поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.07.2015 Мәгариф

Балалар бакчаларына авыру сабыйлар йөрергә тиешме?

Безнең яндагы балалар бакчасына минем улым йөри торган төркемгә узган ай яңа сабый килде. Ул бала церебраль параличтан интегә. Авырлык белән атлый. Шул бала килгәннән бирле, улым: «Әни нигә ул шундый, нигә ул тегенди?» – дип сораулар яудыра. 25ләп бала тупланган төркемдә сәламәт балаларны да чак карап бетерә алган тәрбиячегә авыру бала белән нишләргә, аны кулдан ычкындырырга да ярамый бит.

Мин бу баладан зарланырга, аны кимсетергә дә теләмим. Алла сакласын! Мондый хәл теләсә кайсыбыз белән дә булыр­га мөмкин. Авыру бала тәрбияләү җиңел түгелдер. Әлбәттә, һәр ата‑ана да үз баласының башкалар белән бертигез шартларда тәрбияләнүен, сәламәт балалар белән аралашып үсүен телидер. Әмма бу дөресме, авыру балага сәламәт бала белән бер төркемдә шөгыльләнү рөхсәт ителәме?
А.Фәттахова, Казан».

Укучыбызның соравына җавап эзләп, Татарстан Мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре бүлегендә эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать иттек.

Белгечләр әйтүенчә, Татарстанда инклюзив белем бирү күптән эшләп килә. Инклюзив, ягъни инвалидларны социумга тарту, аларга башкалар кебек ук шартлар тудыру дигән мәгънәдә. Кайбер балалар бакчаларында катнаш төрдәге махсус төркемнәр эшли. Аларда, гадәттә, балалар саны азрак була. Шуңа да балалар бакчаларында, мәктәпләрдә сәламәт балалар белән бергә авыру балаларның да булуына аптырарга кирәкми. Ярый Казанда интернат мәктәпләр бар, ә республиканың күп районнарында алар юк. Шуңа да даун, ДЦП авырулы балаларны да гадәти мәктәпләрдә укытырга туры килә. Бу начар түгел. Балаларда инвалидларга карата тискәре мөнәсәбәт булмаска тиеш. Дөрес, бөтен авыру балалар да сәламәт балалар белән бергә белем ала дигән сүз түгел. Балалар бакчасына барыр алдыннан, һәрберсе медицина тикшерүе уза, бары табиблар рөхсәте белән генә, физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәргә гадәти балалар бакчасында тәрбияләнергә ярый. Ата-аналар моңа тыныч карый, балалардан да зарлану сүзләре ишеткәнебез юк, – дип аңлаттылар «Шәһри Казан» газетасына Татарстанның Мәгариф министрлыгында.


---
Шәһри Казан
№ 13.07.2015 | 15.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»