поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.07.2015 Мәдәният

Эльмир Низамов: «Җаваплы мәхәббәт ул – Алла бүләге»

Татарстанда туып-үсмәсә дә, саф татарча сөйләшүче, әле 30 яшен дә тутырмаган бу егетне күпләр «Алтын Казан», «Кара Пулат» опералары авторы буларак белә. Бер сәгатьтән артык сөйләшеп утырганнан соң, мин аны композитор буларак та, шәхес буларак та үзем өчен бөтенләй яңа яктан ачтым.

Сезнең өчен дә, «Шәһри Казан» укучылары, яшь композитор Эльмир Низамов ачыш булыр дип өметләнеп калам.

– Эльмир, син «Алтын Казан» мюзиклын иҗат иткән кеше. Әмма киң аудиториягә сине «Кара Пулат» танытты. Аны язу идеясе ничек туды?

– «Кара Пулат»ны мин «Алтын Казан»ның дәвамы дияр идем. «Алтын Казан» мюзиклы – минем диплом эшем, шуның белән Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым. Ренат абый Харис белән бергә эшләгән беренче зур хезмәт иде ул. Ренат абый минем өчен аны махсус язды, шул рәвешле бәлки бераз сынап каравы да булгандыр. «Алтын Казан» язылып, аны сәхнәгә куйгач, Ренат абыйда Болгар турында музыкаль әсәр иҗат итү идеясе барлыкка килде. Шуннан соң ул бу идеяне Минтимер Шәймиевкә җиткерә, һәм ул үз чиратында моны хуплый. Бу 2012 елның гыйнвары иде.

«Кара Пулат» либреттосы минем кулыма килеп кергәндә, Ренат абый аны опера-риваять дип язган иде. Мин аның өстендә эшли башладым, арияләре туды, ел дәвамында мин шул операны иҗат иттем. Җәй көне әле без «Кара Пулат» янына барып, аны карап та кайттык. Бу минем Болгарга беренче генә тапкыр баруым иде. Әлеге әсәрнең идеясе тугач, аны шул «Кара Пулат» янында куярга дигән теләк бар иде. Бер ел үтте, мин әсәрнең яртысыннан артыгын иҗат иттем... Берникадәр вакыттан соң Минтимер Шәрип улы белән күрештек. Рузил Гатин кайбер арияләрне җырлап күрсәтте, Ренат Харис сюжетны сөйләп бирде. Минтимер Шәймиев аны бик ошатты һәм сәхнәгә чыгарырга вәгъдә бирде. Икенче ел дәвамында әсәрне ничек итеп Болгар җирлегендә кую хакында фикер алышулар булды. Болгар ерак, шуңа да бик озак баш ваттык. Әмма бу идея барып чыкмады. Тагын шулай бер ел узды...

Бер мәдәни чарада Минтимер Шәрип улы белән очраштым һәм әсәрнең шул килеш ятуын әйттем. Аның белән киңәшләшкәннән соң, Болгарда булмаса да, «Кара Пулат»ны Казан тамашачысына күрсәтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Аннан соң әсәрне куя алыр­лык мәйдан эзли башладык. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының директоры бу идея белән бик кызыксынды һәм шунда куярга булдык. Узган елның апрель аеннан эш кайный башлады, премьера көне билгеләнде. Соңгы ярты елда мин шул «Кара Пулат» белән генә яшәдем.

– «Кара Пулат» премьерасыннан соң ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда музыкаль театр булдырырга кирәк дигән фикерен әйтте. Синеңчә, ул театр республикага кирәкме, һәм тамашачы моңа әзерме?

– Татар тамашачысы бу театрга инде бер гасырдан бирле әзер, минемчә. «Зәңгәр шәл», «Башмагым» кебек спектакльләр – барысы да музыкаль. безнең татар театрының башлангычында музыкаль әсәрләр тора. Беренчедән, музыкаль театр шул спектакльләрне тамашачыга җиткерү, кире кайтару өчен кирәк. Икенчедән, музыка дөньясы гел алга барырга тиеш. Безнең талантлы яшьләребез: башкаручылар, музыкантлар, шагыйрьләр бик күп һәм алар иҗат иткән әсәрләр сәхнәдә яңгырый. Кызганыч, премьерадан соң спектакльләр бер-­ике тапкыр куела да шуның белән онытыла. Бу дөрес түгел. Шул музыкаль театр татар сәнгатенә бик зур этәргеч булыр иде һәм бик күп яңа, язылмаган әсәрләрне тудырырга мөмкинлек булдырыр иде. Россиянең өченче башкаласында музыкаль театрның булмавы зур бушлык.

– Син күбрәк классик музыка иҗат итәсең? Әгәр матди яктан карасак, поп музыка, эстрада артистлары өчен язу күбрәк акча китерә бит...


– Мин классик музыкада тәрбияләндем һәм шул юнәлештә белем алдым. Поп музыка миңа кызык, мин үзем дә аны бик күп тыңлыйм, җырларым да шактый. Тик мин поп музыкадан тыш, тагын нинди музыка дөньясы булуын, анда нинди фәлсәфи тирәнлекләр барлыгын беләм һәм тоям. Җитди, зур музыка миңа менә шул тирәнлекләрне ача. Минем теләгем – зур композитор, бөтен яктан зур композитор булу. Акча мәсьәләсенә килгәндә, җырлар гына язу акчаны тизрәк һәм күбрәк китерә, чөнки син тизрәк һәм күбрәк язасың. Акча ул мөһим әйбер, бу сер түгел. Әмма акчадан да мөһимрәк нәрсәләр бар. Акча турында гына уйлаучылар, минемчә,гомумән дә консерваториягә укырга килмиләрдер.

– Син үзең Ульяновск өлкәсендә үскән егет. Казанга ничек килеп чыктың?

– Ульяновскида училищены тәмамлаганнан соң, консерваториягә керү максатым бар иде. Мәскәүгә дә, Казанга да барып кайттым һәм миңа Казандагы мохит, татарча сөйләшүләре бик нык ошады. Биредә үземне өйдәге кебек хис иттем. Рус булсам, мөгаен, Мәскәүгә барыр идем...

Училищедагы укытучым Ольга Владимировна Гурова да шул консерваторияне тәмамлаган. Бу да минем Казан музыка уку йортын сайлавыма этәргеч булды. Ул минем өчен бик зур шәхес, музыка нигезләрен миңа ул бирде һәм беренче уңышларым да аның белән булды.

Татар телен белүем әти-әнидән килә. Рус мәктәбендә укыдым, иптәшләрем, дусларым да руслар иде. Әлбәттә, мин рус телендә яхшырак аралашам. Әмма Казанда бар да минем телемдә, туган телемдә яңгырый.

– Музыка белән ничек кызыксына башладың?

– Музыка мине гел үзенә җәлеп итте. Балалар бакчасына йөргәндә үк, андагы тәрбиячеләрнең музыка уен коралларында уйнавын гаҗәпләнеп карап тора идем. Тик мине, кулымнан тотып, берәү дә музыка мәктәбенә илтмәде. 11 яшемдә кем беләндер сөйләштем һәм ул миңа музыкага укырга, өйрәнергә мөмкин булуын аңлатты. Бу хакта уйламый да идем. Шуннан соң мин әнидән музыка мәктәбенә алып баруын сорый башладым. Мин бер ай елап йөргәннән соң, уку елы уртасында, Яңа елдан соң әни мине музыка мәктәбенә илтте. Башка балалар инде нәрсәдер өйрәнгән, белә, ә мин бер нәрсә дә белми утырам... Бар да моны вакытлыча гына дип уйлады. Беренче чыгышым 1998 елның 8 мартында булды. Бер бармак белән ниндидер әсәр уйнадым. Бу турыда бер журналистка да әйткәнем юк әле. Ярты ел дигәндә, барысын да куып җиттем.

Сентябрь аенда бездә әсәр иҗат итү буенча яңа фән керә башлады. Шуннан тагын да кызыксынып китеп, музыка яза башладым. 14 яшемдә «Яңа исемнәр» бәйгесендә гран‑при алдым һәм бу минем өчен әйтеп аңлата алмаслык вакыйга булды. Шунда мин композитор булу теләгем барлыгын тойдым.

– Әти-әниең дә синең янга Казанга күченеп килгән икән. Бу адымнары өчен үкенмиләрме? Ни дисәң дә, күпме гомер кичергән шәһәрләрен калдырып килгәннәр бит...


– Юк, киресенчә, алар моңа шат кына. Беренче ярты елда, билгеле, аларга авыр булды. Бәлки, әти бераз үкенгәндер дә... Ул бик уйланган адым иде. Шәхсән үзем каршы идем, чөнки авыр булачагын сиздем. Әгәр алар минем янәшәмдә булмаса, мондый зур уңышларга ирешмәгән дә булыр идем. Әти-­әнием миңа бар яктан да булыша, ярдәм итә. Мин аларга бик рәхмәтле. Әсәрләремдә аларның да өлеше зур. Бүгенге көндә, минемчә, алар бик бәхетле. Алар Ульяновскига кайтып йөри һәм кире Казанга килгәч, әнинең: «Без анда ничек яшәдек икән?» – дигәне дә бар. Мин аларны барлык спектакльләргә, концертларга алып барам. Безнең өй­дә һәрвакыт татар телевидениесе, татар радиосы яңгырый. Бу мохит алар өчен бик мөһим. Казанда туып-үскән кешеләр моның барысын да аңлап та бетерә алмыйдыр.

– Яшь бара бит, үзең кайчан гаиләле булырга уйлыйсың?

– Яшь ул беркайчан да туктамый инде, әмма күңел бит гел яшь. Миннән: «Сез шундый зур уңышларга ирешәсез, үзегезне ничек хис итәсез?» – дип еш сорыйлар. Ә мин үземне 8 яшьтәге малай итеп тоям. Мәхәббәт, гаилә кору ул Алла кулында. Җаваплы, зур мәхәббәтне мин Алланың бүләге дип уйлыйм.

– Музыкадан башка берәр нәрсә белән кызыксынасыңмы?

– Музыка – минем бөтен дөньям. Әмма башка кызыксынуларым да бар. Мин чит телләрне бик яратам. Соңгы елларда инглиз теле белән кызыксынам, чит илләрдә дусларым бик күп, алар белән аралашам. Минем өчен күп телләр белгән кеше – бик бай кеше. Мин үз гомеремдә ике нәрсәгә генә кызыгам: табигатьтән бирелгән матур тавыш һәм кем күп телләр белү. Сәяхәт итәргә яратам. Вакытым һәм акчам булганда, мин берни дә кызганмыйм, чит илләргә дә, Россия буйлап та сәяхәткә чыгып китә алам. Бу безне баета. Кием‑салым яки әйберләр алар искерә, югала, ә белемне һәм хис-кичерешләрне миннән беркем дә тартып ала алмый. Китаплар белән кызыксынам, кино карарга, кешеләр белән аралашырга яратам.


Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ 12.07.2015 | 14.07.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»