поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.07.2015 Мәдәният

Хәлим Җәләй: «Авыз ашка тигәндә, борын ташка тиде» (ӘҢГӘМӘ)

Татар театры белән азмы-күпме таныш кешегә Хәлим Җәләйнең кем икәнлеген аңлатып торасы юк. Камал театрында ярты гасырдан артык хезмәт куйган актер күптән түгел 75 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Татарстанның халык артистын язучылар да үз ишләре саный, чөнки Хәлим абый – байтак әкият-поэмалар язып һәм Мольер, Ибсен, Островский, Айтматов кебек атаклы драматургларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп, әдәбиятыбызга саллы гына өлеш керткән шәхес. Ә инде аның классик язучыларыбызның һәм шагыйрьләребезнең яттан сөйләгән байтак әсәрләре радиобыз һәм телевидениенең алтын фондында саклана.

Ходай Тәгалә аңа спектакльләрдә төп геройларны уйнарлык мәһабәт буйсын да, матур кыяфәт тә бирмәгән. Әмма сәхнәгә чыгып, берничә минут үтүгә, ул тамашачыны үзенең эчкерсезлеге, тормышчан уены белән әсир итә дә куя. Юбилеенда да ул моннан 40-50 ел уйнаган геройларын янәдән «терелтеп», тамашачы алдына чыгарып бастырды. Ә моның өчен феноменаль хәтергә ия булу өстенә һәр ролеңне – ул тискәре героймы-уңаймы – яратып башкару кирәк. Хәтер дигәннән, Ходай Тәгалә аңа бу сыйфатны бер дә жәлләмичә биргән. Ул бүген дә, кем әйтмешли, төн уртасында уятып сорасаң да, Фатыйх Хөснинең «Йөзек кашы» повестен, Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары»н, Еники хикәяләрен, Роберт Миңнуллин, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Әхмәтҗан шигырьләрен яттан сөйләп бирә ала.

Яшьлегендә артист булырга хыялланса да, урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерли торган факультетына укырга керә, анда өч ел белем ала, аннан группадашларын гаҗәпкә калдырып, институтны ташлый һәм театр училищесына укырга керә. Республика авыл хуҗалыгы бу очракта әлләни зур югалту кичермәгәндер, ә менә театр дөньясы гаҗәеп артистка байый...

– Хәлим абый, әңгәмәбезне Сезнең хактагы бер мәзәктән башлыйк әле. Туган авылыгызга кайткач, күрше бабае сездән: «Улым, син кайда эшлисең?» – дип сораган, диләр. «Театрда артист булып эшлим», – дигәнсез. Шуннан теге бабай: «Улым, эшкә керергә вакыт бит инде», – дип әйткән, имеш. Булдымы шундый хәл?

– Булды. Миңа гына түгел, байтак коллегаларыма шундыйрак фикерләрне ишетергә туры килгәндер. Бездә бит халык театрны бик яратса да, артист һөнәрен кеше көлдерүче, шамакай дәрәҗәсендә генә кабул итә, чөнки элегрәк һәр зур авылда диярлек үзешчән театр коллективлары була иде, анда авыл кешесенең күршесе, туганы уйный иде.

– Әлбәттә, Сезнең Олы Солтанда да (Балык Бистәсе районы) булгандыр инде андый артистлар. Әгәр булмаса, биредән Рауза Хәйретдинова, Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләйләр чыкмас иде.

– Әйе, Олы Солтан – уникаль авыл. Мин укыган чорда тирә-якта бердәнбер урта мәктәп биредә генә иде. Мин бит, Мәһдиев әйтмешли, кырык беренче ел баласы, дөресрәге, 40 нчы елда туган малай. Яшьли сугыш чорының бөтен авырлыгын күреп үстем. Шул ач-ялангач авыр чорда да халык концерт куярга, спектакльләр уйнарга вакыт таба иде. Чыннан да, бәлки әнә шул авырлыкны бераз онытып тору өчен дә кирәк булгандыр үзешчән артистлар. Безнең авылда ул чорда ике драма коллективы бар иде: берсе мәктәптә, икенчесе авыл клубында. Дүртенчедә укыганда бугай, авыл клубы сәхнәсенә чыгып, Мәхмүт Хөсәеннең ниндидер бер шигырен сөйләгәнемне хәтерлим. Сәхнә шулкадәр зур булды микән – шигырь сөйләргә чыкканда сәхнәнең уртасына барып җитә алмыйча интеккәнем истә калган. Хәтер искиткеч шәп иде минем. Дәресләрдә укытучылар сөйләгәнне хәтергә сеңдереп кенә барам – өйдә янә укып та торасы юк. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым да, Авыл хуҗалыгы институтына юл тоттым.

– Ә нигә театр училищесына түгел?

– Ул вакытта андый училище юк иде әле. Аннан соң, әйткәнемчә, артистны кешегә санамыйлар иде авылда. Авылда иң абруйлы кешеләр – колхоз рәисе, агроном, инженер-механик. Институтка укырга керүемне әни дә бик хуплады. Әти ул вакытта юк, фронтта үлеп калган. Мин гаиләдә төпчек малай булгач, әни дә авылга кайтыр, шунда төпләнер дип уйлагандыр инде. Тик тормыш без дигәнчә генә бармый шул – барлык малайларын читкә озатып бетергәч, мин институтта укыганда, әни дә Казанга күчеп килде – Бертуган Петряевлар урамыннан бер йорт сатып алдык та шунда яши башладык. Әле анда өйләнгән бертуган абыем да хатыны белән яшәде.

– Институтта укуыгызның яртысыннан артыгы узгач, ташлап, театр училищесына укырга керүегезгә өегездә ничек карадылар?

– Мин бит беренче курстан соң, читтә торып укуга күчеп, заводта слесарь булып эшләдем. Җәен Казахстанга чирәм-җирләргә дә барып кайттым. Үзем заводта эшлим, ә кичләрен Вахитов клубына драмтүгәрәккә йөрим. Аны башта Һидият абый Солтанов җитәкләде, аннан соң Мәсгуть Имашев килде. Алар миңа яңа гына ачылган театр училищесына керергә тәкъдим иттеләр. 1961 ел бу. Суворов әйтмешли, бардым-күрдем-кердем. Атаклы режиссер Ширияздан Сарымсаков мине ике турдан соң ук: «Өченчесенә килеп торма, кабул ителдең», – дип сөендерде. Исемлектә үземнең фамилияне күреп, бу хакта өйгә кайтып әйткәч, әни елап җибәрде, әмма мин үз сүземдә нык тордым – институттан документларымны алдым. Ул вакытта берьюлы ике җирдә укырга рөхсәт итмиләр иде.

– Хәлим абый ярты гасыр дәвамында театрда ничә роль уйнадыгыз? Алар арасында Cезне халыкка танытканнары бармы?

– Барлык рольләрне санасаң йөздән артыкка җыела. Театрда беренче ролемне икенче курста укыганда уйнадым. Индонезия драматургының «Фаҗигале юлда» дигән спектакльдәге бер хезмәтче роле иде ул. Арткы пландагы кечкенә генә роль. Мине тамашачыга өченче курста укыганда уйнаган Тимергали дигән зимагур роле таныттырды. Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар»ында иде ул. Герой бер-ике урында җырлап та җибәрә. Менә шуннан соң таный башладылар мине дә. Яраткан рольләргә килгәндә байтак алар. «Зөбәйдә – адәм баласы»нда Әсхәт, “Күк капусында” Гайфи, «Диләфрүзгә – дүрт кияүдә» Шәкүр. Соңгы әйткән спектакль 600 тапкырдан артык уйналды – бик зур сан бу. Һәм аларның барысында да Шәкүрне мин дублерсыз уйнадым.

– Сез инде байтак режиссерлар белән эшләгән артист. Бәхетле артист. 75 яшьтә дә роль бирәләр икән, димәк, Сезгә ышаналар.

– Әйе, мин Ширияздан Сарымсаков, Рифкать Бикчәнтәев, Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов кебек бөек режиссерлар белән эшләдем. Фәрит белән дә мөнәсәбәтләребез әйбәт. Әйе, әле бүген дә Мольерның «Дон Жуан яки таш кунак» спектаклендә Гусманны уйныйм. Бу спектакльне үзем тәрҗемә иткән идем – бераз мактаныйм әле.

– Хәлим абый, бүгенге яшь артистлардан кемнәргә зур өметләр баглыйсыз?

– Аллага шөкер, телебезне мөкәммәл белгән, талантлы яшьләребез күп! Әйтик, безнең театрда алар Эмиль Талипов, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова һ.б. Башка театрларда да шулхәтле оста уйнаучы яшьләр бар. Кемнедер әйтсәм, әйтелмәгәннәр үпкәләр сыман. Кыскасы, һәр театрда да буыннар алмашу процессы бара.

– Буыннар алмашу дигәннән, Сез бит Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуков, Фоат Халитов кебек атаклы артистларны күреп калган, хәтта алар белән бер сәхнәдә уйнаган кеше.

– Аларның һәркайсы театрыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиешле шәхесләр. Миңа Габдулла абый Шамуковның йогынтысы искиткеч зур булды. Актерлык ягыннан гына түгел. Ул телне гаҗәеп дәрәҗәдә яхшы тоемлаган, үзе дә тәрҗемә белән шөгыльләнгән, хәтта мәсәлләр иҗат иткән язучы да. Минем әкиятләр яза башлавым да аның тәэсирендә булды бугай. Тик мин ул әкиятләрне аның үзенә күрсәтергә өлгерә алмый калдым.

– Шулай да Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм кебек шагыйрьләребез Сезнең ул әкият-поэмаларыгызга югары бәя биргәнен яхшы беләм. Гомумән, әкият язу бик авырдыр дип уйлыйм. Ә инде әкиятне шигъри калыпларга салу тагын да авыррактыр...

– Дөрес әйтәсең. Бездә бит Фатыйх Кәримнең «Гармунчы аю белән җырчы маймыл»ыннан соң шигъри әкият язучы булмады да диярлек. Мин башта татар халык әкиятләренә нигезләнеп «Корчаңгы тай һәм таз малай» дигән әкият-поэма яздым. Башта аны Зөлфәт белән Мөдәррискә укыттым. Хупладылар. Аннан соң ул «Яшь ленинчы»да басылып чыкты. Аңа Туфан абый, Гариф Ахунов югары бәя бирделәр. Шуннан китте инде. «Шәрә бүре», «Аю белән төлке», «Турай батыр», «Пәриле күл буенда» дигән әкиятләремне дә укучылар, бигрәк тә балалар яхшы кабул иттеләр. Быел менә, ниһаять, аларны бергә туплап «Әкиятләр» китабын чыгардым. Әкият укып үскән бала начар күңелле була алмый дип саныйм. “Дөньяны сугыш афәтеннән әкият кенә коткарачак” дигән Италиянең бөек әкиятчесе Джанни Родари...

– Болары инде чыкканнары. Тагын нәрсәләр язарга уйлыйсыз?

– Алдан кычкырырга яратмасам да әйтәм: хәзер автобиографик әсәр өстендә эшлим. Анда – үзем турында гына түгел, ә тормыш юлымда очраган атаклы шәхесләр хакында дә кызыклы күзәтүләрем, гомумән, гомер, яшәү хакында уйлануларым.

– Хәлим абый, гаилә хәлләрегезне дә белеп китик инде!

– Артист кешенең тылы әйбәт булмаса, ул эчүгә сабыша, тормыш авырлыкларына тиз бирешә дип саныйм. Аллага шөкер, тормыш иптәшем Флера белән гомер буена бер-беребезне аңлашып яшәдек һәм яшибез. Ул белеме буенча филолог, сукырлар өчен махсус китапханәдә эшләде. Кызларым Дилбәр белән Миләүшә икесе дә Финанс-икътисад институтын тәмамладылар. Берсе «Татэнерго»да, икенчесе оптика-механика заводында эшли. Дүрт оныгым бар. Олысы Арслан инде Төзелеш-архитектура академиясен тәмамлады, иң кечесе Мансурга әле ике яшь кенә.

– Чыннан да, Сезне бәхетле кеше дип санарга мөмкин. Һәрчак шат күңелле, спортчылар әйтмешли, гел яхшы формада булуыгызның серен әйтмәссезме?

– Аның әлләни сере юк. Берәүдән дә көнләшмәдем, берәүгә дә начарлык эшләмәскә тырыштым. Гади генә әйткәндә, эш аты мин. Тик менә картлык килде. Зиһен нормаль булса да егәр элеккечә түгел инде. Нәкъ татар халык мәкалендәгечә: «Авыз ашка тигәндә, борын ташка тиде». Әмма мин тормышымнан канәгать. Минем яшькә җиткәч һәр кеше шулай дип әйтә алсын иде.


Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.07.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»