|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2015 Язмыш
![]() Бу югалту ачыларын 10 яшьлек кыз бала үз иңнәрендә ничек күтәрде икәнАдәм баласының тормышы югалту-табышлардан гына тора диярсең. Мәрьям апа Хәбибуллина белән сөйләшкәч, бу югалту ачыларын 10 яшьлек кыз бала үз иңнәрендә ничек күтәрде икән, дип уйга каласың. Кеше гомеренең кадерен бизмәннәргә салып үлчисе иде дә... Бер кеше башына килгән бу кадәр югалтуны кичерү өчен бик көчле булырга кирәктер. Мәрьям апа һәрвакыт кемгәдер ярдәм кулы сузмаса, йөрәгенә тынычлык тапмый. Аның күңеле башкаларга һаман игелек, изгелек кылуда. “Кондырак болыны кадәр күңелем киң минем. Килегез, бөтенегез килегез”, – диде ул телефоннан дәшеп. Әнисез-әтисез балачак Әти-әнисен, туганнарын югалтып яшәгән ул җирләр хәзер су астында калган инде. Тумышы белән Лаеш районының Татар Агайбашы авылыннан ул. Әнисе утыз биш яшендә, дүрт баласын ятим калдырып, гүр иясе була. 1941 елның сентябрь ае була бу. Ә бер ай элек кенә әтиләрен фронтка озаталар. “Әле кайчан гына барыбыз бергә идек бит. Әти-әни, дәү әни, дүрт бала – ике малай, ике кыз”, – дип сөйли Мәрьям апа, күз яшьләренә буылып. Озак та тормый Суслонгердан әтиләре ачлыктан шешенеп кайтып төшә. Ул кышны бергә чыга алар. Аннан әтисен кабат сугышка алалар. Гайшәне, Әсфәндиярне, Нурлыхакны исә балалар йортына алып китәргә киләләр. Мәрьям авыру дәү әнисе белән генә кала. Яше олы булса да, бик гыйлемле карчык була. Тик ул да бу хәлне күреп югалып кала. Малайлар кире кайтты Энесе Әсфәндияр балалар йортыннан 1943 елның маенда ук качып кайта. Өчәүләп яши башлый алар. Тик озак тормый, 1947 елны 72 яшьлек дәү әниләре үлеп китә. 1949 елны Нурлыхак дигән энеләре дә кире кайта. Әмма Гайшәләре юкка чыга. Тере, үҗәт Мәрьям апага сеңлесен бик озак эзләргә туры килә. “Лаешта гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыя торган урын юк иде, аны, мөгаен, ераккарак алып киткәннәрдер”, – дип уйлый ул. Мәрьям апа, 19 яшендә Казанга килеп, төзелешкә эшкә урнаша. Аннан икмәк машинасында йөкче булып эшли. Әнә шулай шәһәрне үзләштерә ул. Сораштыра торгач, сеңлесенең Буада икәнлеге ачыклана. Шунда барып, өч кич кунып кайта. “Шундук таныдым. Бу 1952 елның апрель ае иде”, – дип сөйли Мәрьям апа. Тик Гайшә генә инде рус теллегә әйләнгән була. Шулай да авылдан чыгып киткәндә 3-4 яшендә булган Гайшә өйдәге мич, ястык-түшәкләр, йортлары яныннан су буена төшеп киткән юлны сораша. Боларның барысын да баланың хәтерләве гаҗәп инде. Ул үзе дә билгесезлек эчендә яшәгән булып чыга. 49 яшемдә тол калдым Мәрьям апаның ире Абдулла абый тумышы белән Дөбъяз якларыннан була. 18 яшендә сугышка китеп, Румынияне, Югославияне, Венгрияне һәм Австрияне азат итүдә катнашып, күп контузияләр алган кеше. Берничә мәртәбә госпитальдә ята. Ефрейторның “Кызыл Йолдыз” һәм III дәрәҗә Дан ордены алганы турындагы документлары машина белән суга бата. Бу хәл Дунай елгасы күперендә немецлар бомбага тотканда була. Австрия җирендә барган канкойгыч бәрелешләрдә ул кабат ике тапкыр контузия ала. Үлгән дип, туганнар каберлегенә салгач, кыймылдаганын күреп, кире алалар. 1945 – 1947 елларда генерал-лейтенант Михаил Запорожченконың шоферы булып хезмәт итә. 1945 елны хәтта Җиңү парадында Мәскәүдә маршал Георгий Жуковны йөртә ул. Сугыштагы яралары эзсез узмый шул. Матур гына яшәп ятканда Абдулла абый авырый башлый. Бу вакытта инде аларның бер улы, ике кызы туган була. Әтиләре баш авыртуларыннан унөч ел буе интегә. 56 яшендә акылыннан язып вафат була. Хастаханәдә моны контузия галәмәтләре дип әйтсәләр дә, язуда бу берничек тә расланмый кала. Мәрьям апаның да Абдулла абыйның хастаханә язуларын кабат эзләтәсе, дөреслекне раслатасы килә. Үземнекен бирмим “13 ел буе иремне, 40 ел каенанамны, 19 ел улымны карадым, – дип сөйли Мәрьям апа. – Улыма кечкенә чакта күз тиде, ахрысы. Шуннан гына авырый башлады. Үсте – корыды, үсте – корыды. Балалар полиомиелиты диделәр. Әнә шулай улымны да югалттым. Абдулла да улыбыз үлгәннән соң бигрәк бетереште”. Аның үзенә дә 40 яшеннән йөрәк чиреннән инвалидлык бирәләр. Өч туганын, үзенең өч баласын һәм өч оныгын карап үстерә ул. Инде бертуганнардан да берүзе калган. Быел гыйнвар аенда Гайшәне җирләгәннәр. “Үземнекен бирмим, кешенекен алмыйм”, – дип яши Мәрьям апа. Үзенеке үзенә җитәрлек шул аның. Бу гомер эчендә ниләр генә булмаган. Югалтуларны күтәрергә бер йөрәк кенә җитәрлек түгел. Ә аныкы һаман түзә...
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|