поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.07.2015 Спорт

Миллионнар алып киткән Капеллодан соң футбол кояшы башка яктан чыга башлармы?

Ниһаять! Фабио Капеллоның Россия җыелма командасы баш тренеры вазыйфасыннан китүен футбол җәмәгатьчелеге әнә шундый хисләр белән кабул итте дисәк, әллә ни арттыру булмас. Тик итальян белгече китүгә үк Россиядә футбол коя­шы башка яктан чыга башламаячак.

Дөресен әйткәндә, Капелло­ның китәчәге беркем өчен дә көтелмәгән хәл булмады. Киләсе елда узачак Европа чемпионатына эләкмәсәк тә зур проблема түгел. Анда эләгеп кенә эш бетми әле, хурлыкка калмас өчен дә тырышырга кирәк. Ә безнекеләрнең соңгы вакытта күрсәткән уены әллә ни өметләндерми. Төп мә­сь­әлә башкада. Капелло белән килешүне ничек тә тизрәк өзәргә, башкача әйткәндә, котылырга кирәк иде. 2018 елга күп калмады. Үзебездә узган Дөнья чемпионатында нәрсәдер эшләргә кирәк бит инде. Ә менә Капелло белән әнә шул “нәрсә”гәдер ирешү куркыныч астында калды.

6 миллион гына диләр

Бер яктан караганда, теге яки бу командада тренер алмашыну гадәти хәл. Нәтиҗә юк икән – җибәрәләр инде. Ә менә футболдагы үзгәрешләргә спорт белән кызыксынучылар гына түгел, бөтен халык игътибар итте. Чөн­ки Капелло түгел, аның акчасы турында күбрәк сөйлиләр. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, вакытыннан алда эшеннән җибәргән өчен тренерга 15 миллион евро акча түләргә тиеш булганнар. Безнең акчага күчерсәң, бер миллиард сум тирәсе килеп чыга бу. Ике көн элек Россиянең спорт министры Виталий Мутко бу мәгълүматның дөрес түгеллеген әйтеп антлар эчте. Аннары телгә алынган сумманың азрак – 6 миллион евро гына икәне турында хәбәр таралды. Анысы да аз акча түгел. Ни өчен Капелло белән шундый авыр шартларга ризалашып килешү төзегәннәр? Гадәттә­гечә, гаебен танучы юк.

Ничек кенә булмасын, Капелло китте, хәзер аның урынына яңа тренер киләчәк. Инде анысы Россия кешесе булыр диләр. Кандидатлар исемлегенә җиде-сигез кеше кергән. Араларында “Ру­бин”ның элеккеге тренеры Корбан Бәрдыев та бар. Ә төп кандидатлар дип Леонид Слуцкий белән Александр Бородюк телгә алына. Тик баш тренер вазыйфасына кайсы гына бил­геләнсә дә, Россиядә футбол кояшы башка яктан чыга башламаячак. Анысын ук үзгәртү баш тренер кулыннан гына килә торган эш түгел. Монысы өчен зуррак көч кирәк. Әнә шуңа күрә хәтта канунга үзгәреш­ләр дә кертергә җыеналар. Билгеле булганча, моннан 6 ел элек Россиянең ул вакыттагы Президенты Дмитрий Медведев түрә­ләрне спорт фе­дерацияләрен җитәкләүне тыйды.
Аларның эше болай да күп, янәсе. Инде менә ул искәрмә ясарга карар кылган. Шул рәвешле Россиянең спорт минис­тры Виталий Мутко кабат илнең футбол берлеген җитәкли алачак. Мутко үзе дә моңа каршы түгел. Шуңа күрә министрны Россия футболын коткарачак кеше дип тәкъдим итүчеләр дә бар. Тик менә Капелло белән былтыр яңа килешү төзегән кеше дә нәкъ менә ул иде.

Лимит безгә кагылмый

Ике көн Россия футбол берле­гендә тагын бер мөһим карар чыгардылар. Анысы чит ил уенчылары санына кагыла. Моннан ары премьер-лига командалары уен кырына берьюлы күп дигәндә 6 чит ил футболчысын гына чыгара алачак. Элегрәк исә 7не дә ярый иде. Бу үзгәрешләргә карата төрле фикерләр бар. Берәүләр әйтүенчә, яңа кагыйдә үзебезнең футболчыларны күб­рәк уйнату мөмкинлеге бирә. Ә икенчеләре мондый шартларда Россия футболчылары үзләрен уен кырына барыбер чыгарасыларын белеп, артыгын тырышмаячак дип тәкрарлый. Бу бә­хәснең ахыры булмас, ахрысы. Ә менә “Рубин”га мондый үзгә­решләрнең әллә ни йогынтысы юк. “Узган сезонда уен кырына алты чит ил футболчысы чыкканын хәтерләмим дә”, – ди “Ру­бин”ның генераль директоры Айрат Гәрәев.

Ә кайбер белгечләр раславынча, чит ил футболчылары санын киметү командаларга тамашачыга якынаерга ярдәм итә. “Рубин” исә моның өчен башка чаралар да уздыра. Әйтик, коман­даның сезон алды очрашуын якташларыбыз бу юлы Горбунов исемендәге Казан авиация заводында уздырды. Юкка түгел. Чөнки “Рубин”ның нигезе нәкъ менә шушы заводта салынган дип исәпләнә. Бу очрашу уен­чыларның үзләренә дә йогынты ясады, күрәсең. Һәрхәлдә, очкычлар янына басып бик озак фотога төште алар. Инде хәбәр иткәне­безчә, “Рубин” яңа сезон­ның беренче очрашуын 18 июльдә Мәскәүдә ЦСКАга каршы уздыра.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 16.07.2015 | 16.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»