|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2015 Җәмгыять
Татарстан кызы Төркиядә сексуаль коллыка эләгә язган (ВИДЕО)Түбән Камада яшәүче Татьяна эшкә урнаштыру фирмасы аша, Төркиягә китеп, акчага эшләргә җыенган. Төрле кирәк яраклар, документлар өчен, ул 50 меңгә якын түләгән. Хезмәт хакы аена 850 доллар була дип ышандыргач, җыенып Төркиягә китеп барган. Берникадәр эшләгәннән соң, гидларга һәм аниматорларга отель хуҗасы бәйләнүен сизгән. Эшнең сексуаль хезмәт күрсәтү белән бәйле булуын аңлап алгач, ул кире Татарстанга кайту ягын караган. Хуҗага каршы торырга тырышучылар белән, кырыс кылануларын күргәч, кыз куркып калган. Коллыкка эләгү турында шикләнгән. Чөнки Мәскәү телеканалларының берсендә мондый очрак турында сөйләгәнне ишеткән булган. Иптәшләре ярдәмендә туган якка кайткач, ул хастаханәдә ятып чыккан. Хәзер исә судка мөрәҗәгать итәргә исәпли, дип хәбәр итә НТР телеканалы.
--- |
Иң күп укылган
|