|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2015 Милләт
Бауман урамында Матбугат йорты кире кайтарыла?Таптыкмы, әллә югалттыкмы? Үзгәртеп корулардан соң Бауман урамында Матбугат йорты кабат ишекләрен ача дигән хәбәр таралгач, җәмәгатьчелек әнә шул сорауга килеп төртелде. Ник дигәндә, заманында Туфан Миңнуллин әйткән фикер гамәлгә ашмый калды. Туфан Миңнуллин исә, Матбугат йортын язучыларга тапшырырга, анда әдәби музей төзергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде. Бу уңайдан “Бауман урамы Матбугат йорты” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Виталий Большаков журналистларны тынычландырырга ашыкты. Аның әйтүенчә, беркем дә беркемнең дә өлешенә кермәгән. Өстәвенә җитәкчелек Татарстан Язучылар берлеге белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдә бирә. Татар язучылары чаралар үткәрә алачак, ди алар. Мөгаен, Тукай залы Татарстан китап нәшриятына куллануга шул максаттан тапшырылгандыр да инде. Нәшрият җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин бу вакыйганы нигезгә кире кайту дип бәяли: – Безнең биредә 50 кв метр мәйданны биләгән китап кибетебез, 120 кв метрлы Тукай залыбыз бар. Әлеге зал элек нинди булса, шул рәвешле торгызылган. Инвесторга Мәдәният министрлыгы баштан ук Тукай залын торгызу шартын куйган булган. Алар бу эшне элеккеге кыяфәтен саклап, Язучылар берлеге белән киңәшләшеп башкарып чыкканнар да. Залыбыз да, кибет тә иң заманча техника белән җиһазланачак. Тауар ассортименты ягыннан кибет Совет чорындагысыннан ким булмаячак. Артыграк та булачак әле. Чөнки мөмкинлекләребез артты, без инде Интернет аша да китап сатуны оештыра алачакбыз. Нәшрият җитәкчесе әйтүенчә, Бауман урамында кибетең булу ул – бик зур табыш. Урамга чыгып китап авторлары белән очрашулар үткәрергә, автор имзалаган басмаларны сатуга чыгарырга һәм бик күп башка чаралар үткәрергә була. Бауман урамының исә кешедән өзелеп торганы юк. Шуңа күрә Илдар Сәгъдәтшин үзәк урамда шушы кадәр мәйдан булуны хуплый. Тукай залы озакламый беренче кунакларын кабул итәчәк. 22 июльдә Татарстан китап нәшриятына 96 ел тулу уңаеннан биредә редколлегия утырышы үткәреләчәк. Анда Габдулла Тукайның 130 еллыгын үткәрү буенча чаралар исемлеген төзү дә күздә тотыла. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә китап нәшрияты җитәкчесенең шатлыгын уртаклашырга ашыкмый: – Татарстанның башкаласы Казанда атаклы китап йортын югалту мәдәниятебез өчен дә, әдәбиятыбыз өчен дә һич тә матур күренеш түгел. Мин моны элек тә әйтә килдем, хәзер дә шул фикердә калам. Республикабыз көннән-көн үсә, алга бара, ә ни өчен шушы өлкәдә – китап тарату, халыкны китапка якынайту өлкәсендә генә артка калырга тиеш соң без? Элек Матбугат йорты тулаем язучылар, журналистлар йорты иде. Халык аны әдәбиятны пропагандалау, китапка якынаю йорты дип кабул итте. Хәзер без бу мөмкинлектән колак кактык, монда “Ногай” кунакханәсе булачак. Шулай итеп беренче катта урнашкан, Казанның горурлыгы булган китап йортыннан да коры калдык. Башта анда китап кибете булдыру бөтенләй каралмаган иде. Язучылар, журналистлар җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, кибет өчен 30 кв метр мәйдан бирергә карар кылганнар. Җәмәгатьчелек дулкынлануы тынмагач, кибет өчен 50 кв метр мәйдан бүлеп бирделәр. 1 миллион 207 мең кеше яшәгән Казан өчен, 8 миллион татар халкы өчен аның башкаласында бер зур китап кибете булмау һич кенә дә дөрес түгел. Казан – дөнья буйлап сибелгән татар халкы өчен беренче чиратта рухи башкала да бит әле ул. Без исә тарихи биналарны бизнес үзәгенә әйләндерү белән мәшгуль. Шулай булгач, “Ногай” кебек милли исемле кунакханәләр белән без беренче чиратта үз-үзебезне алдыйбыз булып чыга түгелме соң? Әлегә татарның басма продукциясе идән астында сатыла. Ә Камал театрындагы, “Идел-Пресс” бинасындагы китап сату почмаклары халык ихтыяҗын тулаем канәгатьләндерерлек түгел, ди Разил Вәлиев. Мөгаен, Шәриф Камал исемендәге әдәби музейны Татар китабы йорты дип үзгәртү – Казан үзәгендә татар китабына урын табу җәһәтеннән чираттагы омтылыштыр. Милли музей белән бергәләп тотынылган бу ниятне Разил Вәлиев аптыраганнан башланган эш дип бәяли. “Матбугат йортындагы китап кибетен югалткач, бүтән чарабыз калмады”, – ди ул. Тукай залы һәм татар китабы кибете исә рәсми рәвештә 16 августта ачылачак. Август аенда Болгар номерларында Тукайга багышланган экспозиция дә эшли башлаячак. Ул беренче тамашачыларын 30 август – Республика көнендә кабул итәр дип фаразлана. Бик кызганыч, әлегә әнә шундый почмаклар белән генә күңелне юатырга туры килә.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|