поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.07.2015 Матбугат

Гәҗит сүзенә җитәме соң

12 яшен тутырып маташучы улым шаккатырды. «Әти, син нигә ул гәҗит-мәҗит белән маташасың, бөтен нәрсә интернетта бар, сезнең гәҗитегез килеп җиткәнче, мин аны мең кат укый алам бит инде», – диде ул ноутбугын тезендә тоткан килеш. Шул мизгелдә генә аңа җавап бирә алмадым, «Ә әбиең нишли?» – диюдән узмадым. Күңелдә корты калды... Һаман шуны уйлап йөрим.

 Авылга кайттым. Радио бар, телевизор эшләп тора, туганнарым интернет белән дә дус. Тик шулай да берничә мең тәңкәлек газета яздырып алалар. Алай гына да түгел, почтальон килгәнен көтү, почта тартмасыннан чыгып алу, кайбер очракларда шул почта хезмәткәре белән авыл яңалык­ларын «чәйнәп» алу – ул үзе бер изге йола, гадәт.

– Ә син свежий гәҗитнең исен тагын нәрсә белән чагыштыра аласың? – дип сорады миннән бер якташ.

Мин башта, өйрәнелгән гадәт буенча, «свежий» сүзенең татарчасын таба алмыйча интектем, аннан укыганымны, тик иснәп карамаганымны әйтеп котылдым. Чыннан да, эштән арып кайт­кач, яңа килгән газетаны тотып диванда ятудан да рәхәтрәк халәт бармы икән ир-ат өчен? Хәер, ир-ат өчен генә түгел, гомумән?

Бар, бөтен җирдә мәгъ­­лүмат бар хәзер. Шул ук интернет та, башкасы да. Тик менә гәҗит сүзе – һаман гәҗит сүзе ул. Авылда мине кайчак шаккатыралар. «Фәлән-фәлән артист фәлән икән, ә фәлән-фә­лән шулай иткән икән» ише «яңалыклар» белән дип әйтүем. Юк, туктагыз әле, алай түгел ул, кичә генә аның белән күрештем дип тә карыйм. «Юк, гәҗиттә шулай дип язылган» һәм вәссәлам. Чөнки мин әйт­кән ул – мин әйт­кән, ә гәҗиттә язган ул – бөтенләй бүтән. Теге мәзәктәге абзыйның: »Син беләсеңме, силсәвит беләме?» – дип әйт­кәне кебек.

Шуңа газеталар әле тиз генә бетмәстер дип уйлыйм .Чөнки әнә бездән күпкә алдарак барган чит илләрдә дә, кешенең итәгендә ноутбук, кесәсендә интернетлы телефон, ә кулында – газета. Ташка басылган җитдирәк чөнки. Интернеттагы җилбәзәгрәк бүген язылып иртәгә төзәтелә яки бөтенләй бетерелә ала торган язма түгел ул матбугатта басылган язма.

Әле генә почта хезмәткәрләренең бәйрәме узды. Минем өчен бүгенге авылны берләштереп торучы кешеләр – почта таратучылар. Хезмәтләре дә авыр, авыл җирендә бигрәк тә, тик алар авторитетлы. Чөнки алар газета сүзен укучыга җиткерүчеләр. Шуңа улым бу темага тагын бер кат сүз кузгатса, ничек җавап бирәсен беләм мин...


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 17.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»