поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 15 Декабрь
  • Кави Нәҗми (1901-1957) - язучы
  • Фәридә Кудашева (1920-2010) - җырчы
  • Данил Гыйниятов - журналист
  • Диләрә Илалтдинова - җырчы
  • Габделбарый Болгарский (1884-1927) - актер
  • Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974) - шахматчы
  • Нуриәхмәт Сафин - актер
  • Хөсни Кәрим (1887-1965) - язучы
  • Марат Айзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Лилия Низамиева - актриса
  • Казанның Авиатөзелеш районында бер бүлмәле квартира яки гостинка снимать итәргә иде. Тәртипле яшь гаилә. Вариантлар булса, шалтыратыгыз, зинһар. тел.: 89179068047
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
Архив
 
22.07.2015 Ир белән хатын

Акыллы егеткә кызлар чират тора

Кызым кияүгә чыкмый, улым өйләнми, дип борчылучы әти-әниләр һәр авылда, һәр шәһәрдә бар. Соңгы елларда егетләр камыт кияргә ашыкмый, кызлар насыйп яр таба алмый интегә.

Ялгызлык проблемасы бөтен Россия буенча таралган. Заманында популяр булган “Ун кызга – тугыз егет” җыры да көн кадагына җавап бирми инде. Бүген Россиянең зур шәһәрлә­рендә ун кызга тугыз егет очратам димә. Илдә юньле ир-егетләргә кытлык. 2010 елгы халык санын алу вакытында белгечләр шактый кызыклы фактларга юлыккан һәм “кияүсез” шәһәрләр исемлеген булдырган. Текстиль сәнәгате белән танылган Иваново шәһәре – “кияү­сез”лек буенча беренче урында. Биредә гаилә кору яшендәге 100 иргә 190 хатын туры килә. Икенче урында – Ярославль. Би­редә 100 иргә – 179 хатын. Аннан соң Чита, Курск, Түбән Новгород шәһәр­ләре. Казан исә исем­лекнең уртасында. Бездә 100 иргә – 161 хатын-кыз. Санкт-Пе­тербургта да хәл­ләр мактанырлык түгел. Әмма безгә караганда бераз яхшырак. Ә менә Мәскәүдә үзеңә тормыш юлдашы табу җиңел­рәк икән. Биредә 100 иргә – 142 хатын. Исемлеккә күз салсак, иң соңгы урында – Махачкала. Анда 100 иргә 117 хатын туры килә. Шәһәрләрдә ирләр юк дип чаң суксак, авылларда кызлар юк, дип зарланалар.

– Авылларда 60ка җитеп тә, бер тапкыр өйләнеп карамаган кешеләр күп, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов. – Бездә буйдак­лар проблемасы арт­кы планда кала. Чынлыкта аның бе­лән Социаль яклау министрлыгы шө­гы­ль­­лә­нер­гә тиеш кебек. Рес­публикада ха­тын-кызлар, ве­тераннар җәм­­­гыяте дә эшләп килә. Бу хакта алар җыелып сөй­ләшәләр, әмма нәтиҗәсе генә бик күренми.

Хәбипов, элеккеге заманнардагы кебек, һәр авылда яучы булырга тиеш дигән фикерне алга сөрә. “Яучылар кешене ялгыз яшәтмәгән, тиңен табып биргән. Шуңа күрә элек авылларда буйдак­лар юк дәрәҗәсендә булган да инде. Безнең туганыбыз 42 яшендә кияүгә чыкты. Аны Кандыз авылындагы ялгыз яшәүче бер кеше белән таныштырдылар. Очраштылар да шул ук көнне вәгъ­дәләштеләр, өйләне­шеп, балалары туды. Менә дигән итеп яшәделәр”, – ди ул.

Ялгызаклар проблемасы аңа Мөслимдә башлык булып торган вакыттан ук таныш. Бу уңайдан шактый эш башкарган алар. “Авылларда күбесе тормыш алып бара торган ирләр. Ник өйләнмисең дисәң, ничек хатын-кыз янына барып сүз катыйм инде, диләр. Бер егетне 52 яшендә өйлән­дердек. Әйбәт яшәп кит­теләр. Ике балалары бар”, – ди Хәбипов.

Шунысы кызганыч: хә­зер районда мондый чаралар үткәрми башлаганнар. Үзенчәлекле кичәләр турында беләсе килеп шалтыраткач, андый чара­ларның күптән булмаганын әйт­теләр. Республикадагы хәл­ләр белән кызыксынып, Россия Мөслимәләр берлеге рәисе, “Ханума” таныштыру үзәге җитәк­чесе Наи­лә ханым Җиһан­шина бе­лән элемтәгә кер­гәч, ул, ялгызлар проблемасын район­нар үзләре генә хәл итә алмый, дип белдерде. “Мөслимдә дә, Сабада да, Чирмешәндә дә, Чаллыда да таныштыру кичәләре оештырып карадылар. Сабада, мәсәлән, ир-егетләр генә килде, кызларга кытлык, дип зарланды. Чир­мешәндә, кире­сенчә, ирләр юк. Ә бөтен республика белән бергә эшләсәң, нә­тиҗәсе була. Бүген төп офисыбызда өч яучы эшли. Ай саен 5-6 парны кавыштырабыз. Бу эшне районнардагы мөслимәләр берлеге җи­тәк­челәренә йөкләмәкче булабыз”, – ди баш яучы.

Татарстанстатның рәс­ми сайтыннан алынган мәгълү­мат­лардан күрен­гән­чә, республика буенча 1000 иргә 1162 (яңа туган сабыйларны да кертеп) хатын-кыз туры килә. Шә­һәрләрдә бу сан – 1191, ә авылларда – 1075. Саннарга күз салсак, өй­ләнешү яшен­дәге ир-атлар авылларда күбрәк. Мисалга, Биектау районының Березка авыл җирлегенә кергән 12 авылда 100дән артык буйдак ир бар.

– Авылдагы буйдакларны берничә төргә бүләргә кирәк, – ди Березка авыл җирлеге башлыгы Эльвира Әхмәдуллина. – Үз-үзенә ышан­маучы, ихтыяр көче булмаган, тырыш, юаш егетләр бар. Эчкечелеккә бирелгәннәр дә шактый. Ялкаулар да җитәрлек. Тормыш итәм дигән егетне өйләндерергә була, ә менә берни кирәкмәгән кешенең өенә хатынны китереп бир­сәң дә, ул аңа борылып та карамый. Кешенең үз кү­ңелендә булуы кирәк. Минем гаиләм булырга тиеш дигән кеше үз парын таба ул, акыллы егетне хатын-кыз үзе дә күрә. Кичә үткәреп кенә яр табып булмый. Мондый чарага алар килми. Ялгызларны туган-тумача, дус-ишләр таныштырырга тиеш. Бары шул вакытта гына бу проблеманы хәл итеп була. Бездә андый мисаллар бар.

Авыл җирлеге башлыгы да, республиканың баш яучысы да авылларда акыллы егетләрнең барлыгын әйтә. “Шушы көннәрдә генә таныштыру үзәгенә 40 яшь­ләрдәге бер егет килде. Озын буйлы, югары белемле, чибәр, тырыш, йорт-җире бар, бөтен җире җитеш, тик хатыны гына юк. Кызлар өчен менә дигән мөмкинлек. Тәвәккәллә дә, тормышыңны башла. Авылга кайтып яшәргә риза булган кызларның анкетасы белән таныштырдым. Ин­шаллаһ, үз парын табар кебек. Соңгы вакытта гаиләне беренче урынга куючы кызлар саны арта башлады, авылга да кайтырга риза алар, шуңа сөенергә кирәк”, – ди Наилә ханым.

Таныштыру үзәге авылга китәргә риза булган ике кызның игъланын газетага биргән булган. “Шул көн­нәрдә телефоным тынып тормады, һәр көн 200-300 кеше шалтыратты. Авылдагы буйдаклар пробле­масы­ның нинди кискен икән­леген менә шуннан чамаларга була инде”, – ди Наи­лә ханым.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 104 | 21.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе