поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.05.2009 Матбугат

ҖИҢЕЛӘЯБЕЗМЕ, яки Татарга җитди, сыйфатлы матбугат нигә кирәк?

Бу дөньяда бер бәйрәмне дә тик торганнан гына уйлап чыгармыйлар. Татарстан матбугатының махсус үз көне булуы да аның шулай аерым бәйрәм итәрлеге бар дигәнне аңлата.

Һәр халыкның да үз тарихы, теле, дине, гореф-гадәтләре булган кебек, аның үз кыйммәтләре дә була. Ярый-ярамыйлар мәсьәләсендә генә түгел, дөньяга карашында, аны аңлавында, үз-үзен тотышында. Бүген берни турында да уйламыйча типтереп калу, күңел ачу һәм акча артыннан кууны гына кыйбла итәргә чакыру татарга берничек тә туры килмәвен шул ук татарның исенә ничек төшерергә? Иң авыр вакытларда да төшенкелеккә бирелмәскә, иртәгәсе көне турында кайгыртырга кирәклеген кем һәм кайдан торып аңлатыр? Иман, вөҗдан, намус, әхлак кебек төшенчәләрнең юкка чыгуы кешене гомерлеккә бәхетсез иткәнлеген ул каян белергә тиеш? Халыкка моны бары тик җитди, сыйфатлы матбугат аша гына җиткереп булганлыгын берәү дә кире какмас. Халыкка үз фикерен тиешле затларга җиткерү һәм шул ук вакытта ул проблемаларга түрәләрнең мөнәсәбәтен белеп тору, ягъни барлык тормыш куйган сорауларга бергәләп җавап табу эшен фәкать сыйфатлы матбугат кына башкара ала. Калган коллегаларым дөрес аңлый күрсен: бу фикерне кемнәрнедер кимсетер өчен дип әйтмим. Дөнья барыбызга да җитә. Ләкин бу тормышта һәркемнең дә югарыдан тәгаенләнгән вазыйфасы булган кебек, газета-журналларның да үз миссияләре бар. Кемнәрдер күңел ачтырып, кемнәрдер берьяклы гайбәт таратып, ә кемнәрдер башкалар эшен күчереп бастырып акча эшли. Эшләсеннәр, дибез. Ни генә дисәк тә, татарча язалар бит әле. Әмма барлык журналистлар да акча эшләү белән генә мавыга башласа? Шуңа да мине кайбер җитди кешеләрнең кызып китеп: "Сез дә заманга яраклашырга, акчаны үзегез табарга өйрәнергә тиеш", – дип киңәш итүеннән курка башлыйм. Шайтан башка, җен башка, ди безнең халык мондый очракларда. Бәлкем кемнәргәдер җәмгыятьтә элеккечә хаос булуы, ата – улны, ана кызны белмәгән болганчык елларның дәвам итүе кирәктер. Аннары сәясәт белән сәясәтчеләр генә, икътисад белән шулай ук икътисадчылар гына шөгыльләнергә тиеш дигән формула бәлки кемнәр өчендер кулайдыр да. Ләкин безнең халык өчен түгел. Иртәгәсен кайгыртырга өйрәнгән кавем беркайчан да үзенең аңын томалауга юл куймаячак. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, дип яшәүчеләргә, билгеле, яшәве күпкә җиңелрәк. Ләкин мондый җиңеллекне безнең халык җиңеләюгә тиңли. Җиңеләйгән яки тумыштан Ходай бәндәсе булганнарны авылда кызганалар, садакасын тоттыралар һәм шул ук Ходайдан шушы көнгә калулардан сакла дип ялваралар.

 

Җиңеләю димәктән, бүген федераль үзәктәге түрәләр безнең барыбызга да берьюлы җиңеләергә куша. Бер генә телдә белем алыгыз, бер генә төрле хәрефтән языгыз, бер генә телдә сөйләшегез яки җырлагыз дип боеруларны җиңеләю дип әйтмичә ни дисең?! Менә шундый чакта ничек җиңеләйми калырга, алай гына түгел, сине укып баручы меңәрләгән укучыларыңны җиңеләеп китүдән ничек сакларга? Хөкүмәт акчасын ашап ята, хакимият сүзен сөйли дип белмичә, укып та карамыйча җитди матбугатны гаепләргә ашыгучылар да, җәмәгать, безнең халыкны җиңеләйтергә теләүчеләр. "Нур"дан, "Вакыт"тан бик авырлык белән аякка баскан татарның иҗтимагый-сәяси газеталарын Октябрь инкыйлабыннан соң юкка чыгарганнар икән, димәк, яңа хакимияткә белемле дә, оешкан да халык кирәкмәгән. Матбугатның нинди зур көч икәнлеген алар яхшы аңлаган. Ә бүген безгә җиңеләергә, заман артыннан барырга киңәш итүчеләрнең башында нәрсә барлыгын кем белә?

 

Чорлар бик тиз алышынган бер заманда яшибез без. Кризис та чигенер, федераль үзәктәгеләр дә бер заман ялгышларын таныр. Ләкин ул вакытка кадәр безгә җиңеләйми генә исән каласы иде бит.


Миңназыйм СӘФӘРОВ
Ватаным Татарстан
№ 91 | 19.05.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»