поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Гыйнвар
  • Минтимер Шәймиев - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Хафизов - актер
  • Җәмилә Низаметдин - җырчы
  • Азат Зыятдинов (1939 — 2017) - галим
  • Галимҗан Латыйп (1912-1986) - шагыйрь
  • Сания Бәхтиярова - рәссам
  • Рәфкать Гомәров (1942-1996) - музыкант
  • Мөхәммәтсадыйк Борнаев (1826-1898) - сәүдәгәр
  • Шамил Аляутдинов - дин әһеле
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
18.05.2009 Җәмгыять

АКАДЕМИЯ: АКЧА ТАБУМЫ, ЙОЛДЫЗ САНАУМЫ?

Җомга көнне Татарстан фәннәр академиясенең еллык җыелышы булды. Анда сүз республика галимнәренең соңгы елда башкарган эшләре һәм хәзерге чорда иң мөһим мәсьәләләргә акыл ияләренең карашы турында барды.

Елга бер тапкыр

 

Авыл җирендә колхозның еллык җыелышы бөтен халык өчен бер мөһим һәм дулкынландыргыч мәҗлес була. Менә шунда инде барлык борчылулар, мактанулар, рәнҗүләр әйтелә дә. Авылдашлар да, район үзәгеннән килгән түрәләр ишетсен, җитәкчеләр исә халыкка үз теләгәннәрен җиткерергә тырышалар. 1300 фәннәр докторы, 6000-нән артык кандидат яшәгән Татарстанның Фәннәр академиясе, әлбәттә, колхоз җыелышы түгел. Анда һәрвакытта ипләп, үлчәп кенә сөйлиләр.

 

Югары фәлсәфә һәм техник төшенчәләр артында кемнең кемне мактаганын яки хурлаганын аңламассың. Шулай да, Фәннәр академиясе Татарстандагы фәнни үзәкләрендә, институтларында эшләүче галимнәрнең биштән берен генә үз карамагында тотуга карамастан, ТФА жылышы республиканың фәнни җәмәгатьчелегенең төп корылтае, булып тора. Гадәттә анда Татарстан президенты катнаша һәм үзе өчен иң мөһим булган фикерләрне әйтә, аңа да кирәген ишеттерәләр.

 

Быелгы академия җыелышына Миңтимер Шәймиев киләчәген алдан ук белдереп, журналистлар исемлеген ике көн алдан төзеделәр. Кулга таратылган пресс-релизда да чыгыш ясаучылар арасында президент исеме күрсәтелгән иде. Әмма Шәймиев җыелышка килмәде. Академиклар урынына ул Иделбуе бүлгесендәге төбәк җитәкчеләре һәм президент Медведев белән очрашты.

 

Техник фәннәр, химия заманы

 

Фәннәр академиясе җыелышында да нефть һәм химия турында тәфсилләп сөйләделәр. Академиянең президенты Әхмәт Мазһаров үзе дә җир маен табу, эшкәртү белән шөгыльләнүче фәнни институтны җитәкли. Ул республика галимнәренең иң зур эше итеп, нәкъ менә шул химия, нефть эшкәртү, физика, машина төзү турында сөйләде.

 

40 минутлап дәвам иткән чыгыштан соң, башка академиклар нигездә төгәл фәннәр һәм технология белгечләре чыгыш ясады. Кризиска әллә ни зарланмадылар, ә менә галимнәрнең акыл көчен һәм фәнни оешмаларның мөмкинлекләрен зурладылар. Мондый мөмкинлекләрне файдаланмау хыйлаф булыр иде.

 

Нотыкчылар, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов килүеннән файдаланып, үзләренең тәкъдимәрен, гозерләрен яңгыраттылар. Нано-индустрия, каты нефть эшкәртү, машина төзү, «Идел-Алтай: дөнья цивилизацияләре чыганагы” дигән программаны гамәлгә кую кебек проектлар иң беренче чиратта тора.

 

Йолдыз санаучылар Казанга килә

 

2009 елда Казанда астрономнарның дөнья күләмендәге халыкара корылтае булачак, шуңа әзерләнергә кирәк икән. Йолдыз санаучыларның иң атаклысы – Германиядә яшәүче Рәшит Сюняевның һәм Татарстан фәненең абруе ярдмендә август аенда Казан астрономия мәркәзе булырга җыена.

 

Чыннан да, төпле акыллы, тирән фикерле чыгышлар агымдагы дөнья вак-төягенә игътибар итмичә генә яшәргә өнди кебек. Әмма тормыш үзенекен итә. Урамда кризис. Һәм фәнгә ул бигрәк тә каты суга.

 

Бензин урынына аккумулятор

 

Мәгариф һәм фән министры Алберт Гыйльметдинов машиналарның күбесе якын киләчәктә бензин белән түгел, ә аккумулятор, батарей белән йөриячәген әйтте. Университет физиклары һәм башка галимнәр белән ул 1 миллиард рубльлек програм әзерләгән. Эшләр болай китсә, бензинга почет бетә, барысы да батарейда гына йөриячәк. Аккумуляторның киләчәген Америка галимнәре шулай дип бәяләгәннәр.

 

Һәм бу хакта Мәскәүдә чыгучы “Наука и жизнь” журналында язылган. Татарстанның фән һәм мәгариф министры Алберт Гыйльметдинов шул хакта сөйләгәннән соң, үзенең мәгърифәт белән шөгыльләнүен искә төшереп, бу мәсьәләләрне Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тулырак яктыртыр дип, мөнбәрдән төште.

 

Казнага акча керми

 

Фәрит Мөхәммәтшин исә чыннан да, икътисадны, мәгарифне яктыртканда турыдан ярып сөйләде. Галимнәр шәп, Татарстан фәне көчле, республика әйбәт. Әмма беренче кварталда Татарстан казнасына 6 миллиард рубльгә кимрәк акча кергән. Бу былтыргыга караганда 30 процентка кимрәк акча керү дигән сүз. Шуңа күрә тиздән бюджетны төзәтәчәкләр. Үзгәрү, әлбәттә, чыгымнарны киметү ягына. Фәнгә, мәгарифкә зыян килерме? Акча җитәрме бу эшләргә?

 

Фәрит Мөхәммәтшин дә, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов та, фән, мәгариф хисабына экономияләргә ярамый, диделәр. Һуманитар фәннәргә инвестиция кертсәң, нинди файда бар? Дәүләткә күпме файда кайта? Федерализм, тарих, балалар китаплары, икътисадка күпме файда бирә? Эрмитаж күргәзмәсен анда сатып алынган билетлар белән һич үлчәп булмый. Әйтик, ни өчен галактика ачарга ди? Аны сатып булмый. Аның каравы башка һәм бик югары дәрәҗәдәге фикерләү дәүләткә дәрәҗә бирә.

 

Галактика ачудан ни файда?

 

Зыянга эшләүче авыл хуҗалыгына дотация бирәләр, ә һуманитарияләр кайвакыт әрәм тамак дип санала. Фәрит Мөхәммәтшин да зур ширкәтләрнең үстерү һәм акча эшләү әһәмиятен таныса да, мәгарифнең сәяси әһәмиятен азсызыклады. Татарстанның федераль үзәк белән укыту стандарты өчен якалашу тиктомалга түгел. Русиядәге барлык халыкларның да милли телдә укуын, сөйләшүен кысрыклауга каршы Татарстан җитәкчелегенең адымнарын һәм позициясен аңлатты ул.

 

Һуманитар галимнәрнең ачынуы нефтехимиклар ягыннан бәхәс уятмады. Алар да шулайрак уйлый икән. Эш республика хакимиятендә. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан галимнәрен, фәнне, мәгарифне кыерсытмау сәясәте киләчәктә дә сакланачак, дип әйтте.

 

Һәйкәлләр остенә бульдозер килә?

 

Бу җыелышта ачы тәнкыйть сүзләре күп яңгырамады. Шулай да Рафаил Хәкимовның матди байлыкларны, административ куәтне тотучылар бакчасына таш атуына һәркем игътибар итте. Без тарихи һәйкәлләр ачабыз, диде ул. Мәсәлән, Алабуга тирәсендәге Ананий казылмаларына 2000 ел. Ә кемнәрдер шушы тарихи калкулыкларны тигезләп, юл салалар, бульдозер хакимлеге өстенлек итә, диде Рафаил Хәкимов.

 

Шәһәр башлыклары, хөкүмәт җитәкчеләре, зур ширкәт вәкилләре үзләрен аклап, бәхәскә кермәделәр. Чөнки бу тема Фәннәр академиясенең көн тәртибендә түгел. Президентның элекке киңәшчесе гадәттәгечә, башкара хакимиятнең арт сабагын укытты, ә галимнәр, әлбәттә, менә шушы һуманитар кыйммәтләрне яклау ягында булдылар. Фәннәр академиясенең карарында гыйльми җәмәгатьчелекнең югары мәктәпләр, фәнни үзәкләр һәм дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлеген көчәйтү чаралары билгеләнгән.

 

Картлар һәм яшьләр

 

Академикларның күпчелеге 70 яшь тирәсендәге аксакаллар. Урта яшьтәгеләр “өлгергәнче” үзләре дә олыгаеп китәләр. ТФА җитәкчеләре моны аңлый. Җомга көнне үткән җыелышта бер төркем студентларга Академиянең стипендияләре тапшырылды. Университетның элекке ректоры Александр Коновалов әйткәнчә, Татарстанда галимнәрнең 30 проценты яшь буын вәкилләре. Шуңа күрә бу җыелыш картларча түгел, яшьләр рухында үтте. Киләчәккә карап өметләнгәндә, кризисның кайчан бетәчәгенә бернинди фараз да әйтелмәде.


Римзил ВӘЛИ
Азатлык
№ --- | 15.05.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№24 (18554) / 21.05.2009 15:58:44

кешеләрне "дискриминацийә"ләйсе түгел, авылдагы "гади эшче"ләргә гыйлем белән шөгыльләнү хокукы бирәсе, ә шәһәрдәге "галим"нәргә "гади физик хезмәт" белән шөгыльләнеү хокукы, мөмкинлеге бирәсе [, мин уйлайм,] ә әгәр алай түгел икән инде, "һуманитарияләр"нең генә түгел, башка "галим"нәрне дә йакынча "әрәм тамак" дип чутлап булуы белән килешәм, чөнки ул хәл гадел түгел һәм исраф йагъни әрәм, чөнки ничаклы "галим"нәр (куштырнак ечендә мондагы кайбер сүз бөртекләре) спортзалларда әрәмгә физик хәрәкәт белән шөгыльләнә, ә авылдагы ничаклы "гади эшчеләр" әллә нинди ачышлар йасай алса да, аларны безнең залим халык, система "признавать" итмәй.

№23 (18448) / 19.05.2009 13:27:25

Темага, хотелось бы добавить, что выдается еще при защите кандидатской диссертации сумма в размере 3-х окладов, которую потом молодой кандидат должен отрабатывать в течение 5 лет.

№22 (18447) / 19.05.2009 13:24:02

Бәргән, эйе, алына ул бюджетный кредитлар, тик без генэ белмибез именно нэрсэгэ тотылганын. Минем уйлавымча, авыл хужалыгы бу очракта да кулэгэдэ кала бугай.

№21 (18444) / 19.05.2009 13:08:25

Аккош, Мәскәүдән бюджетный кредитлар алына. Авыл хуҗалыгынамы, спортны "үстерү"гәме тотыла - мин белмим. Күп өлеше элек алынган кредитларны каплап баруга китә бугай.

№20 (18438) / 19.05.2009 11:51:56

Газета «Новые известия» 18.05.09 в публикации Михаила Калмацкого поднимает вопрос о роли ученых в инновационном процессе, об оплате их труда, о проблеме престижа профессии ученого, о старении научных кадров, невозврате молодых ученых и главное о дефиците ученых среднего возраста. Автор пишет:

Действительный член РАН, а их в стране менее 500 человек, получает дополнительно 50 тыс. руб. в месяц. Оклад рядового преподавателя с высшим образованием составляет 10 тыс. руб. в месяц, а при наличии ученой степени кандидата наук – 13 тыс. Доцент с кандидатской степенью зарабатывает 16 тыс. 200 руб., а с докторской – 20 тыс. 200 руб. Оклады административно-хозяйственного и учебно-вспомогательного персонала институтов составляют от 5 до 6,25 тыс. руб. Конечно, помимо оклада, зарплата научного работника включает еще компенсационные и стимулирующие выплаты, однако принципиально картину они не меняют.

Научный руководитель Высшей школы экономики Евгений Ясин считает, что в таких условиях соревноваться с Западом в инновациях мы не сможем. «Мы должны повышать зарплаты, а точнее, подумать о том, какой уровень обеспечения должен быть у талантливых ученых, чтобы они могли спокойно заниматься своими делами и не чувствовать, что они отверженные в этом обществе, – рассказал он «НИ». – Уровень зарплат должен быть намного выше. Вопрос в том – может ли государство себе это позволить? Но если не может, тогда надо прекратить разговоры про инновационную экономику».

Разница в зарплате – лишь один компонент, в котором мы сильно уступаем Западу, но есть еще и другой. В США ученый входит в первую тройку самых престижных профессий, у нас же, по данным социологов, в рейтинге профессий, которую бы россияне пожелали своим детям, ученый оказался лишь в третьей, последней десятке по соседству с водителем и работником правоохранительных органов. Видеть своего ребенка ученым хочет лишь 1% наших сограждан. Издание приводит и другие более оптимистичные результаты опросов.

Источник: Новые известия
http://www.newizv.ru/news/2009-05-18/108932/

№19 (18429) / 19.05.2009 09:44:24

Бәргән, "Наибольший объем задолженности имеет Татарстан - 5,5 млрд. рублей".
именно в сфере сельского хозяйства?

№18 (18428) / 19.05.2009 08:49:52

Аккош, "беренче кварталда Татарстан казнасына 6 миллиард рубльгә кимрәк акча кергән."

На 1 апреля 2009 года задолженность по бюджетным кредитам имели 32 субъекта Российской Федерации. Наибольший объем задолженности имеет Татарстан - 5,5 млрд. рублей.
http://business-gazeta.ru/article/10341/13/
http://business-gazeta.ru/article/10319/6/

№17 (18427) / 19.05.2009 08:42:44

Фәрит Мөхәммәтшин... турыдан ярып сөйләде. Галимнәр шәп, Татарстан фәне көчле, республика әйбәт. Әмма беренче кварталда Татарстан казнасына 6 миллиард рубльгә кимрәк акча кергән.
Зыянга эшләүче авыл хуҗалыгына дотация бирәләр..
э ник бирэлэр? Бирмэсеннэр! Ботенлэй бетерсеннэр авыл хужалыгын! Болай да бит инде кочкэ сулыш ала. Хаман шул авыл хужалыгын кысу, мыскыллау. Авылда сотнен бэясе 1 литрга 4 сум, бэрэнге ботенлэй сатылмый. Шул ук вакытта без, ягъни авыл хужалыгы олкэсен кутэрергэ мэтэшучелэр, узебезнен тэжрибэ жиренэ чэчэр очен бер чилэк ашлама телэнеп ала алмыйбыз. Дорестэн дэ зыянга эшлибез ахры.

№16 (18426) / 19.05.2009 08:34:37

"Зыянга эшләүче авыл хуҗалыгына дотация бирәләр"
алар бит азык җитештерә, ничек инде алар зыйанга ешләй. ипи, сөт, ипи бәйәсен ике тапкыр күтәреп куйсалар бер дә "зыйанга" ешләмәс иделәрдер, ләкин ипи белән сөт бәйәсене хөкүмәт күтәрттермәй бит. ул дотация шул бәйә күтәрттермәүдән килгән зыйанны капламайдыр. аңламайм, шунны да белмәйсезме, римзил вәли? бәйә күтәрсәләр чит илдән дә сатып алып була дийесездер, ләкин хөкүмәт бит белә, уллар башта гына очсызга саткан булып, улдан ары бәйәне күтәрергә мөмкин икәнне, шунга күрә үз авыл хуҗалыгыны беттермәй инде, әлбәттә. нәрсә әйтсәгез дә әйтегез, ләкин "авыл хуҗалыгына дотация бирү" турында сөйләү ойатсызлыктыр... йә наданлык...

№15 (18423) / 18.05.2009 23:57:27

"Киләчәккә карап өметләнгәндә, кризисның кайчан бетәчәгенә бернинди фараз да әйтелмәде."

-Абзый, мин әйтимме соң кризисның кайчан бетәчәген?

Әйтәм - нефтькә бәяләр үскәч
- нефтькә бәяләр үскәч
- нефтькә бәяләр үскәч

№14 (18421) / 18.05.2009 23:40:49

Нух, 
Мин һич кенә дә гуманитарийларны кимсетәсем килми, мин бу этап турында гына сөйлим.Гуманитарийларның роле, син дөрес әйтәсең, фәнни продукт тугач арта. Без дә әлегә ул продукт юк.Әйтик, Ферми атом бомбасын куллану яклы булса, Кюри каршы була.Бу иң өстә образлы итеп күрсәтеп була торганы гына.

№13 (18420) / 18.05.2009 23:24:14

Иркә, 
"сезнең һәм сез санаганнарның булдыруында шигебез юк. Үзегезнең реклама чарасы икәнегезне генә белеп, җәмгыятҗтәге урыныгызны ачык белүегез сорала. Башта рекламалар өчен продукт кирәк.Нефтҗ Татарстанда бетү дәрәҗәсендә."

№12 (18419) / 18.05.2009 23:22:22

Советлар вакытында бу бәхәс “физиклар” hәм “лириклар” исеме астында барды. Сүз көрәштерүнең файдасы аз, чөнки hәркем үз фикерендә калачак.

Кыскасы, кайда кешеләр белән эшләргә кирәк – анда гуманитарийлар, кайда машина белән – анда технарьлар. Лекция укучы профессор-математик яисә техник фәннәр докторы– гуманитарийлар, чөнки алар кешеләр белән эшли.

Технарьлар, экономистлар, кандидат минимумы биргәндә, 3 экзамен – философия, чит тел, үз белгечлегеннән экзамен бирәләр. Беренче булып философия бирелә. Хәзерге заман фәне hәм мәгарифе базиска философиядән кайтты, чөнки мировоззрениесез кеше булмый.

Технарь hәм математик – икесе ике әйбер. Бөтен дөньяда техник (технологик) белем инженерлык мәсәләләрен чишүне аңлата. Шулай булгач, экономистлар - типик гуманитарийлар, көчле математик әзерлек белән булса да.

Интернет – гуманитар сфера. Техник мәсәләләр монда актуальлеген югалтып бара. Программистларның анализлары hәм прогнозлары – статистика, чиста математик фән. Шул ук прогнозны hәм анализ результатларын “сатарга” кирәк булганда – гуманитарийлар яхшырак эшли.

Мәктәпләрдә укытыла торган фәннәрне алып карагыз – тел hәм математика, математика hәм тел. Ике “төп” фән. Икесе дә кирәк.

Хотя, түрәләрнең спорт белән шөгыльләнгәнен карап селәгәен агызып утыручыга берсе дә кирәкми.

Кстати, иң күп “лузер”лар – экономиканы өйрәнергә тырышучы студентлар арасында. Алардан да ахмаграклар юк – тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.

№11 (18415) / 18.05.2009 20:24:18

Ак Барс Чемпион,
сезнең һәм сез санаганнарның булдыруында шигебез юк. Үзегезнең реклама чарасы икәнегезне генә белеп, җәмгыятҗтәге урыныгызны ачык белүегез сорала. Башта рекламалар өчен продукт кирәк.Нефтҗ Татарстанда бетү дәрәҗәсендә.

№10 (18414) / 18.05.2009 20:18:10

Менә, менә, күбрәк керегез, сорагыз зарплата да. Сез бит узегез акыллы, Иркә генә зарплата сорый алмый бит сезнең очен. Тәҗрибә материалларын расходный материал дип беләм, ул турыда әйтеп уздым. Бер профессорның элек заман өчен официаль олигарх иде дип әйтеп узганым бар. Мин узем медик булгач, безнең турыда сүз кузгатсалар, зарплатаны медиклар өчен сорарга торам.Бер мин әйткәнгә чыгарып бирерләр дип өметләнмим узе, тик еламаган балага имчәк тә каптырмыйлар бит. Мин просто бары төгәл фәннәрнең торышы дәүләтнең үсешенә бердәнбер юл икәнен генә искәртәсем килә.

№9 (18412) / 18.05.2009 18:03:54

Хуманитариялэр – техник хэм экономик фэннэрне узлэштерэ алмаган лузерлар (булдыксызлар).
А вообще халкыбызга спорт кирэк.
В здоровом теле – здоровый дух. Хокумэт кешелэребездэн урнэк алыйк. Менэ булдыралар!

№8 (18407) / 18.05.2009 15:57:51

эйе шул, производствога китеп барсан, карап торган 3 меннэн дэ колак кагасын, э 6000 кандидатка кайдан урын табып бетермэк кирэк

№7 (18404) / 18.05.2009 15:31:14

За науку платят молодые. Кем монын белэн килешеп фэнгэ чума, ун,ышлы булганда да 40-45 яшенэ 15-20 мен ала башлаячак.
Мине бер мэсьэлэ борчый: фэнне белем биру системасыннан аерырга иде. Бездэ бит укыткан вакытта гына степень действительна.

№6 (18395) / 18.05.2009 14:20:48

Иркә, кемнэр ул "алар"? булачак галимнэрме? дорес эйтэсен анысы, самоутверждение очен мерснын сонгы маркасы кирэкми! Лэкин, фэн олкэсенэ керучелэргэ куп кенэ материалларга, "опыт"ларга (татарча ничек икэн?) чыгымнарны уз кесэлэреннэн чыгарып капларга туры килэ. Куп вакытта бу бушка киткэн акчалар! Жэмэгать, эйдэгез аек акыл белэн карыйк бу мэсьэлэгэ! Фэн олкэсендэ акча булмаган, юк, булмаячак та! Буш ометлэр биреп алдамасыннар. Болай булса фэннен килэчэге ометле микэн, ай-хай...
чыктым аркылы купер булды ахры, гафу итегез

№5 (18393) / 18.05.2009 14:06:14

Сэнэк белэн су бутаган кебегрэк килеп чыккан тугелме Татарстан фәннәр академиясенең еллык җыелышы?..

№4 (18391) / 18.05.2009 13:28:10

фэнгэ турыдан-тыру катнашы булган кеше буларак, бер-ике суз бэрим эле!
ачуым чыгып утырам шулай..

Чулпан, бик дорес язгансыз, докторларны, кандидатларны бары фэн олкэсендэге кешелэр генэ белэ, ул очракта да уз олкэсендэгене генэ. Чонки аларга бер жирдэ дэ почет юк! Фэлэнчэ доктор дип кукрэк кагалар, шул ук вакытта алар (докторлар) ничэ ел фэнгэ хезмэт итеп 12 менгэ эшлэп йорилэр! Кече фэн хезмэткэре 5 мен ала, кандидатлар шунын уртасында. Хурлык, валлахи. Хэзерге вакытта, яшерен-батырын тугел, фэнгэ егетлэр килэ, чонки армиядэн качасы бар!!! Алар арасында куптэнге лозунг: "Ученым можешь ты не быть, но кандидатом быть обязан!" йори. Фэннен почеты шул кадэр генэ. Остэге материалда да авыл хужалыгы турында ике кэлимэ суз дэ язылмаган. Ни очен? Шул авыл хужалыгы бары болдергеч тармак кына. Кунелем эрни, жэмэгать... Э мин бит фэнгэ бик телэп килгэн идем, кызганыч, ташларга туры килэ.. Мин яшьлегемне 5 000 акча белэн кайсы тишекне томалыйм икэн дип уткэрэсем килми!

№3 (18390) / 18.05.2009 13:18:13

ТНВ да алга китеш сиздем.Кабатлап, бик кыска сюжетта, әлбәттә, КГУ ВМКасыннан бер галим Израиль буген ясаган программаның Казанда татарчасының 10 ел элек булуы турында әйтте.Киң итеп ишетәсе, күрәсе килә. Ул галимнең исемен дә истә калдыра алмадым.Буген иртә белән дә шул хәл булды. Бер яшь кенә кыз оялып кына физика- математика /әллә техникмы???/ фәннәре докторы белән сөйләште. Карап та, тыңлап та торырга приятно булды. Бик кыска булганга, һаман да кем икәне дә, нинди юнәлеш икәне дә истә калырлык булмады. ТНВ сүзләргә колак салуыгыз өчен рәхмәт. Киңәйтегез һәм тирәнәйтегез бу теманы. Татарстанда талантлар ягыннан икенче Оксфорд тудырырлык материал бар. Моңа материаль мөмкинлекләр дә җитә. Властька устоебызны какшатырлар дип кенә куркырга ярамый. Эшләргә мөмкинлек булса, алар самодостаточный кешеләр. Самоутверждение өчен аларга мерсның сонгы маркалары, вертолетлар, яхталар кирәкми Эшләу өчен аппаратура, приборлар, расход материаллары гына кирәк. Нәтиҗәләр белән таныштырып бара алу мөмкинлеге зарур. Тора- бара ачышларын сатарга да өйрәнерләр.

№2 (18389) / 18.05.2009 12:10:27

Безнең халык җырчы, артистларны исемләп кенә түгел, ни кигәнен, ни ашаганын, нинди машинада йөрүенә хәтле белеп тора.Ә 1300 фән докторының (6000-нән артык кандидат хакында әйтеп тә тормыйм инде)күпмесен генә беләбез икән?! Тел-әдәбият, тарихчы галимнәрне, радио-твда, матбугатта еш чыгыш ясаулары сәбәпле азмы-күпме таныйбыз әле. Ләкин фән ифрат күпкырлы бит. Минем беләсем килә, безнең республикада фәнгә тартылган сәләтле балалар, яшьләр белән нинди булса эш алып барыламы, аларга үсәргә мөмкинлек биреләме? Яңа буын алдагысына карый гадәттә зиһенлерәк, зирәгрәк була, көтелмәгән ачышлар ясап куя. Ләкин вундеркиндларның матди кыенлыклар аркасында югалып калулары да бар бит. Ярлы баласы ни кадәр генә талантлы булса да, акчасы булмагач,укырга керә алмый. Менә шундыйларны табып ярдәм итәсе иде. Хәзер фән заманы, милләтне укымышлы, акыллы затлар күтәрәчәк.

№1 (18388) / 18.05.2009 11:47:29

"Бу җыелышта ачы тәнкыйть сүзләре күп яңгырамады. Шулай да (нигэ шулай да?????) Рафаил Хәкимовның матди байлыкларны, административ куәтне тотучылар (административ куэтне тоталармыни аны?) бакчасына таш атуына һәркем игътибар итте.

уфффф, йорэгем, су бирегез

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar