поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.07.2015 Җәмгыять

“Абый фатирдан өлеш сорый”

Төрле сәбәпләр аркасында бер-берсеннән бизеп, еллар буе сөйләшмичә, ахырда бөтенләй кан дошманга әйләнгән туганнар бар. Бер карында яткан, бер үк әти-әни назын тоеп, барысына да уртак туган йортта әүмәкләшеп-тәгәрәшеп уйнап үскән апа-абыйлар, эне-сеңелләр арасыннан “кара мәче” узу сәбәпләренең берсе – торак бүлешү.

– Абый мин ирем белән яшәгән фатирдан өлеш сорый, ә аның монда бер өлеше дә юк, – дип сөйләде безгә Лилия ханым (исеме үзгәртелде).

– Без Казанда, Такташ урамындагы ике катлы агач баракның беренче катында алты бала үстек. Бер апа мин туганчы ук үлгән, соңыннан фаҗигале төстә тагын бер абыем, аннан энем үлде. Хәзер без өчәү калдык: 84 яшьлек апа, 77 яшьлек абый һәм мин. Абый электән туган җанлы булмады. Әти-әни бик интекте аның белән. Үзе нәрсәдер эшләүче түгел, ә кулланучы булып кына үсте ул. Әзергә-бәзер яшәргә яратты. Без әле агач баракта яшәгәндә үк чыга да югала, чыга да югала, айлар буе кайтмый йөри иде. Егерме еллап шулай кунак кебек анда-санда кайтып-китеп кенә йөрде. Әти абыйдан ярдәм өмет итте. “Без картайдык инде, бу йортта пропискада торасың, нишләп безгә бер дә ярдәмең тими?” – дип, абыйны гел битәрли иде. Әмма аңа әти-әни сүзе һич барып җитмәде. Әти улының төпле акылга утырганын көтеп ала алмады, 76 яшендә үлеп китте. Аны җирләргә кирәк дип, абыйны эзләп йөреп, көчкә таптык. Без яшәгән агач барак коточкыч хәлдә, язгы ташу сулары ташкын булып агып керә, өйдә гел дымлы, тынчу һава. Әни еш чирли. “Безгә фатир кирәк”, – дип, әллә ничә тапкыр Мәскәүгә бардым. Шунда Мәскәү егете белән таныштым, ул миңа өйләнергә теләде. “Әнине ташлый алмыйм”, – дип, китмәдем. Кияүгә олыгаеп кына чыктым, әни бу вакытта 80гә якынлаша иде инде. Ниһаять, безгә ике бүлмәле фатир бирделәр. Шул вакытта да абыйны эзләп, документларга кул куярга кирәк дип, җәфаланып беттек. Ул баракта төпләнеп тормаса да, аннан пропискадан төшмәде. Инде безгә ике бүлмәле фатир бирелгәч, баракта пропискада торганлыктан, билгеле, тагын ияреп килде – документта. Исәпкә бар, санга – юк. Үзенең безгә бирелгән фатирда яшисе дә килмәде. Ул бер хатын янында (ул аның икенче хатыны, беренче гаиләсенең үз куышы бар), ике бүлмәле фатирда тора. Язылышмыйча яшиләр. Бездә гомер буе пропискада торса да, коммуналь хезмәтләр өчен акча түләгәне юк. Акча юк заманнарда, 90нчы елларда, тамактан кысып, тиенләп җыеп, фатирга яхшы ремонт ясаттык. Абый бер тиен бирмәде. Хәзер: “Минем өлешне бирегез, фатирда минем өлеш тә бар”, – дип, бездән фатир даулап йөри. Әни чирләгәндә аны ирем белән икәү карадык. Ул бик укымышлы, дини карчык булса да, аның абыйга карата бәгыре катты һәм үлем түшәгенә егылгач: “Аны җеназама чакырмагыз”, – диде. Әниебез 96 яшендә дөнья куйды.

Инде елыйсыларым килә, күпме еллар баракта интегеп яшәп, аннан гомер буе эшләп алган фатирыбызда ирем белән (соң өйләнешкәнлектән, балаларыбыз юк) тынычлап, рәхәтләнеп яши алмыйбыз. Абый безнең эш урыннарына, без йөри торган поликлиникага барып: “Мине өемә кертмиләр”, – дип, безне пычратып, безнең хакта тузга язмаган нахак сүзләр сөйләп йөргән. Ичмасам, килсә бер хәл. Килгәне юк бит – күршеләр шаһит! Бер урамда яшибез, инде ничә еллар аралашмыйбыз. Мин кияүгә чыккач, башта кунакка йөрешеп алдык әле...

Безнең фатир хосусыйлаштырылмаган иде һәм без шул эшкә тотындык. Мин абыйның пропискадан төшүен сорадым. Ә ул ризалашмый: “Ул фатирда минем дә өлеш бар, бирегез!” – ди. Инде эшләр судка барып җитте. Бу хәлләр ни булып бетәр, белмим. Картайган көнеңдә бертуганың белән судлашып йөрү – бик авыр хәл. Суд юлында йөри торгач, шунысын да белдек: безнең кебек милек бүлешүче туганнар хәзер күп икән. Кызганыч инде...

– Минем әнидән калган бакчам бар, шуның яртысын сатып, хатынның абыйсына акчасын бирсәм, тынычланмас микән дип йөрим әле, – диде безгә Лилия ханымның ире. – Хатынымны кызганам, ул бик юаш кеше, әти-әни дип, аларны карап-тәрбияләп яшәде. Ә аның абыйсын аңламыйм: якыннарын бар дип тә белмәде, алар белән кызыксынмады, ярдәм итмәде. Хәзер аңа кемдер фатир бирергә тиеш икән. Шулай да, абый белән сеңел картайган көннәрендә булса да дуслашырга тиешләр дип саныйм.

Редакциядән. Әлеге күңелсез вакыйга уңаеннан хокук белгечләре белән киңәшеп караган идек, алар, ордер тапшырылганда Лилия ханымның абыйсына да өлеш каралган икән, димәк, аның пропискада торган фатирда өлеше бар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән очракта да, ул шул өлешне таләп итәргә хокуклы диделәр. Бу очракта кешене пропискадан төшерү бик катлаулы һәм моны тәҗрибәле хокук белгечләре ярдәмендә генә башкарып чыгу мөмкин, ә коммуналь хезмәтләргә Лилия ханым абыйсының өлешен суд аша түләттерә ала икән.


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.07.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»