|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2015 Дин
Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы башлану вакыты билгеле булды17 июльдә Казан мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итәчәкләр. Бәйрәм намазлары бу көнне 7.00 сәгатьтә башланачак. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган бүгенге брифинг барышында Башкарма комитет аппаратының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте. “Ураза гаете бу елда 17 июльгә туры килә. Бәйрәм чаралары бу көнне 7.00 сәгатьтән үткәрелә башлаячак. Шәһәрлеләрне мәчетләргә кадәр илтер өчен Башкарма комитетның Транспорт комитеты тарафыннан 24 автобус һәм 3 троллейбус маршруты бүлеп бирелгән, алар 4.30 сәгатьтә йөри башлаячаклар”, - дип җикерде Илнур Шакиров.
--- |
Иң күп укылган
|