|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2015 Җәмгыять
Чәчһәвәс Илназ Кадыйров: “Чәч буенча кешенең холкын билгели алам”Теләче районы Шәдке авылы суларын эчеп үскән ул. Ләкин дөньяга килүе Казанда була. Шуңадырмы, ул үзен шәһәрдә бик рәхәт хис итә. Монда укыган, шушында өйләнгән, яраткан эшен тапкан. Илназ Кадыйров әвәл журналист һөнәрен сайлый. Биш ел буе югары белем ала. Тик язмышы аңа башка юлны күрсәткән: бүген ул, үзе әйтмешли, чәчһәвәс. - Илназ, син матурлык өлкәсенә килеп, үзеңне чәчһәвәс дип атадың. Аңарчы андый сүз ишеткән дә юк иде...
- Әйе. Үземне шулай дип атау ягын күрәм. Ул сүзне дә үзем уйлап таптым. Чөнки соңгы вакыт телебезгә чүп сүзләр күп керә. Милли аһәңле сүзләр җитеп бетми. Чәчтараш – ул эш барышын тасвирлаучы сүз. Шуңа күрә “чәчһәвәс” , чәчне ясауга һәвәс дигән төшенчәне хуп күрәм. Телебезне баетсак, күбрәк яңа сүзләр уйлап тапсак, үзебезгә үк кызык һәм җайлы булыр иде.
- Бу һөнәрең ошыймы? Төп үзенчәлеге нидә?
- Бик ошый. Чөнки чәч ясау, клиентлар белән аралашу миңа бик кызык. Чәчләрен ясап кына калмыйм, миңа килгән кешеләрнең күңелен дә дәваларга тырышам. Әйтик, хатын-кызлар күп килә. Бу дөньяга ачулы карашлары йөзләренә чыккан була. Андый кешеләр белән эшли алмыйм, шуңа күрә киеренкелекне бетерү өчен төрле сораулар бирәм. Ирләренең сөяркәләре турында, проблемалары хакында ачылып китеп сөйлиләр, эчләрен бушаталар, елап та алалар. Чәчләрен кисүгә үк иркен сулап куялар. Чәч буялган арада маникюр да ясатып алалар. Салоннан тәмам тынычланып, матурланып китәләр. Үзенә күрә дәва бит инде.
- Чәч буенча кешенең холкын билгеләп була дисең. Чынлапмы ул?
- Әйе. Әйтик, каты чәчлеләр – төгәл, максатчан кешеләр. Укладка ясаганда чәчләре форманы яхшы тота. Хисси, сизүчән, үпкәчел кешеләрнең чәче бик нәзек була.
- Илназ, чәчләрне тәрбияләү буенча да киңәшләр бир инде безгә.
- Аның әллә ни серләре юк инде. Шампунь сайлаганда сульфатсызын алырга тырышыгыз. Даими рәвештә бальзам белән кулланыгыз. Безнең чәчләр – ул сәламәтлегебезнең бер билгесе. Чәч матур булсын өчен иң әһәмиятлесе витаминлы ризык ашау, көненә 8-10 сәгать йоклау. Чәчләр коелмасын өчен борчылмаска кирәк. Җаның чиста булса, бөтен тәнең сәламәт булачак. Үпкәләү булмаска тиеш. Башны бик еш юмагыз, бу баш тиресен киптерә, тән картая. Чәчне тотып тору көче кими.
- Сезнең салонга ир-атлар да киләме?
- Нинди килмәгән?! Ирләр хәзер аена ике тапкыр чәч кистерә, фитнеска, массажга йөри, маникюр, педикюр ясата. Маникюр дигәннән, аның белән мавыгырга киңәш итмәс идем. Бер клиентыбыз шулай арзан җирдә ясатып гепатит йоктырган. Тырнак ясый торган әйберләр махсус мичтә эшкәртелергә тиеш. Шулай иткәндә генә микроблары бетә. Гомумән алганда, мин андый ирләргә тискәре карыйм дип әйтә алмыйм, чөнки динебез дә чисталык, пөхтәлеккә өйрәтә. Үзен, киемен караган кешегә сокланып карыйсың бит инде.
- Нинди мавыгуларың бар?
- Әллә ни юк инде. 12 меңгә тегү машинасы алдым әле менә. Үземә милли, дини киемнәр тегеп киясем килә. Тегәргә өйрәнәсе генә калды (көлә).
- Авылга еш кайтасызмы? Анда кемнәрең бар?
- Бик еш булып чыкмый шул. Анда әнием яши. Абыем гаиләсе белән. Әтием күптән вафат инде.
- Журналист һөнәренә укысаң да син хәзер журналистикадан ерак торасың. Моңа үкенмисеңме?
- Үкенмим һәм гомумән, мин үземне ул һөнәрдән киттем дип санамыйм. Татар җанлы кеше мин. Мине балаларның татар телен белмәве борчый. Бакчаларда татар теленә игътибар аз. Телебез үссен, киң даирәләргә җиткерү өчен төрле чаралар, бәйгеләр оештырсыннар иде. Телнең әһәмияте артыр иде. Улым тиздән мәктәпкә барачак – аны татар гимназиясенә бирергә телим.
Әдилә СӘФӘРОВА |
Иң күп укылган
|