поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.07.2015 Мәгариф

Алга түгел, артка

Үзгәртеп кору заманнарында ни зур өметләр һәм омтылышлар белән башланган казанышлар берсе артыннан берсе ябылып, юкка чыгып бара. РФ мәгариф министрлыгы, бюджет хисабына гуманитар белем алучыларга урыннарны кыскартуны сылтау итеп, татар теле мәктәпләре өчен математика һәм информатика укытучыларны финанслаудан баш тарткан.

Мәскәү бу укытучылар Казанга кирәк, алар түләсен дип уйлаган булса кирәк. Әмма бу белгечләр Татарстанга да кирәк түгел булып чыкты. Шуңа күрә безнең университет быел татар мәктәпләре өчен математика һәм информатика белгечлегенә бер генә укучыны да кабул итмәячәк.
 
Шуңа басым ясап әйтергә кирәк – пединститут университетка кушылып, КФУ оештырылганнан соң, бу белгечлеккә – татар мәктәпләрендә математика һәм информатика белгечлегенә әзерләүче бүтән югары уку йорты юк Казанда. Бу белгечлеккә безнең Татарстан башкаласында бары тик КФУда гына әзерлиләр иде. Инде шул ябылды.
 
Элек мәктәпләр өчен белгечләрне ике югары уку йорты – Казан Дәүләт университеты һәм педагогия институты әзерли иде. Алар берләшкәч, бер уку йорты калды. Бер булды, берәгәйле булды дип әйтерлек түгел – яңа уку йорты бюджет хисабына белгечләр әзерләү буенча элекке югары уку йортларыннан күпкә калыша. Татар теле һәм рус теле белгечлекләрен әзерләү ике тапкырга кимегән – элек 100 урын булса, хәзер илле урын гына.
 
Татар мәгарифе буш урында барлыкка килмәгән. Кайбер халыкларныкы кебек революциядән соң совет галимнәре төзеп биргән алфавитлар белән ясалма рәвештә оештырылмаган. Аның гасырлар буена килгән тарихы бар. Үзенең ашарына булганмы-юкмы, әмма балаларга мәдрәсәләрдә белем биргәннәр. Мөмкинлек булса, мәчет янындагы мәдрәсә белән генә чикләнмәгән дә булыр иде, һичшиксез, татар. Чөнки патша хөкүмәте рөхсәт биргәннән соң, татар уку йортлары гөмбәләр кебек калкып чыга. Татар байлары үз хисапларына Хөсәения, Госмания, Иж-Бубый кебек уку йортларын булдыра. Шул заманда яшәгән теләсә кайсы күренекле татар кешесенең биографиясенә күз салсаң, алар шушы уку йортларын тәмамлаган. Шул заманнан бу заманга сикерсәң, җир белән күк арасы, билгеле. Кайсы татар бае бүген үз хисабына татар уку йортын ача? Булганын япмаса, рәхмәт әйтерсең.
 
Билгеле, математиканы һәм информатиканы татар телендә укытуны бетергәнгә карап, татар теле бетми. Һәм кайбер наданнар шушының белән тел чайкарга ярата да. Татар телендә укытудан баш тарткан Балтачта минем үземә дә әйткәннәре бар иде шулай: янәсе, татарча укыту беткәнгә карап Балтачта татар теле бетәме? Әнә бит, урамда барысы да татарча сөйләшә!
 
Тел, мәгариф шундый өлкә, ул бары тик үсештә булганда гына яши. Үсештә, кулланылышта булмаса, ул яши алмый. Татар телендә укучы студентлары булмый икән, димәк, бу уку йортында бу өлкәдә эшләүче галимнәр дә булмаячак – чөнки аларның кирәге юк. Студентлар булмагач, бу өлкәдә фәнни эшләр, фәнни эзләнүләр дә булмаячак – аларны эшләргә кеше юк. Студентлары булмагач, алга таба мәктәпләрдә эшләрлек укытучылар да, ул укытучылардан чыгачак галимнәр дә юк дигән сүз. Бәлки ул укучыларның барысы да мәктәптә дә эшләмәс, әмма аларның шушы уку йортында белем алуы, ниндидер фәнни эшләр башкаруы, алар белән галимнәрнең эшләүләре ул математиканы татар телендә өйрәнүче бер урын булып тора. Учак булып янмаса да татар мәгарифе, күмере булса да ялкынланып тора, аны өреп-дөрләтеп җибәрергә була. Ябылгач – учак сүнде, ялкыны түгел, күмере дә юк дигән сүз. Тарихта телгә алырга көле калса ярый.
 
Бу инде татарның гасырлар буена килгән мәгарифеннән баш тартуы. Бюджет исәбенә укыту юк икән, бу заманда кем инде кесәсеннән акча түләп шушы белгечлекне
 
сайлый? Түләрлек акчасы булганы башка җирдә укый инде ул. Юрфакка керә әнә. Яки стомотолог була.
 
Бердәм дәүләт имтиханы дигән әйбер уйлап чыгарып, ата-аналарны мәҗбүри-ихтыяри рәвештә татар теленнән баш тарту дәрәҗәсенә китереп җиткерделәр.
 
Татар теле көнкүрештән югалып бара, мәктәпләрдән сытып чыгарыла, югары уку йортларында юкка чыга. Мәчетләрне әйтәсе дә юк – аларның күпчелеге татарча “сөйләшми”. Шушы рәвешчә яшәгәндә, татарстанны, татар халкын киләчәктә ни көтә?
 
Тел бетмәс, билгеле, әмма инде ул фән-мәгариф өчен кулланылган тел булудан туктый. Әгәр татар шушы рәвешчә үз теленнән баш тарта икән, без Карелия кебек бер республикага әйләнүгә йөз тотканбыз дигән сүз. Карелиянең дә бит атамасы, байрагы бар, карел дип аталган халкы бар, карел теле юк. Чын милли республика дип әйтеп тә булмый, бу инде ниндидер бер уенчык республика гына. Без дә шушы юнәлешне алып барабыз, ахыры. Карелия кебек ярлы булмабыз анысы, әмма универсиадалы, спорт сарайлары өстеңә ишелергә торган масайган һәм бай, әмма телсез һәм үткәнебез булмаган бер халык булуны юнәлеш итеп алдык, ахыры.
 
Инде шушы урында руслар әйтмешли, “цена вопроса” хакында сүз кузгатырга кирәктер. Ягъни, бу белгечлекләрне тыю күпме акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә?
 
5 миллион сум. Шушы белгечлекне КФУда калдыру өчен Татарстан хөкүмәте биш миллион сум акча табарга тиеш иде. Әмма ул аларны тапмаган.
 
Зур акчамы бу? Билгеле, зур акча. Татарстан кебек бай республика өчен искиткеч зур акча. Чөнки “тавык симергән саен, арты бөрешә” дигән гыйбарә бар – күбрәк баеган саен, кеше кысмырлана бара. Менә шушы сумманы – биш миллион сумны Татарстанның башка чыгымнары белән чагыштырып карагыз:
 
Кайбер мәгълүматлар буенча, яңа төзелгән Татнефть-Арена стадионын бер ай буе тоту 60 миллион сумга төшә. Бу сумма 6 бюджет төркеме дигән сүз.
 
Уеннарын беркем дә карамаган, кеше бар дип тә белмәгән УНИКС баскетбол клубын тоту елына 550 миллион сумга төшә. Бу ачуланып та, кимсетергә теләп тә әйтү түгел – хәтта спорт яратучыларны җилтерәтеп сорап карасаң да, икесенең берсе генә бер ике уенчысын әйтергә мөмкин. Баскет-холлдагы уеннарында заллары буш тора, ТНВдан күрсәтмәсәләр, бу спорт командасын барлыгын этем дә белмәс иде. Ә шушы команданы тотасы акчаны мәгарифкә бирсәләр, 110 бюджет төркемен ачып булыр иде дигән сүз.
 
Хәер, нинди спорт клубларын ябу ди инде ул! 30 августта Казан өстендә атылган салютны бирмәскә дә була. Шуның акчасын гына тотсыннар да, исән калсын татар мәгарифе. Әгәр шул бер татар төркемен тотарлык акча юк икән мактанышудан шартлый язган Татарстанда, ничу монда күгәрченнәрне өркетеп салют шартлатып ятарга!
 
 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ 2 | 09.07.2015
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»