|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.07.2015 Киңәш-табыш
Иң шәп бал - августныкыИюль ахырларында, август башларында авылга бал исе тарала. Бу үзгә ис борынны шулкадәр кытыклый ки, ирексездән, тирләп-пешеп, тәмләп бал белән чәй эчәсе килә башлый. Бүген республикада 14400 умарталык исәпләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, шуларның 95 проценты – шәхси кулларда. Күпләр фермер хуҗалыгы булдыруны, шәхси хуҗалыкларында умарта тотуны өстен күрә хәзер. Бал күләме дә арта. Узган ел, мәсәлән, республикада 6,4 мең тонна бал җитештерелгән. 2013тә исә бу күрсәткеч 12 центнерга азрак иде. Булса, урнаштырабыз – Соңгы елларда бал белән проблема юк, – ди республика умартачылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәрит Вәлиуллин. – Бары корылыклы 2010 елда гына бал күләме шактый ким булды. Һәркемнең – үз эшләү алымы, урнаштыруны да кем ничек булдыра, шулай алып бара. Кайбер умартачылар бал сата алмаудан зарлана дисезме? Бар әйберне сатарга була. Тиешле шартларда саклаган очракта, чын балның составы үзгәрми, аңа берни булмый. Умартачыларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, республикада яшәүче ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә республика хөкүмәте пакет тутыртты. Үзебездә җитештерелгән балны күчтәнәч итеп өләшергә дигән фикер булды. Шул уңайдан умартачылар белән элемтәгә кереп, бал сатып алынды. “Татарстан балы” бренды Чыннан да, умартачылар, заманга яраклашып, савытка салып, яңача эшли башлады хәзер. Әлеге төргәкләрне умартачылык идарәсе эшләтә. Тик бу матур итеп төргәкләнгән балны кибетләрдә очратам димә. Андые бары тик ярминкә-базарларда гына сатыла. Шул ук вакытта кибет киштәләре башка төбәкләрдән килгән бал белән тулган. “Килешәм: умартачыларның үзләренә генә сәүдә челтәрләренә барып керү җиңел түгел. Бу уңайдан җирле сәүдә челтәрләре белән сөйләшүләр алып барабыз”, – ди Вәлиуллин. Шунысы кызык: Татарстан балын башка төбәкләрдә дә бик яратып алалар. Моның шулай икәне төрле күргәзмәләрдә дә күренә. Безнекеләр Казахстанда да булганнар. Алар да Татарстан балына өстенлек биргән. Безнең кортлар җыйган нигъмәтне мәскәүләр аеруча ярата икән. Борчылырга иртәрәк Быел республикада бал булырмы? Чөнки һава торышы умартачылык тармагы өчен бик кулай түгел, диләр. “Быел бал күп булмас кебек. Чөнки нәкъ бал җыю чорында яңгырлар яуды, бал кортлары умартадагы балны ашый башлады”, – ди Рәдиф Гыймадиев. Әмма республикада тулаем җыем узган елдагы кебек булачак дип ышандыралар. Фәрит Вәлиуллин белдергәнчә, яңгырга кадәр унлап район белән сөйләшүләр алып барганнар, алар табышның шактый булуын белдергән. Бал кортлары көн саен бер умарта оясына 6-7 килограмм бал алып кайткан. – Умарталыкларда үлчәүгә куелган умарталар бар, – ди Фәрит Вәлиулла улы. – Умартачы, шул ояга карап, кортларның ничек һәм күпме бал җыюын күзәтә. Шуннан чыгып, бөтен умарталыктан күпме бал аертып буласын чамалыйлар. Чәй эчәр өчен Бал суыртуның үз вакыты бар. Гадәттә, балны августта аертырга кирәк икән. Бу вакытта умартадагы бал өлгереп җиткән була. Кайбер умартачылар балны июль аенда да суырта. Тик бу чорда алынган бал өлгермәгән булырга мөмкин. Соңгы елларда кибет киштәләрендә бал ризыклары барлыкка килде. “Карале, таныш умартачы балын ничек кыйммәткә сата, ә кибеттә ярты бәясе икән бит”, – дип уйлаучылар шактый. Чынлыкта, матур савытка салынган, күзне кызыктырып торучы бу ризык чын бал түгел. Аның табигый бал булмаганлыгы этикеткасына да языла. Әмма безнең халык язуына карамый, иң элек бәясенә игътибар итә. Ә аның составында бал нибары 30 процент кына булырга мөмкин. Умартачылар белдергәнчә, ясалма бал элек Кытайда гына җитештерелсә, хәзер Россиядә дә мондый заводлар барлыкка килгән. Умартачылар шуңа борчыла. Табигый балның килограммы 300 сум тирәсе дип белдерә алар. Ә ясалма бал бермә-бер арзан йөри. Зур кибетләрдә чын балның килограммы 600 сумга кадәр җитәргә ихтимал. – Умарта тотучылар ялган бал сатмый, – ди Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче фермер Гафур Зарипов. – Гадәттә, кушылган бал алыпсатарларда булырга мөмкин. Иң яхшысы – балны таныш кешедән алу. Чын балны ничек аерырга соң, дип уйлар күпләр. Бары хуш исле булганын гына сатып алырга тырышыгыз. Ә менә тамак төбен әчеттерергә тиеш дигәннәре дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Ачы тәм кайсы чәчәктән җыелуына карый. Болгатып карагыз! Бер өлеш балны ике өлеш суга салып болгатырга. Табигый бал булса, су болганчыклана, өстендә салават күперендәге кебек төсләр барлыкка килә, катнашма булганда, төбенә утыра. Кырынганнан соң 1 чәй кашыгы балны 50 мл кайнар суда эретеп, кырынганнан соң сөртергә. Баллы су бит тиресен дезинфекцияли, киселгән урыннарны тиз төзәтә.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|