәм без әти-әниләр үзләренә куйган темпларга яраклашырга тырышачакбыз. Балалар тапсыннар – без тагы төзәячәкбез”, - дип тынычландыра шәһәр башлыгы.


Галия ХӘКИМОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.07.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»