|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2009 Матбугат
"ТАТАРСТАН - ЯҢА ГАСЫР" КХЛ КУБОГЫНА ИЯУзган атнада Мәскәүнең "Яңа Опера" театрында 2008-2009 елгы хоккей сезонына йомгаклар ясалды. Бәйрәм тантанасында Континенталь хоккей лигасының иң яхшы уенчыларын тәбрикләделәр. Бүләкләр 23 номинациядә тапшырылды. Хоккей уеннарын күрсәткән 3 иң яхшы телекомпания махсус бүләкләр белән бүләкләнде. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе хоккей сезонын яктырткан иң яхшы телевизион компания дип табылды. "Яңа Гасыр" ТРК генераль директоры Илшат Әминовка моның өчен алтын кубок тапшырылды. Исегезгә төшерәбез: нәкъ менә безнең канал "Ак Барс"ның Казанда үткән барлык матчларын трансляцияләде. "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе сигналын "Спорт" һәм "Viasat Sport" каналлары да күрсәтте. " КХЛга зур рәхмәт! Бирегә мин Казан вәкиле буларак килдем, һәм мин моңа чиксез шатмын, чөнки без - чемпионнар республикасы! Әлбәттә, бу кичәне Казанда үткәрәсе калган, ләкин биредә дә без үзебезне уңайлы хис итәбез", - дип әйтте бүләкне алганда Илшат Әминов.
22нче май көнне 18 сәгатьтә "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе "Ак Барс" командасын чемпион булуы белән тәбрикләү мәҗлесен күрсәтәчәк. Карамый калмагыз!
--- |
Иң күп укылган
|