поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.07.2015 Җәмгыять

Давыл узды, түбәләр тузды

Авыл халкы эссе көн­нәрдә яңгыр көтеп яшәде. Җирдә дым булмау аркасында, үләннәр саргайды. Хәзер әнә көттереп кенә ява башлады, әмма бәла-каза­ларсыз, тыныч кына булмады. Буранлап, дулап, халыкны куркуга салды. Синоптиклар 5 июль кө­нендә кабаттан көчле җил буласын фаразлаган иде. Ул көнне республика күген кара болыт каплады.

Бу юлы Буа, Яшел Үзән, Ютазы, Кукмара, Спас, Нурлат, Мин­зәлә, Баулы, Актаныш, Алексеевск, Аксубай, Балык Бистәсе, Биектау районнарында яшәү­че­ләр көчле җил исүдән, боз явудан зыян күрде.

Республиканың Гадәт­тән тыш хәлләр министрлыгы хә­бәр иткәнчә, күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, җил вакытында 244 трансформатор подстан­циясендәге электр утын өзеп торганнар. Нәтиҗәдә давылдан соң 60 торак пунк­ты, анда яшәүче 19 мең кеше, 15 социаль объект утсыз кала. Төн уртасына күп­челек авылларда “Ильич утлары” кабат кабына. Давыл Аксубай районын аеруча сыный.

Бу – бер атна эчендә икен­че давыл икән инде. 48 йорт­ның түбәсен бөтенләй алып аткан, 135 йортныкына өлеш­чә зыян салган. Социаль әһәмияткә ия булган һәм коммерция биналарын да чит­ләтеп узмаган. Авыл ху­җа­лыгы биналарына, басуда үсеп утырган игеннәргә, бә­рәңгеләргә дә зыян китер­гән.

– Күптән көтелгән яңгыр иде, – ди Аксубай халкы. – Болыт күренгәч, шулкадәр сө­ен­гән идек. Тик 10-15 минут эчендә давыл бөтен Асубайны танымаслык хәл­гә китерде. Мондый күңел­сезлекләр бездә ни өчен­дер еш кабатлана шул. Ул көнне бик тә куркыныч булды: агачларны төбе-тамыры белән алып атты, электр, газ линияләренә зыян килде, түбәләрне кубарды. Давыл вакытында урамга карарга куркыныч иде, тө­зелеш материалларына ка­дәр очып йөрде. Кайбер йортларның түбәләрен алып атып, түшәмнәренә кадәр сын­дырды. Бәхеткә, үлем-җитемнәр булмады.

Нәрсә бу? Климат үз­гәрә­ме, әллә табигать безне шулай сыныймы? География фән­нәре докторы, профессор, КФУның экология һәм табигать институты җитәк­чесе Юрий Переведенцев, Төньяк Атлантикадан кил­гән циклон аркасында, респуб­ликада шундый хәл күзә­телүен белдерә.

– Мондый циклон вакытында көчле җил, боз, яң­гыр яву күзәтелә, – ди галим. – Җәй­ге чорда давыллы яң­гырлар – гадәти хәл. Циклон бөтен территорияне колачлап алмый, урыны-урыны белән генә туздырып китәр­гә мөмкин. Бө­тен хикмәт – җилнең кө­чендә.

Юрий Переведенцев алдагы көннәрдә дә кабат җил, көчле яңгырлар буласын фаразлый. Мондый һава торышы 10 июльгә кадәр сакланырга мөмкин икән. Тик бер­ничә көннән кабат эссе көн­нәр башлануы бар.
Галим климат үзгәрүен дә кире какмый. Европа халкы да эсселектән интегә. Хәтта Англиядә дә 37 градус җылы көннәр күзәтелә. “Климат ак­рын гына үзгәрә, җәй айлары без гадәт­ләнгәнчә түгел инде, бик эссе”, – ди Переведенцев.

Һаваның уртача температурасы алдагы еллар бе­лән чагыштырганда, нормадан ар­тыграк. Белгечләр май-июнь айларында көн­нәр га­дәт­тәгедән эссе булуын бел­дерә. Ә менә явым-тө­шем­нәр, киресенчә, тиеш­ле­дән аз яуган. Июль аенда да көннәр эссе булачак дигән фаразлар бар.

– Алдагы көннәрдә нәр­сә буласын берәү дә төгәл әйтә алмый. Һава торышын 4-5 көн алдан гына чамалап була, – ди галим. – Россия гидрометеорология үзәге уртача нормалар буенча исәпли. Фараз­ларның 60-70 проценты гына чынбарлыкка туры килергә мөмкин.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 07.07.2015 | 11.07.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»