|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2015 Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов Матбугат йорты ачылышында нәрсә дидеКазан, Бауман урамы, 19 нчы йорт. Бу урынның кайдалыгын, анда нәрсә барлыгын татарча белгән, татар китабын, матбугатын укыган барча кеше чамалый. Матбугат йортының ачылу тантанасында халык шагыйре Роберт Миңнуллин әнә шулай диде. Нәкъ менә шуңа күрә аны югалту татар халкы өчен генә түгел, кардәшләребез өчен дә авыр булыр иде. Әнә шуңа ул бина бушап калгач та, чаң сугу, өзгәләнү тулы хатлар, чыгышлар башланды. Мондый чыгышлар китаплар йорты сакланып кала дигәч кенә, азрак тынды. Узган атна азагында Матбугат йорты ишекләрен янә ачты. Өч йолдызлы “Ногай” кунакханә комплексы һәм “Барабус” паркингы сыйфатында. Ләкин язучылар өчен монысы да бәйрәм иде. Алар тантанага Тукай клубына җыелдылар. Әлеге вакыйга уңаеннан котлап, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил картиналарын бүләк итте. Сүз уңаеннан, әлеге бүләкләр комплекс хуҗалары заказы белән ясалган картиналардан хакыйкатькә якын булуы белән аерыла. Тукай залы диварларын бизәгән бу картиналарда язучылар физик яктан нык, чибәр. Күрәсең, рәссам Э.Морозов (автор турында мәгълүмат бирүче табылмады) Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Муса Җәлилләрнең явыр язмышлары турында бихәбәр булгандыр инде. Бинаның тарихы 1930 елдан башлана. Ул вакытта ТАССР җитәкчелеге Казандагы барлык матбугат чараларын бер түбә астына җыярга карар кыла. Шулай итеп архитектор Семен Пэн проекты буенча соры бина калкып чыга. Ул иң заманча техника белән җиһазлана. Төрле елларда биредә Татар китап нәшрияты, Матбугат министрлыгы, газета-журналлар редакцияләре, беренче катында исә гомер-гомергә китап кибете эшләгән. Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында Муса Җәлил, Чыңгыз Айтматов, Александр Фадеев, Алексей Толстой, Джанни Родарилар чыгыш ясаган. Роберт Миңнуллин хаклы, бу бинаның һәрбер диварында тарих язылган. “Матбугат йорты барыбызга да кадерле. Безнең буынга бигрәк тә. Чөнки шушында үстек, шагыйрь булдык, беренче китапларыбыз чыкты. Моннан 5-6 ел элек, Матбугат йортына карап моңсу шигырь язган идем. Мәдхия булыр дип уйлаган идем дә, мәрсия булып чыкты... Шөкер, хәзер бина элеккеге рәвешендә балкып тора. Матбугат йорты матур кыяфәткә кергән, кунакханә рәвешен алган. Әмма һәрбер кунакханәнең үз йөзе булырга тиеш. Миңа калса, кунакханә музей рәвешен алса, отышлы булачак”, – ди ул. Роберт Миңнуллин фикеренчә, әлеге идеяне тормышка ашыруның бер кыенлыгы да юк. Хәтта әлеге эшне бернинди чыгымнарсыз да башкарып була. Экспонатлар белән Татарстан китап нәшрияты, Язучылар берлеге, матбугат чаралары ярдәм итә ала. Чөнки әлеге оешмалар тарихи материалларга бай булсалар да, әлегә кадәр берсенең дә үз музее юк. Экспонатлар өчен аерым бүлмәләр дә кирәк түгел, фойе, ресторан ише халык күп була торган урыннарның диварлары да җитә. Бу фикерне комплекс директоры Виталий Большаковка Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тәрҗемә итеп җиткерде: – Күренеп тора, татарчагыз шәптән түгел сезнең. Һәрбер язманы ике телдә: татарча һәм русча язарга кирәк иде. Биредә тарихыбызны, мәдәниятебезне яктыртсак, комплекс эчтәлеге ягыннан баерак һәм кызыклырак булыр иде. Бу җәһәттән, холл, залларны, рестораннарны бизәү, эчтәлеге ягыннан баету турында уйлагыз, – диде ул. – Тукай залын файдалану буенча килешү төзергә кирәк. Экспонатлар урнаштыргач, күргәзмәләр оештыргач экскурсияләр ясау турында уйларга кирәк. Бу системалы эш булырга тиеш. Минем сезгә күрсәтмәм шушы. Виталий Большаков исә, чыгымнарның алдан планлаштырылганнан да күбрәк булуы турында сөйләде һәм аның коммерция проекты булуын да ассызыкларга онытмады. “Гадәти кунакханәләр төзелешкә киткән чыгымнарын 10-12 елда каплый ала. Безнең хәл катлаулырак, мөгаен, 14 еллап вакыт кирәк булыр. Чөнки реставрацияләү яңа урында төзелеш башлаудан күпкә катлаулырак, – диде Большаков. – Кабул итеп алганда бина күз алдында ишелерлек хәлдә иде. Баскычтан кала, күп өлеше агачтан эшләнгән, хәтта кирпеч диварларында да берничә төрле кирпеч, агач балкалар кулланылган. Реставраторлар эшкә алынганда, өсләренә ишелмәсен дип курыктык. Тарих берәмтекләп җыелды. Без кунаклар татар халкы тарихына тагын да якынаер дигән өметтә калабыз”. Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова исә, инвесторлар куелган бурычларны тулысынча үтәде дигән фикердә. “Без әлеге бинаның тарихи кыйммәтен саклап кала алдык. Ә бина, тарихи һәйкәл буларак, чыннан да уникаль. Кызганыч, бездә совет чоры архитектура корылмалары тиешенчә бәяләнми. Бөтен дөньяда совет авангарды кызыксыну уятса да. Бу җәһәттән бинаның яңа тормыш алуы – Россия күләмендә зур вакыйга”, – диде Персова.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|